Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Чишмә башы» («Истоки») смотр-бәйгесе дәвам итә. Җиңүчене сез дә сайлый аласыз

Тукай районында уздырылучы IV «Чишмә башы» («Истоки») фольклор коллективлары смотр-бәйгесе дәвам итә. Аның кысаларында авыллардагы мәдәният йортлары индивидуаль мәдәни программа әзерли. Әлеге программада һәрбер авылның тарихы чагыла, үзенчәлекләре урын ала. Әлбәттә, чараның кадагы - тукайлылар, аларның осталыгы, уңганлыгы, рухи байлыгы. «Чишмә башы» смотр-бәйгесенең максатларының берсе - әби-бабаларыбыз гореф-гадәтләрен яңа буынга...

Тукай районында уздырылучы IV «Чишмә башы» («Истоки») фольклор коллективлары смотр-бәйгесе дәвам итә. Аның кысаларында авыллардагы мәдәният йортлары индивидуаль мәдәни программа әзерли. Әлеге программада һәрбер авылның тарихы чагыла, үзенчәлекләре урын ала. Әлбәттә, чараның кадагы - тукайлылар, аларның осталыгы, уңганлыгы, рухи байлыгы.

«Чишмә башы» смотр-бәйгесенең максатларының берсе - әби-бабаларыбыз гореф-гадәтләрен яңа буынга тапшыру. Бу күзлектән караганда, Тукай мәдәният йортлары борынгылар белән яшьләр, кечкенәләр, нәниләр очрашкан урын. Районның күпчелек авылларында бу очрашулар узды инде. Чират Иске Дөреш, Кече Шилнә һәм Бәтке мәдәният йортларында.

Бәйгедә җиңүче мәдәният йортны сез дә сайлый аласыз. Моның өчен «Якты юл» газетасы сайтында интернет-тавыш бирү оештырылды. Аның нәтиҗәләре буенча беренче булып табылган коллектив махсус номинациядә бүләкләнәчәк. Хәзергә интернет-бәйгедә беренче урынны Мәләкәс мәдәният йорты били. Аның өчен 2758 кеше тавыш бирде. Бу 26,4%ны тәшкил итә. Икенче урында - Новотроицкое авылы мәдәният йорты. Биредә әзерләнгән мәдәни программа 2549 кешегә (24,4%) охшаган. Өченче баскычта Биклән мәдәният йорты тора. Ул 2522 тавыш җыйган. Әмма бар да үзгәрергә мөмкин. Җиңүче коллектив исеме 29 нчы ноябрьдә генә билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, интернет-тавыш бирүдә җиңүче коллектив махсус номинациядә бүләкләнүдән тыш, «Энергетик» мәдәният сараенда чыгыш ясаячак. Димәк, охшаган мәдәният йорты өчен тавыш бирергә ашыгырга кирәк. Моның өчен сайтның «Тавыш бирү» рубликасына рәхим итегез! 10458 кеше үз фикерен белдерде инде.

Фоторәсем Google эзләү системасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев