Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Айбагыр» ансамбле республика Питрау бәйрәмендә үзен күрсәтте

Мамадыш районының Җөри авылында узган Питрау бәйрәмендә Кнәз авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле дә катнашты. Коллектив сәхнәдә керәшен җырларын башкарды, аннары Питрау мәйданында башка фольклор ансамбльләр белән бергә түгәрәк әйләнде. Әле узган елның ноябрендә генә оешкан бу ансамбль республикакүләм Питрау бәйрәмендә беренче тапкыр гына катнашты,...

Мамадыш районының Җөри авылында узган Питрау бәйрәмендә Кнәз авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле дә катнашты. Коллектив сәхнәдә керәшен җырларын башкарды, аннары Питрау мәйданында башка фольклор ансамбльләр белән бергә түгәрәк әйләнде.
Әле узган елның ноябрендә генә оешкан бу ансамбль республикакүләм Питрау бәйрәмендә беренче тапкыр гына катнашты, шулай да коллектив сынатмады, үзен лаеклы тотты. Ансамбльдә бүген нибары биш кеше, барысы да өлкән яшьтәгеләр. Аларның да иң өлкәне, коллективның җитәкчесе - Софья Габдуллина (Морозова). Шулай ук Тамара Багаева, Валентина Сәгыйдуллина (Андрова), Мәдинә Сабирова һәм Александр Попов та ансамбльгә чын күңелләрен биреп йөриләр. Айбагырлыларны фольклорчы, сәнгать белгече, ТР Фәннәр академиясе каршындагы керәшеннәрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Геннадий Макаров та бик кунакчыл каршы алды, хәлләрен белешеп, иҗат уңышлары теләде, дип хәбәр итә Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният мәдәният елы 2014 – мәдәният елы