Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Балкыш» талантларны барлый

Әлеге талантлар бәйгесе ел саен үткәрелеп килсә дә, быел ул аеруча киң колачлы, табышларга бай булды. Заманында сәхнәләрне шаулаткан җырчылар, гармунчылар, башка жанр осталарының сайлап алу концертлары башта авылларда булды. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге фестивальдә авыл җирлекләрендәге кече авыллар үзешчәннәре дә катнашты һәм ул ай буе дәвам итте. Иң-иңнәре...

Йомгаклау концертының программасы, блокларга бүленеп, бик оста төзелгән иде. Шуңадырмы, ул гадәттәге ыгы-зыгыларсыз, кино тасмасыдай тезелеп барды, ялыктыргыч тәнәфесләр дә, пәрдә төшереп зарыктырулар да булмады. Бу язмада концерт номерларына анализ ясауны максат итеп куймадык, фестиваль барышында кайберләре хакында яза килдек. Авылларыбызның талантларга бай булуы сөендерде. Республика бәйгесендә лауреат исеме алып кайткан «Сударушка» ансамбле (Кече Шилнә), Бикләннең «Хәтфә», Калмашның «Сәйлән», Бәткенең «Ладушки» ансамбльләре инде күп еллар сәхнәдә, коллективлары шактый яңарган. Җырчылары, инде пенсия яшендә булсалар да, бу коллективларны теләсә кайсы «биек» cәхнәләргә чыгарышлы әле - дәрт сүрелмәгән, талант югалмаган. Күпме җырчы, биюче, сүз осталары, гармунчыларыбыз бар. Күзкәй авылыннан сәхнә ветераны Рафис Хәсәнов белән Фәйсүн Шәфыйковның баян һәм курайда милли көйләр башкаруы күңелгә сары май булып ятты. Мондый уңышлы номерлар күп иде йомгаклау концертында. Сәхнәдә төрле милли төсмерләр, традицияләр, йолаларны күрү, җырларын ишетү күңелле булды. Аның Бөек Җиңүгә багышланган блогында тамашачы моңланды да, уйланды да, еш кына күзләр чыланды. Монда да режиссерлык осталыгы чагылды.
Утыздан артык номердан торган концерт тамашачыны туйдырмады, таралышырга ашыкмадылар. Концертның финалы бик матур уйланылган. Калмия, Биклән, Иске Абдул, Борды, Боерган, Түбән Суыксу, Теләнче Тамак, Күзкәй авыллары үзешчәннәренең хоры, Кнәз, Олы Шилнә, Кече Шилнә авыллары коллективларының «Ветераннар гимн»ын башкаруы залга олы бәйрәм рухы бирде.
Күңелләрне актарып, җилкендереп Салих Сәйдәшев маршы яңгырый. Залга кыю атлап мәктәп балалары керә. Өлкән абый-апаларына рәхмәт һәм тәбрикләү сүзләрен алар шигъри юллар аша белдерделәр.
- Бүген сәхнәгә шулкадәр күп талантларны бергә җыеп бик дөрес эшләгәнсез. Авылларыбызны яшәтерлек рухи көч бар, авыл сәхнәләрндә җырларыгыз, тирән эчтәлекле шигырьләрегез ешрак яңгырасын, гармун тавышлары тынмасын. Төрле милләт, төрле халык иҗатын бер сәхнәдә күрү куанычлы хәл, - диде кырык эшен кырык якка куеп район ветераннарының йомгаклау концертын башыннан ахырына кадәр карап утырган район башлыгы Васил Хаҗиев.
«Балкыш» фестивале тәмам. Быел Мәдәният елы дип игълан ителгәнгәме, ул башка елларга караганда колачлырак, табышларга бай булды. Әлеге фестивальнең киләчәктә дә дәвам итүен телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният