Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бергә-бергә күңелле

Пыскак яңгырлары, болытлы көннәре, кырпак карлары белән көз дә килеп җитте. Мондый көннәрне төрле кеше төрлечә кичерә. Өлкән кеше, ялгызаклар өчен, мәсәлән, ямансу чор бу. Көз ул кешенең гомер көзен хәтерләтә, җәен «качып» яткан авырулар да үзен сиздерә башлый. Мондый сагышлы көннәрдә бергәләшеп җыелып, гәпләшеп, ниндидер файдалы чаралар белән шөгыльләнүең...

Узган пәнҗешәмбедә Күзкәй авылы китапханәсендә ветераннар клубы «эш сезоны»н башлап җибәрде. Ул дару үләннәре, сәламәтлекне саклау өчен аларны ничек куллануга багышланган иде. Өстәлдәге савытларда үзебезнең бакчаларда үскән 17 төрле үсемлек: лимонник, тукранбаш, үги ана яфрагы, юкә чәчәге, меңъяфрак, кычыткан, сукыр кычыткан, канлы үлән, бака яфрагы һ.б. Без аларны күреп, кем әйтмешли, таптап йөрибез. Баксаң, аларның һәрберсенең дәвалау сәләте бар икән. Чаллыдан килгән дару үләннәрен куллану остасы Гөлсинә Макарова шулар хакында тәфсилләп сөйләде. Мәсәлән, кан юлларын чистарту, хәтер начараю, буыннар сызлаудан, буыннарга - тоз, эчке органнарга ком, таш утырудан саклану өчен нинди үләннәрне, нинди күләмдә кулланырга, ничек әзерләргә кирәклеге турында шундый бай мәгълүмат бирде.
- Иптәшем авырып китеп, больницаларда күп йөргәннән соң, учлап дарулар эчә башлагач, кызыксынып киттем мин үләннәр белән. Кайсыдыр журналдан шундый сүзләр укыдым: «Дарулар - безнең аяк астында, авырган очракта кеше үзе туып-үскән җирлектәге үләннәрдән генә ныклы шифа ала». Махсус кулланмалар алдым, җентекләп өйрәндем, мин сөйләгән рецептлар үзебез кулланган дарулар. Иремнең гомерен егерме елга диярлек озайттык. Сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк», - диде ул.
Аннары 6 төрле үләннән чәй эчтек. Уйландырды. Яши-яши, чыннан да, төрле авырулар баш калкыта, вакытында чарасын күреп барырга кирәк икән бит. Һәм моның өчен кесә тулы акча да таләп ителми. Бары тик үзеңне яратырга, сәламәтлегең турында чирләп киткәнче үк кайгыртырга кирәк.
Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова әлеге темага багышланган китап-журналлар әзерләгән иде.
Клубчылар мондый очрашуларны ешрак үткәрергә кирәк дигән фикердә таралдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният

2
X