Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Эшкә бирсәң чын күңел...

Авыл клубы...Ул һәрьяклап авыл халкына рухи азык бирүче, күңелләргә матурлык, сафлык өстәүче үзәк. Аның тышкы ягы да, эчке бизәлеше дә кешеләрне үзенә тартып торырга тиеш.

Безнең Иске Абдул авылы мәдәният йорты нәкъ шундый: клуб ишек төбендәге түтәлләрдә, сугышта һәлак буган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсендә, күзне куандырып, гөлләр үсеп утыра. Бинаның эче чиста, һавасы саф. Диварларда ел саен уздырыла торган фотоконкурслардан алынган, шулай ук клуб эшчәнлеген чагылдырган рәсемнәрдән төзелгән стендлар бирегә килгән һәр кеше кызыксынып карарлык. Аларда шушы җылы рухи учакта кайнаган тормыш - төрле чаралар, кызыклы тамашалар, авылның талантларын чагылдырган рәсемнәр. Барысы да мәдәният йорты директоры Гүзәл Вәлиеваның тырышлыгын, даими эшчәнлеген чагылдыра, сайлаган һөнәренә бирелгәнлеге турында сөйли. 22 ел гомерен ул авыл халкына культура хезмәте күрсәтүгә багышлады.Һәр чараны бөтен күңелен биреп әзерли, бертуктаусыз эзләнә, башкаларның тәҗрибәсе белән дә кызыксына. Кайда нинди яңалык күрсә, матур шигырь укыса, аларны теркәп бара, кирәк чагында куллана. Гүзәл ачык йөзле, шат күңелле булуы белән үк үзенә тартып тора. Чаралар үткәргәндә әдәби тел белән тетрәндерерлек итеп сөйләвен барыбыз да яратабыз.

Сәнгать җитәкчесе Кәүсәрия Ситдикова да нәкъ үз урынында - бөтен авыл балаларын биергә өйрәтте. Бер ишеләре үсеп, китеп тора, яңа сабыйларны алып, бию сәнгате серләренә өйрәтә. Узган елда бары биюдән генә торган 2-3 сәгатьлек концерт күрсәтеп шаккаттырган иде, быел 2-3 сыйныф укучылары белән татар халык биюен, "бака" дигән сюжетлы биюне куйды. Авыл мәдәният йорты үзешчәннәре күп тапкырлар бәйгеләрдә гран-при яуладылар.

Реклама

Китапханәчебез Рәйхана Галиева да үз эшенә ихлас бирелгән кеше.Хәзер информация технологияләре заманы. Китап укучылар сафы сирәгәйде. Әмма ул укучы юк дип кул кушырып утырмый. Бакча балалары, мәктәп укучылары, электән үк китап белән дус кешеләр белән эшли, язучыларның юбилейларын, яңа чыккан китапка багышланган чаралар үткәрә. Кыскасы, мәдәният хезмәткәрләре үзара тату, кулга-кул тотынып бер максатка - авыл халкына культура хезмәте күрсәтү, рухи яктылык, арыган күңелләргә ял бирү, тормышларын бизәүгә хезмәт итәләр. Элеккеге мәдәният йорты директоры Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәлимә апа Сәйфиева оста оештыручы, авыл халкын клуб эшенә тарту көче зур иде. Кызларыбыз аның эшен лаеклы дәвам итәләр, ул калдырган традицияләрне саклыйлар, яңалары белән баеталар. Шулай булсын, клубыбыз гөрләп эшләп торсын. Бүген ул халыкка тәрбия бирә торган бердәнбер идеология үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният

2
X