Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бикләндә актанышлылар очрашты

Бикләндә республиканың төрле төбәкләреннән килеп төпләнгән кешеләр шактый. Райондашларны җыеп, якташлар кичәсе уздыру теләге белән күптәннән янып йөри идек инде. Ниһаять, беренче очрашу үткәрелде. Эстафетаны Бикләндә яшәүче актанышлылар ачты, дип чара турындагы тәэсирләрен җиткерде безгә авылның мәдәният йорты директоры Розалия Гәрәева.

Актаныш ягыннан килүчеләр Бикләндә аеруча күп. Алар җыр-биюгә, уен-көлкегә бик тә хирыс халык. Авылның мәдәният тормышында да актив катнашып киләләр. "Актанышым - моңлы җырым" дип аталган әлеге кичәне алып баручылар да актанышлылар үзләре иде. Авылыбыз киленнәре - Сәфәр авылы кызы Ләйсән Абдуллина һәм Аеш авылыннан Ләйсән Мостафина программа дәвамында якташларын сихри табигатьле, көмеш сулы туган җирләрендә йөрткәндәй булдылар. Концерт өлеше актанышлыларның үзләреннән төзелгән ансамбль башкаруындагы җыр белән башланып китте. Биклән кияве Радик Хәйретдинов үзенең баянында җыр тезмәсе сузды, матур итеп биеде. Авылыбыз килене, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлнара Зыятдинова, хуҗалыкта эретеп ябыштыручы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Рәдиф Сираев та очрашуга матур җырларын алып килгәннәр иде. Алар болай да авылның һәр мәдәният чарасында катнашып киләләр.
Авылыбыз килене, Круглое Поле мәктәбе укытучысы Флүнә Мостафинаның җырларын да халык бик яратып кабул итте, Яр Чаллы пассажирлар йөртү оешмасында эшләүче, искиткеч моңлы тавышлы Рәкыйф Хафизовны кабат-кабат сәхнәгә чакырды. Концерт-кичә бик тә җылы һәм күңелле үтте. Ахырдан актанышлылар җыелып чәй өстәле артында сыйланды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният

2
X