Кабатланмас туган ягым минем
865
0
0
Ильбухтино авылында күп еллар буе туган як тарихын өйрәнүче Сергей Морозовның шәхси туган як тарихы музеенда мәдәният елына багышланган кызыклы чара үтте. Үзенчәлекле кичәне дә әлеге музейның рухына туры китереп, «Кабатланмас туган ягым минем» дип атаганнар. Авыл тарихы белән бәйле күп нәрсәләр вәгъдә иткәнгәме, җирле музейга яше-карты җыелган иде. Кызыксынган...
Музейның беренче катында - борынгы заманнарда авылда кулланылган көнкүреш әйберләре, күп еллар буе сакланып саргайган документлар, фотолар.
Музейда сәяхәт вакытында туган якны өйрәнүче С. Морозов авылга нигез салу, аның исеме белән бәйле сорауларга җавап бирә барды.
Арада Олы Шилнә китапханәсе мөдире оештырган «Нәфис сүз осталары» түгәрәгенә йөрүчеләр Н. Журавлева шигырьләрен сөйләделәр. Кунакларга нәсел чишмәләре Ильбухтино авылында башланган бертуган Сенченковларның чыгышы аеруча ошады. Механик патефонда узган гасырның популяр җырчысы Вадим Козин башкарган җырлар язылган тәлинкәне әйләндерү, андагы җырлар хәзерге югары технологияләр кырында үскән балаларда зур кызыксыну уятты.
Музей мохите, ничектер, күңелне кузгата. Аның бай материаллары оста урнаштырылган, экспозицияләр эзлекле рәвештә авыл, мәктәп, авыл хуҗалыгы сәнәгате, мәдәният учаклары булган клуб һәм китапханәләрдә элек үткәрелгән чаралар турында сөйли. Сүз уңаенда, быел Ильбухтино китапханәсенә - 104, мәктәпкә - 147, авылга нигез салынуга 364 ел тула. Рус-япон сугышында катнашкан (быел сугыш башлануга 100 ел тула) сугышчы авылдашларның фотолары шулкадәр кадерле истәлек. Саргайган ул фотоларда - бабаларыбыз, аларның сынаулы карашлары.
Музейның икенче катында А4 форматында С. Морозовның фотокүргәзмәсе белән танышырга була. Ул да гади генә фотостенд түгел, аларда да - тарихи мизгелләр, таныш чалымнар. Биредә үк бүгенге чара темасына багышлап балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе. Аңа өстәмә итеп китапханәдә сакланган, С. Морозовның шәхси архивындагы туган як тарихына багышланган китаплар куелган. Рәссамнарның Ильбухтино авылы табигатен, күренешләрен чагылдырган картиналары да бик урынлы куелган монда.
Ахырдан рәсем конкурсына йомгак ясалды. Беренче урында - VIII сыйныф укучысы Ангелина Шишкина, икенчедә - VII сыйныф укучысы Анастасия Ленина, өченче урында II сыйныф укучысы Эвелина Журавлева. Аларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итте авылның китапханәчесе Татьяна Морозова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
мәдәният
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
5 июль 2022 - 13:30Кенәздә патриотик акция узды 1 июльдә Россиядә истәлекле дата – хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелде. Без- янәшәбездә яшәүче кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннарны хөрмәтлибез, хәлләрен белешәбез. Ватаныбыз чакыруы буенча үз хәрби бурычларын үтәп, көрәшеп, төрле бәрелешләрдә катнашкан батыр ир-егетләребез белән гоурланабыз. Кенәз авыл җирлегендә бу көнне сугыш хәрәкәтләре ветераннары истәлегенә куелган һәйкәл янында чара булды.3400
-
5 июль 2022 - 12:28Очынып йөргән чаклар Өлкән яшьтә булуыма карамастан, мода белән кызыксынам. Искиткеч матур киемнәрне күреп сокланам, озаклап карап торам. Элек мондый күлмәкләр булсамы?! Заманына карата без дә соңгы мода белән киенергә тырыштык. Укыган кызлар буларак, авылга яңа моданы без “алып кайттык”. Хәзер дә күбесе сандыкларда саклана, оныкларым киеп карыйлар, көзге алдында бөтереләләр. Күлмәкләр 8-12 клинле, җепне чалыштырып чигелгән кофталар...3000
-
5 июль 2022 - 12:26Балалар музейга килделәр Кенәз авыл җирлегендә җәйге каникуллар вакытында, балалар “Патриот” сугышчан дан музеенда экскурсиядә булдылар. Алар зур кызыксыну белән экспонатларны карадылар, алар турында сөйләгәннәрне бирелеп тыңладылар. Балаларга якташларыбызның Ватанны ничек яклавы, фронтка сугыш вакытында ничек ярдәм итүләре турындагы хикәятләр бик ошады. Балалар Бөек Ватан сугышы геройларның фотопортретлары белән якыннан таныштылар, сугыш ветераннарына бирелгән орден, медальләр аларда кызыксыну уятты.2700
-
5 июль 2022 - 11:41Туган авылым чишмәләре Мин, Галиәхмәтова Энҗе Рафик кызы, Тукай районының матур табигатьле, чишмәләргә бай Калмия авылында туганмын. Хәзерге вакытта Калмия авыл китапханәсендә китапханә мөдире булып эшлим. Туган илебезне, җиребезне, авылыбызны яратырга өйрәндек. Авылыбыз, чишмәләребезнең тарихы белән таныштык. Без ел саен укытучыбыз белән бергәләп китапханәләр көнендә чишмәләр буйлап сәяхәт иттәбез, чишмә яннарын чистартабыз, саф, шифалы суын эчеп хәл алабыз.3300
-
5 июль 2022 - 11:37Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе аерым очракларда ир-атларның да ана капиталына сертификат алучы булырга мөмкин булуын искә төшерә.3700
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.13700
-
4 июль 2022 - 16:04Балалар да алимент түли – Нинди очракларда суд балаларны әтиләренә алимент түләргә мәҗбүр итә ала? Исемем редакция өчен генә.8700
-
4 июль 2022 - 15:03Инвалидлыкны яңача билгелиләр 2022 елның 1 июленнән башлап русиялеләр медицина экспертизасын читтән торып та үтә алачак. Ягъни, барлык кирәкле документлар медицина оешмаларыннан автомат рәвештә медик-социаль экспертиза бюросына килеп җитәчәк.6700
-
4 июль 2022 - 13:59Бәяләр төшкән диләр Татарстанда бер атнада, 17-24 июньдә, кайбер җиләк-җимешнең һәм яшелчәнең, шулай ук шикәр комының бәясе төшүе теркәлгән. Бу чорда кәбестәнең бәясе 15 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 47 сумнан (элек – 55 сум) алырга мөмкин. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә. Моннан тыш, яңа өзелгән помидорның бәясе 7 процентка төшкән, элек килограммы 120 сум булса, хәзер – 112 сум. Шул ук вакытта бәрәңге 6 процентка арзанайган, хәзер аның килограммын 63 сумга алырга була, шикәр комы 4 процентка арзанайган, хәзер бер килосы - 74 сум. Алма белән яңа өзелгән кыярның бәясе 2 процентка кимегән, хәзер аларның килосы – 124 һәм 80 сум.7300
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
10 июнь 2022 - 12:11Сабантуе бәйрәм табынына милли ризыгыбыз бәлеш рецепты Татар халкында зур итле бәлештән дә тәмле, дәрәҗәле ризык юктыр. Бәлешне кадерле кунакларга, бәйрәмнәргә, туйларга пешерәләр. Табынга бәлешне чыгару үзе бер йола.29900
-
3 июнь 2022 - 08:47Кыярны ничек иртә өлгертергә? Яз соң килсә дә, уңышны иртәрәк алып була. Бу уңайдан берничә киңәшкә игътибар итегез.30901
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.36400
-
1 июль 2022 - 12:49
-
17 июнь 2022 - 14:11
-
17 июнь 2022 - 13:54
-
4 июль 2022 - 12:15Мактаулы исемгә лаекТатар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында «Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрахова Рамилә Яхъя кызы "Татарстан Республикасының Атказанган укытучы" дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.10900
-
2 июль 2022 - 13:07Автоледи конкурсы старт ала 16 нчы июль көнне Яр Чаллы шәhәренең Яшьлек проспектында “ЭССЕН” оешмасы биләмәсендә хатын-кызлар арасында «Автоледи» ярышы узачак. Ярышта катнашырга теләге булган барлык гүзәл затларны көтеп калабыз.22500
-
2 июль 2022 - 10:06Тулы күәтенә мал азыгы әзерләү эшләре бара Басу-кырларда эш туктамый, бугенге көндә тулы күәтенә мал азыгы әзерләү эшләре бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәрне беренче катын чабу белән мәшгуль.19300
-
2 июль 2022 - 10:04Әгәр кара борча басса Эссе көннәр башлану белән бакчадагы гөрләп үскән яшелчәләрне үлән бете, кара борча, күбәләк корты кебек заралы бөҗәкләр баса башлый. Сусыл, яшел кәбестә яфракларын вак кына кара борчалар сырып, тишкәләп бетерә. Корткычлар һөҗүменнән җәфа чиккән яшелчә яфраклары ямьсезләнә, шиңә, үсә алмый утыра. Шуңа да вакытында ул корткычларга каршы көрәш башларга кирәк тә инде14100
© 2011 - 2022. Якты юл ("Светлый путь"). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
Электронная почта:
yakti.ul76@gmail.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+