Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Хәтер бизәге» халык күңеленә хуш килде

Күптән түгел Мусабай-Завод мәдәният йортында «Хәтер бизәге» исеме астында авыл тарихына нигезләнеп эшләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Тамаша Мусабайның килеп урнашу, күмер җитештерү күренешләре белән башланып китте. Алга таба әби белән бабайның яшь вакыттагы уен-җырларын, гореф-гадәтләрен сөйләүләре бер-бер артлы күркәм үрелеп барды.

Тамашачы үзен сәхнәдә барган вакыйгалар эчендә катнашкандай хис итте. Өлкән буын кешеләре: «Чыннан да, нәкъ шулай иде бит...», - дип күз яшьләрен сөртә-сөртә карадылар.

Концертыбыз әкренләп бүгенге көнгә килеп тоташты. Ахырда халыкка авылыбызның логотибы, беренче тапкыр авылыбыз турында язылган җыр һәм шул җыр буенча төшерелгән клип тәкъдим ителде. Тамашачылар артистларны бик озак алкышлап тордылар. Бу кичә халкыбыз күңелендә бик озак сакланыр, дип хәбәр итте Мусабай-Завод авылының мәдәният йорты директоры Алсу Сәетгәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев