Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Эстрада йолдызлары, якташларыбыз – Ильмир Ямалов, Гөлназ Сираева , Илдар Әхмәтов Яңа елны ничек каршы алган?

Бернинди кризиска, суык һәм бураннарга карамастан, Россиядә, шул исәптән Татарстанда да Яңа ел бәйрәме гадәттәгечә билгеләп үтелде. Өйләрдә һәм урамнарда чыршылар бизәлде, табынга иң тәмле ризыклар куелды, кунаклар, туганнар күреште, бүләкләр таратылышты. Ә менә бу көннәрдә "кызу урак өсте" булган артистлар 2015нче елны ничек каршы алган? Без алар белән телефоннан...

Бернинди кризиска, суык һәм бураннарга карамастан, Россиядә, шул исәптән Татарстанда да Яңа ел бәйрәме гадәттәгечә билгеләп үтелде. Өйләрдә һәм урамнарда чыршылар бизәлде, табынга иң тәмле ризыклар куелды, кунаклар, туганнар күреште, бүләкләр таратылышты. Ә менә бу көннәрдә "кызу урак өсте" булган артистлар 2015нче елны ничек каршы алган? Без алар белән телефоннан элемтәгә кердек.
Илмир Ямалов, "Сорнай"ансамбле:
Яңа елны каршы алган төндә Казанда, эштә булырга туры килде. Шулай да күңелем белән мин тормыш иптәшем Рузия, нәни улым Раян, Тукай районы Мусабай авылында яшәүче әнием Клара, апаларым, туганнарым белән идем. Сүз уңаеннан, апам Сөмбел дә бәйрәмдә, авыл сәхнәсендә иде. Барысы белән дә шалтыратыштык, бер-беребезне котладык. Яңа елның беренче көнендә, иртәнге биштә үк авылга кайтып киттек. Иртәнге уннарда мин барысын да кочаклап,шәхсән үзем котлаган идем инде. 2015 нче елны яңа, зур өметләр белән каршы алдым, ник дигәндә, елны ничек каршы алсаң, шулай үтә , диләр, ә быел эш күп булды, бу - яхшы фал. Бүләкләргә килгәндә, миннән иң зур бүләк - смс инде ул(көлә), ә менә тормыш иптәшем мине бик сөендерде, ул махсус альбом алган. Мин - нумизмат, ягъни төрле акчалар җыям, дусларым да моны белә, төрле илләрдән күчтәнәч алып кайтырга тырышалар. Яллар вакытында бөтен акчаларны шунда урнаштырып, тәртипкә китердек. Искечә Яңа елда да эшләргә ният.
Редакциядән: Ильмир Ямалов "Сорнай" ансамбле белән чыгыш ясый, төрле уен кораллары-думбра,курай,кубыз,тальян һ.б.ларда уйный,җырлый,бии.
Гөлназ Сираева:
Яңа елны уземнең һәм тормыш иптәшем Алмазның туган авылы - Күзкәйдә, гаилә дуслары белән каршы алдык. Үземнең "фирменный" рецептым буенча тутырылган каз әзерләдем. Бәйрәм төнендә каклаган каз, салатлар, тәм-томнар белән сыйландык. Һәр елдагыча, кәгазьгә теләкләр язып, аны яяндырып, көлен шампанскийга салып, эчеп бетердек. Нинди икәнен әйтмим, әмма теләгем - саллы,зур (көлә). Чыршы төбенә күп итеп бүләкләр әзерләдек. Ә инде икенче көнне Татарстан буенча гастрольләргә чыгып киттек. 9нчы гыйнварга кадәр Тукай, Әлмәт,Әгерҗе районнарындагы авылларда җиде концерт куйдык, барысы да уңышлы үтте.
Искечә Яңа елны зурлап булмаса да, өйдә - Чаллыда, кунаклар чакырып, түгәрәк табын янында үткәрмәкче булабыз.
Илдар Әхмәтов:
Яңа ел - минем өчен гаилә бәйрәме. Шуңа 31нче декабрь төнендә Казанда, гаиләм - кечкенә улларым,тормыш иптәшем , дусларым белән табын янында идек. Минем өчен акча мөһим түгел дип әйтә алмыйм, тик тормышны яратуым көчлерәк. Гәрчә элекке елларны кызык табып, кайларда гына булмасам да. Алданрак балаларга Кыш Бабай чакырган идек, бер-беребезгә бүләкләр бирешетек. Соңрак Тукай районындагы Боерган авылына кайтып әниләр, туганнарны котладык . Менә хәзер Казанда әле , бу бураннарда ничек юлга чыгасы?(көлә). Искечә Яңа елны каршылау гадәте бездә юк.
Фотолар Ильмир Ямалов, Гөлназ Сираева , Илдар Әхмәтовның рәсми сайтларыннан алынды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X