Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Боерган авылы китапханәсендә мөнәҗәтләр кичәсе үтте

Боерган авылы китапханәсендә «Мөнәҗәтләр көйлик әле» дип исемләнгән әдәби-тематик кичә узды. Бу көнне шулай ук «Мөнәҗәтләр - халык авыз иҗатында урын алган дини җырлар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Авылыбызда гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биргән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асия Миргасыймова күргәзмәгә күзәтү ясады. Ул...

Боерган авылы китапханәсендә «Мөнәҗәтләр көйлик әле» дип исемләнгән әдәби-тематик кичә узды. Бу көнне шулай ук «Мөнәҗәтләр - халык авыз иҗатында урын алган дини җырлар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Авылыбызда гомере буе балаларга белем һәм тәрбия биргән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асия Миргасыймова күргәзмәгә күзәтү ясады. Ул җыелган халыкны бәет язучы авылдашлар иҗаты белән дә таныштырды. Мөнәҗәтләрнең кешегә тәэсире, рухи-тәрбияви кыйммәтләре, тирән моң, олы мәгънәгә ия булулары турында бик матур итеп сөйләде. Мөнәҗәтләрне әйтәләр дә, көйлиләр дә, җырлыйлар да. Асия апа бу әсәрләрнең беркемне дә битараф калдырмавын, уйландыра, тәэсирләндерә, күңелләребезне халкыбызның бай мирасы белән бәйләвен аңлатып бирде.
Мөнәҗәтче апаларыбыз Гөлфия Әгълиева, Гөлфирә Миннәхмәтова, Фәйрүзә Габидуллина, Кадрия Нәбиуллина, Кәүсәрия Гәрәева, Гөлсәрия Шәйхразыеваларның чыгышлары бик тәэсирле булды. Коръән сүрәләрен көйләп укыган Гөлсимә Бәширова, Бәнат Ясәвиева, Гөлзифа Каюмова, Гөлфирә Миннәхмәтоваларның осталыкларына сокландык. Бәйрәмне мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Р. Фәттахова, Колыш клубы мөдире Э. Ханнановалар белән бергәләп оештырдык. Кичәбез ахырында иң актив мөнәҗәтче апаларыбызга авыл җирлеге башлыгы З. Камиляновның рәхмәт хатлары тапшырылды, дип хәбәр итте Боерган авылы китапханәсе мөдире Флүзә Сәлимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният мөнәҗәтләр фестивале