Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Авылым хатирәсе» күңелләрне кузгатты

Иске Дөреш мәдәният йорты үзешчәннәре «Чишмә башы» районкүләм бәйгесе кысаларында «Авылым хатирәсе» дип аталган зур программа күрсәтте. Әлеге бәйрәмебез авылның 290 еллыгына багышланды, анда авыл кешеләре бик теләп катнашты.

Сәхнә бик матур итеп бизәлгән: сирень бакчасы янында саф сулы чишмә буе, балан агачларына капланган күпер, елга ярында көймәгә Тихонов бай утырган. Авыл тарихы презентациясе барышында күп еллар тарих укыткан Нурия Вәлиуллина авыл тарихын энәсеннән җебенә кадәр безгә сөйләп бирде. Әлеге презентацияне башлангыч сыйныф укытучысы Рәмилә Миннәхмәтова әзерләгән иде.

Сәхнә ачылганда авылның төрле һөнәр ияләре: армиядән кайтучы егет, эшкә баручы сыер савучы ханым, мәктәпкә баласын киендерүче әни, газета укучы әби, көянтә асып чишмәгә баручы ханым, урак, тырма, чалгы тоткан эшчеләр, яшүсмер һәм бала-чагалар бар иде. Бабай образын бик оста итеп Гөлназ Фәррахова башкарды. Барысы да авыл яшәешендә катнашучы гади кешеләр - үз образларын чын артистларча тудыра алды. Әлеге бәйрәмнең алып баручысы - III сыйныф укучысы, сәхнәбез сандугачы Ралинә Фәррахова, кечкенә булуына карамастан, сәхнәдә үзен кыю тотты. Ольга Закирова «Туган авыл» шигырен эчтәлекле, җанга үтеп керерлек итеп сөйләде. Кичә җырлар, биюләр һәм спектакльдән өзекләр сәхнәләштерү белән салмак кына үрелеп барды.

Бәйрәмгә килгән тамашачылар Навбаһор Андаржанова җитәкчелегендәге «Әкият» балалар бакчасы сабыйларының чыгышын гөрләтеп каршы алдылар, сабыйларны чын күңелдән алкышладылар. Соңыннан исә Навбаһор Андаржанова үзе җыр башкарды. Мәктәп укучылары татар биюе белән залны дәртләндереп җибәрделәр, аннары борынгы капка уенын уйнадылар. Рәмилә Вәлиуллинаның курайда уйнавын һәммәбез дә бик игътибар белән тыңладык.

Театральләштерелгән тамашада Илсөяр Галиева, Әлфинур Шиһапова, Әнисә һәм Рафаэль Тимергалиннар образларны ача алдылар. Наил Кашапов механизатор образында колхоз чоры кешеләрен искә алды. 90 яшен ваклап баручы Мөнирә әби Усманова үзенең хатирәләрен искә алып, үткәннәрне барлады һәм яшьлек җырын авылдашларына бүләк итте.

Авылыбызның талантлы җырчыларын - Гыйздулла Вәлиуллин, Сәлимә Салихова, Гүзәлия Талипова, Элиза Хәкимуллина, Шәмсенур Сафиуллина, Фәйрүзә Галимуллина, Фәүзия Габсаматова, Фәридә Сәгыйдуллина, Алинә Сәүбәнова, Фәрит һәм Динар Әминовларны тамашачы бик җылы кабул итте. Биючеләребез Сәлимә Сәүбәнова, Рафаэль Хафизов һәм Айзат Сәүбәнов кичәбезнең бизәкләре булды. Кызлар башкаруында «Умырзая» биюен тамашачы көчле алкышларга күмде. Гармунчылар Илгизәр Мөхәммәтов, Фәйзрәхман Әминов (Сарман ягыннан килгән кунак), Рафаэль Тимергалин, Фәрит Әминов төрледән-төрле көйләр уйнап, тамашачының иң нечкә күңел кылларын тибрәндерде. Авыл яшьләре тарафыннан «Кичке уен» күренеше сәхнәләштерелде. Ә яшь егетебез Эльмар Сәлахов әлеге бәйрәмнең тавыш режиссеры булды.

Янирә Әминова,
Иске Дөреш авылының мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев