Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бергәләп күбрәк булдыра алабыз

"Татарстан" совхозы поселогының "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларның "Бергәләп күбрәк булдыра алабыз!" дип аталган район фестивале узды. Чарада катнашучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ә балалар үзләре бу очрашудан бик канәгать калды.

Мөмкинлекләре чикле балаларның иҗат фестивале районда 11 ел рәттән үткәрелә. Алар әнә шулай бергәләп җыелалар, үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр. Быел фестивальдәге күп чыгышлар шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә, Универсиада һәм Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган иде. Фестивальне Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбе хоры Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Бәйрәм бүген" җыры белән ачып җибәрде. Аннары Җәйрән Мамедова һинд биюе, ә кечкенә кызлар ансамбле "Выглянуло Солнышко" җыры белән чыгыш ясады. Минем үземә малайлар ансамбле башкаруындагы солдат җырларыннан төзелгән поппури аеруча ошады. Аларны җитәкчеләре Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбе музыка укытучысы Сәетнур Шәймәрданов гармун уйнап җырлатты. Оста гармунчыны фестиваль ахырында диплом белән бүләкләделәр, ә ансамбльгә өстәл уены бирделәр. Сәетнур абый үзенең укучыларын да баянда уйнарга өйрәткән. Унлап үсмернең бергәләп халык көйләрен уйнавын һәркем сокланып тыңлады. Аларның тырышлыгын жюри да билгеләп үтте һәм өстәл футбол уены белән бүләкләде. Иштерәктән Айбулат Ясәвиев һәм аның иптәше Раил Әхмәтгалиев үзләренең ковбой биюе белән жюрины таң калдырды.

- Киемнәремне укытучым текте, ә әни бизәде. Биюне без ике көн эчендә өйрәндек. Иң яхшы бию номинациясендә җиңүемә шатландым, ә бүләк биргәнгә тагын да ныграк, - ди Айбулат Ясәвиев. Җәй көне ул Мәләкәстә үтәчәк балалар өчен махсус Сабантуйда катнашырга ниятли.

Фестиваль кысаларында "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә балаларның кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылды. Анда бәйләнгән, агачтан һәм кәгазьдән ясалган уенчыклар, паннолар тәкъдим ителде. Концерт программасы башланганчы шахмат буенча ярыш та узды. Анда беренче урынны Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбе укучысы Александр Илюхин яулады һәм өстәл бильярды белән бүләкләнде. Гомумән, фестивальдә катнашкан һәрбер бала кыйммәтле бүләкләр алды. Аларны районның социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова һәм районның ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина тапшырды. Фестиваль балаларның күмәкләп Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын башкаруы белән тәмамланды. Әлеге чара күтәренке рухта үтте. Балаларның йөзләреннән шатлык сирпелә иде. Иң мөһиме - алар башка яшьтәшләре белән аралаша, үзләренең сәләтләрен күрсәтә алдылар - ә бу фестивальнең төп максаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев