Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әҗмәкәйдә ветераннарның «Балкыш» фестивале узды

Узган атнада Әҗмәкәй авыл җирлегендә ветераннарның «Балкыш» фестивале узды. Әҗмәкәй авылы ветераннары яңа гына оешкан «Умырзая» ансамбле белән чыгыш ясады. Аларның матур чыгышы, туган авылларына багышлап язылган шигъри юллар белән башланып китте фестиваль. Үзешчән ветераннар, сәхнәдә тәүге кабат кына чыгыш ясауларына карамастан, каушамадылар, үзләрен иркен тоттылар.

Ансамбльнең гармунчысы Әнисә Ямаеваның гармунда авыл көйләре уйнавы күңелләргә бертөрле рәхәтлек, сафлык иңдерде. Халкыбызның борынгы көйләрен тыңласаң, чыннан да, җанга сихәт аласың.
Гадәния Гаусиева И. Юзеевның «Таныш моңнар» поэмасыннан өзекне йөрәкләргә үтеп керерлек итеп сөйләде. Ансамбль оештыру теләге миндә күптән бар иде. Асия Гуслина белән бергә бер ел элек яулык, күлмәк, алъяпкычларны әзерләп куйган идек инде. Һәм менә, ниһаять, хыялым тормышка ашты. Ансамбльдә катнашкан үзешчәннәр Әнисә Ямаевага, Наилә Имамовага, Гөлсем Төхбатуллинага, Зоя Плешковага зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ансамбль гомерле булыр дип ышанам.
Әҗмәкәй авылы ветераннары «Балкыш» фестивале ахырында «Әҗмәкәй» җырын башкардылар. Бәйрәмебезгә Гәрдәле һәм Яңа Сарайлы авылларыннан да ветераннар күп килгән иде, алар да матур-матур концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният