Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Балкыш» балалар иҗат фестиваленең сайлап алу туры узды

Урамда яз. Ул - күңелләр яңарган, йөрәкләр җилкенгән якты омтылулар, ашкынулар вакыты. Бәлки, Халыкара хатын-кызлар бәйрәменең язга туры килүенең дә берәр хикмәте бардыр. Алар бит - тормышны җанландыручы, дөньяга батыр уллар, сылу кызлар бүләк итүче, җаннарны матур җырга, язгы моңга төрүче иң серле затлар. Районыбызда талантлар үстерә торган «Балкыш» балалар...

Круглое Поленың мәдәният йортына кеше хәйран күп җыелган иде. Балалар ашыга-ашыга әзерләнәләр, укытучылары, тәрбиячеләре, ата-аналары да булыша аларга: чәчләрен ясыйлар, киемнәрен рәтлиләр, баланың чыгышын бергәләшеп кабатлап карыйлар. Алар арасында Бәткедән килгән Гасимә апа Ибатова да бар иде.
- «Балкыш»та ике оныгым да беренче генә тапкыр катнашалар әле. III сыйныфта укучы оныгым Эльвина җырларга оста. Ә 4 яшьлек нәни Самирабыз биергә ярата. Балалар бакчасында гына түгел, өйдә дә биеп йөри ул безнең. Аеруча да шәрык биюләрен хуп күрә. Әле сабый гына булуына карамастан, килеп чыга тагы үзенең! - дип сөйләп китте Гасимә апа.
- Әйе, җырларга яратам. Бүген менә ансамбль белән дә, аерым-аерым да җырлаячакбыз. Мин «Валенки» җырын башкарачакмын, - дип оялып кына әйтте миңа Эльвина һәм шунда ук җырын кабатларга дип, сәхнә артына йөгереп китте.
- Оныкларым икесе дә бик шуклар, шаяннар. Аларны шәһәргә бию-җыр түгәрәкләренә бирәсе килә. Үзләре дә ризалар. Эльвина авылыбызда үткәрелгән чараларда, шулай ук мәктәптәге бәйрәмнәрдә актив катнаша, матур-матур җырлар башкара. Самира да калышмый аңардан, кечкенәдән үк сәхнәдә, - дип өстәп куйды Гасимә апа.
Без сөйләшкән арада «Балкыш» фестиваленең сайлап алу туры башланып китте. Бу көнне Мәләкәс, Бәтке, Биклән, Иштирәк авылларының, Круглое Поле поселогының мәктәп һәм балалар бакчаларыннан килгән балалар чыгыш ясады. Аеруча сабыйларның чыгышы күңелгә хуш килде. Үзләрен сәхнәдә иркен тоталар: кыюлар, яхшылап әзерләнгәннәр. Сәхнә түренә мәктәп укучылары чыккач, аларның бераз каушап калулары сизелде, ләкин моңа карамастан, чыгышларын югары дәрәҗәдә башкарырга тырыштылар. Кайберләре шулай ук бакчага йөргән вакытларыннан ук төрле чараларда катнашып, җырлап, биеп үскәннәр, шуңа да осталыклары сизелеп торды. Концерт номерларына килгәндә, балалар жюри хозурына нинди чыгышлар гына әзерләмәгән: татар биюеннән кала, ирланд биюен дә биеделәр, татар, рус, инглиз җырлары башкардылар. Киемнәре дә хәйран калырлык. Әйтерсең лә, гомерләре буе сәхнәдә йөргәннәр. Ялтыравыклы, зәвыклы, килешле һәм матур костюмнар күз явын алырлык.
Зал да шыгрым тулы булды. Балалары өчен җан атарга килгән әти-әниләрнең, әбиләрнең исәбе-хисабы юк иде. Алар арасында Круглое Поле поселогының тренер-укытучысы Рафаэль Гыйззәтуллинны да күреп алдым. Баксаң, гаиләләре белән кечкенә кызчыклары өчен җан атарга килгәннәр икән. Балалар чыгыш ясаганда алар чыгышларны видеога да, фотога да төшерделәр.
Шунысы куанычлы, талантлы балалар күп. Аларның сәләтен үстерәсе, менә шундый бәйгеләрне ешрак үткәрәсе бар. Мондый бәйгеләрдә көч сынала, осталык чарлана.
P.S. «Балкыш» балалар иҗат фестиваленең Круглое Поле поселогында үткән сайлап алу туры фотоларын безнең Вконтакте сайтының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) һәм газетаның сайтыннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният