Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Азнакайда үткән Халыкара фестивальдә районыбызның фольклор коллективлары да чыгыш ясады

Күптән түгел Азнакай шәһәрендә Халыкара «Чатыр тавында җыен» дип аталган төрек халыкларының фольклор фестивале үтте. Барысы бергә фестивальгә Татарстан Республикасыннан 30лап иҗат коллективы килгән иде. Кырым Республикасының Бакчасарай районыннан килгән балалар иҗат коллективы да бәйрәмгә ямь өстәде.

Халыкара фестивальдә районыбыз данын Күзкәй авылының «Әллүки» халык фольклор ансамбле, Иске Абдулның «Асылъяр» һәм Боерган авылының «Яран гөл» фольклор коллективлары яклады. Барлык коллективларга да катнашучы дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, шулай ук оештыручылар барча ансамбльләргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде, милли мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлешләре турында сөйләде.

- Азнакайга кылган сәяхәтебез, әлбәттә, бик ошады. Килү белән иң баштан без Чатыр-тауга мендек, андагы матурлыкка сокланып йөрдек. Монда фестиваль кунаклары өчен театральләштерелгән тамаша әзерләгән иделәр. Өстән явып торган яңгыр гына бераз кәефләрне бозды... Алай дисәң, азнакайлылар үзләре яңгыр яуганга бик сөенде, анда инде күптәннән яңгыр күрмәгән булганнар икән. Фестивальнең гала-концерты Азнакайның Боз сараенда үтте. Без үзебез җырлар белән үрелеп барган «Кулъяулык уенын» тамашачыларга тәкъдим иттек. Барысы да бик күркәм үтте. Төрле җирләрдән килгән фольклор коллективларына сокланып, тын да алмыйча карап утырдык. Алла теләсә, икенче елга да фестивальдә катнашырга исәп бар, - дип үз кичерешләре белән бүлеште Иске Абдул авылының мәдәният йорты директоры Гүзәл Вәлиева.

Сүз уңаеннан, Чатыр-Тау (Шатер-гора) - Татарстанның иң биек ноктасының (334 метр) берсе. Тау башыннан җирлекне, гомумән, тирә-якның барлык матурлыгын күзәтергә була. Чатыр-Тауда өеме-өеме белән байбаклар (сурок) яши. XVIII гасырда ук әлеге тауда бакыр җыю белән шөгыльләнгәннәр. Шуңа да Чатыр-Тауны «бакыр тавы» дип тә әйтәләр.

Моннан тыш, Емельян Пугачев турында да легенда яши. Имештер ул әлеге тауда үзенең гаскәрләре белән торган һәм кайдадыр тау куышлыкларында яшерелгән корал бар икән... Райондашларыбыз исә шундый сихри җирдә булып, үзләрен күрсәткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният фольклор коллективы