Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әдип белән очраштык 

Язучылар белән очрашу безнең Яңа Бүләк авылы китапханәсендә матур бер гадәткә әйләнде. Шушы көннәрдә генә Чаллы шәhәрендә яшәп иҗат итүче, балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткан шагыйре, күренекле язучы, галим, тәрҗемәче, күп җырлар авторы Факил Сафин бездә кунакта булды. 

Мәдәни кичәгә авылыбызның китап сөюче, татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә битараф булмаган күпсанлы китап укучылар җыелды. Китап күргәзмәсендә кунаклар Факил Сафин әсәрләре, аның турында булган мәкаләләр, фотолар белән якыннан таныштылар.
Очрашу Факил Сафин сүзләренә һәм көенә иҗат ителгән «Гүзәл төбәгем» җыры белән башланып китте. Шагыйрь булган җирдә шигырьсез буламыни?! «Сәйлән» балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары, китапханәчеләр сөйләгән шигырьләр бәйрәм кичәсен тагын да тулыландырды, балачак иленә алып кайтты.
Бәйрәмебезнең иң күркәм өлеше, әлбәттә, Факил Сафинның үз чыгышы булды. Ул үзенең берсеннән -берсе матур шигырьләрен укыды. Тамашачыларның күп санлы сорауларына җавап биреп, татар теленә кагылышлы проблемаларны ассызыклап, яшь буынның татар әдәбияты белән кызыксынуын, татар халкының киләчәге барлыгын билгеләп үтте.

Зөлфия МИНГАЛИЕВА,
китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев