Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәйләүдә – Тройсын бәйрәме

Якшәмбе көнне Җәйләү авылында шаулап-гөрләп Тройсын бәйрәме үтте. Өстән яңгыр коеп торуга да карамастан, җыелган халыкның берсе дә таралмады, җылы явымнарны уңышка юрап, күңел ачуны дәвам итте: уеннарда катнашты, концерт карап хозурланды. Шулай итеп, районда җәйнең беренче бәйрәмен җәйләүлеләр башлап җибәрде.

Тройсын Пасхадан соң илле көн узгач үткәрелә. Ул - Ата, Ул һәм Изге Тынның бердәмлеге көне. Ышанулар буенча, Пасхадан соң нәкъ илленче көндә бу апостолларга изге тын иңә. Тройсынны халыкта җапрак бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. Шулай ук ул җәйне каршылау бәйрәме дә. Тройсынның үз йолалары бар. Мәсәлән, яфрак бәйрәменә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган. Су иминлеге - җир иминлеге дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклаган. Ә Тройсын алдыннан авылдагы бөтен капка-коймаларга яшел яфраклы каен һәм өрәңге ботаклары эленгән.

Борынгыдан килгән бу матур йола Җәйләү авылында һәр ел саен үткәрелеп килә. Хәтта дини бәйрәмнәр тыелган елларда да ул үз кыйбласын югалтмаган, халык аны саклап калган.

Хәзер ул Сабан туе бәйрәме традицияләрен дә үз эченә ала. Быелгы Тройсын алдыннан да, йоласына туры китереп, кичтән авыл буйлап гармуннар уйнап бүләкләр җыелды. Икенче көнне сәгать 11дә авылның чишмә буендагы матур аланлыгында бәйрәм башланды. Авыл халкын район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова котладылар, район керәшен җәмгыяте рәисе Михаил Мифодеев бәйрәм белән тәбрикләп, бүләккә картина тапшырды, керәшен гореф-гадәтләрен саклауда үзеннән бик зур өлеш кертүче Венера Утяшова Бордыдагы дин йортын төзекләндерүгә ярдәм иткән егетләргә рәхмәт әйтеп, аларга үз бүләкләрен таратты. "Касакин" КФХ идарәчесе Зөфәр Алиакберов бар авыл халкын җәйнең беренче бәйрәме белән котлады, чәчүгә нәтиҗә ясады, хуҗалыкта эшләүчеләрнең һәрберсенә рәхмәтен белдерде, бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмдә "Борды" халык фольклор ансамбле, авыл үзешчәннәре чыгыш ясады, кунак булып үз иҗат төркеме белән җырчы Алмаз Ишморатов килгән иде. Сабан туендагы кебек төрле уеннар, спорт ярышлары оештырылды. Милли көрәшнең абсолют батыры билгеләнде. Бу исемгә Яңа Мусабай авылыннан килгән Эльдар Хәмитов лаек булды. Традиция буенча, ул Сабан туе тәкәсе һәм музыкаль үзәк белән бүләкләнде.

Әнә шулай бердәм һәм бик матур үтте Җәйләүдә Тройсын бәйрәме. Авыл халкы, килгән кунаклар чараны уздыруга матди ярдәм күрсәткән Анатолий һәм Виталий Касакиннарга, "Горсвет" оешмасы җитәкчесе Николай Логиновка һәм башка иганәчеләргә, матур-матур бүләкләрен әзерләп торган йорт хуҗаларына бик рәхмәтле калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолаларыбыз