Якты юл
  • Рус Тат
  • Укыйсы килә!

    Тукай районы мәктәпләре дә тулысынча онлайн укытуга күчте. Мәгариф хезмәткәрләре, әти-әниләр һәм балалар яңа форматта эшләүнең үзенчәлекләре турында сөйли.

    Педагоглар яңа тәртипне үзләштерде

    «Республика, шул исәптән районыбыз мәктәпләре 6 апрельдән дистанцион укытуга күчте. Атна-ун көн эчендә күп эш башкарылды, – дип сөйли район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Сания Дәүләтшина. – Онлайн укытуга күчү өчен педагоглар алсыз-ялсыз эшләде. Шөкер, алар барысы да әзерлекле, электрон ысулларны беләләр. Белмәгән әйберләрен, читтән торып эшләү тәртибен бик тиз үзләштереп өлгерделәр. 
    Һәр мәктәпнең үз сайты эшли. Анда барлык педагогларның телефоннары, электрон адреслары бар. Сыйныфлар, фәннәр буенча һәр көнгә дәрес материаллары һәм өй эшләре аерым папкага урнаштырыла. Биремнәрне ничек башкарырга, сәгать ничәгә кадәр эшләп җибәререгә кирәклеге дә күрсәтелә. 
    Дистанцион укуның балалар өчен уңайлыклары бар. Алар «Учи.ру», «Открытая школа», «Яндекс Учебник», «Российская электронная школа» электрон белем бирү ресурсларыннан файдаланалар. Дәрес материалын көн дәвамында, үзләренә җайлы вакытта кереп өйрәнә һәм өй эшләрен эшләп укытучыга җибәрәләр. Мөстәкыйльлеккә күнеккән бала өчен бу кыен түгел. Аның әти-әнисенә дә җиңел. 
    Ә менә әти-әнисе күзәтүендә эшләп өйрәнгән балалар бераз югалып калырга мөмкин. Яңа теманы укытучы видеодәрестә аңлата. Аннары инде дәреслек, интернет-платформа аша белемне ныгыта. Менә монда әти-әни ярдәме кирәк, аларның вакыты, мөмкинлеге һәм теләге булу мөһим. Билгеле, өйдә утырып уку авыррак тоела, чөнки сыйныф эшен дә, өй эшен дә берьюлы эшлисе. Ләкин һәрбер укытучының үз материалын тулы итеп бирәсе килә. 
    Тагын бер әйбергә игътибар итәргә кирәк. Укытучы кайчакта балага кисәтү ясый, ә монитор каршында аның әнисе дә утырганлыгын онытып җибәрә. Мондый очракта ата-аналар һәр сүзне үзләренә кабул итмәсеннәр иде. 
    Онлайн укуга керешкән көннәрдә мәгариф идарәсенә шалтыратып, нигә без болай эшләргә тиеш, дип дәгъва белдерүчеләр булды. Ә нишләргә соң? Балаларының белем алуы турында алар да кайгыртырга бурычлы. Өйдә утырып укуга күчкәндә, алар «дистанцион укыту өчен шарталар булдыруны гарантияләү» һәм балаларның «гомерен, сәламәтлеген, уку вакытын контрольдә тоту» җаваплылыгын үз өсләренә алу турында гариза яздылар. 
    Кайбер гаиләләрдә өйдән укыту өчен матди мөмкинлекләр чикле булырга мөмкин. Шуны истә тотып, ТР президенты Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән Мәгариф һәм фән министрлыгына күп балалы мохтаҗ гаиләләрдәге мәктәп укучыларын планшет-компьютерлар белән тәэмин итәргә кушты. Сүз 9-нчы һәм 11-нче сыйныф укучылары турында бара. Тукай районына да бер ноутбук бирелә. Ул Иштирәк мәктәбе балансында булачак».
     
    Мәктәпнең төп функциясе саклана

    Шилнәбаш инглиз телен тирәнтен өйрәнү урта мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Наталья Крук белдергәнчә, мәктәп сайтында балалар, әти-әниләр яңа форматка күчүнең норматив документлары белән таныша, сыйныфлар өчен дәресләрнең расписаниесен белә ала. Биремнәрне дә шуннан алалар. «Дәресләр тиешле тәртип буенча алып барыла. Педагог көнгә бер дәресне видео форматында үткәрә. Гадәттәгечә, яңа темалар аңлатыла, өй эше бирелә, язма эшләр тикшерелә, билгеләр куела. Балалар укытучы белән хәбәрләшеп тора. Бергәләп яңадан хаталар өстендә дә эшлиләр», – дип аңлата Наталья Анатольевна. Ул үзе математикадан белем бирә. Дәресләр белән параллель рәвештә чыгарылыш сыйныфларны имтиханнарга да әзерли. «Имтиханнарга кагылышлы үзгәрешләр турында рәсми күрсәтмәләр әлегә юк, шуңа күрә әзерлекне туктатмыйбыз. Быел безнең Шилнәбаш мәктәбендә ике укучы унберенчене, ундүрт бала тугызынчыны тәмамлый, – дип дәвам итә завуч. – Мин аларга көндәлек дәрес материалын да, БДИ һәм ТДИ биремнәрен дә җиткерәм. «Открытая школа2035» платформасында эшлибез. Хәбәрләшеп, хаталарны төзәтәбез. Педагоглар укучылар белән видеоконференцияләр оештыралар, WhatsApp аша сөйләшәләр. Мәктәп тә ябык түгел, яңа форматта да ул белем бирү үзәге булып кала. Бездә һәр көнне график белән дежур тору оештырылды».

    Укытучылар да, укучылар да өйрәнде

    «Яңа форматка күчүгә укучылар гына түгел, без, укытучылар да әзер түгел идек, – дип сөйли Чаллыдан биология укытучысы Гүзәл Галиева. – Беренче көннәрне читен булды. Иң элек дәрес планын төзүдә кыенлык сизелде. Аннары дәрес барышында порталлар тиешле тизлектә ачылмыйча эленеп калып җәфалады. Электрон почтага, WhatsApp-ка килгән эшләрне тикшерү күп вакытны алды. Хәзер инде әкренләп өйрәнеп барабыз. Әмма балалар алдында дәрес алып баруга җитми инде. Сыйныф каршында яңа тема аңлатып, сорау-җавап алышу, мөстәкыйль эшләр башкарып, дәрестән соң дәфтәр тикшерү түгел инде бу... Традицион укытуга ни җитә!»
    Суровкадан Зәлинә Хөснетдинова онлайн укуның уңайлыгын тоярга өлгергән. Ул унберенче сыйныфны бетерә. «Мин хәзер вакытымны үзем теләгәнчә, ничек җайлы, шулай бүләм, – ди Зәлинә. – Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнгәндә бу бигрәк тә җайлы. Аңлашылмаган әйберләрне укытучылардан сорарга була. Үземне кызыксындырган сорауларга җавапларны мөстәкыйль эзләнеп тә табам. Ләкин болай классташлардан, укытучылардан аерым өйдә утыруы моңсурак инде. Соңгы елыбыз бит, мәктәптә укыйсы, бергә буласы килә. Парта артында утырып укуның рәхәтлеген аңлыйм мин хәзер». 
    Ислам Харисов алтынчыда укый. Ул, дистанцияле укуга күчү турында сүз чыккач, бераз югалып калдым, ди. Инде төшенеп алгач ук мәктәпне, сыйныфташларын, укытучыларын юксына да башлаган. «Сәгатьләр буе компьютер каршында утырганчы, мәктәпкә йөрүе күңеллерәк. Анда дәресләр дә кызыграк үтә, тәнәфесләр дә күңелле», – дип мәктәпне сагына Ислам. 

    Әти-әниләр – төп ярдәмчеләр

    Әти-әниләрнең мәшәкате бермә-бер артты, балаларның укуын да, ялын да үз эшләренә комачауламаслык итеп оештырырга кирәк. 
    «Онлайн укуга керешер алдыннан мәктәптә барысын аңлаттылар. – ди Калмаштан Луиза Садретдинова. – Улыбыз Илназ быел сигезенче сыйныфта, кызыбыз Азалия алтынчыда укый. Холыклары төрле булса да, икесе дә онлайн укуга җиңел кереп киттеләр, бик җаваплы карыйлар. Яңача укуга тыныч кына ияләштек. Һәркайсы үз бүлмәсендә шөгыльләнә. Дәресләргә төшкә кадәр «йөриләр». Көн саен 30ар минутлык биш-алты дәрес, тәнәфесләр дә була. Видеодәресләр Zoom аша үтә. Биремнәрне мәктәп сайтыннан, «Российская электронная школа»дан алалар. Edu.tatar.ru сайтында да берничә дәрес алып барыла. Кайдан нәрсә эзләргә, ничек эшләргә икәнен үзләре беләләр. Бер дәресне дә калдырмыйлар. Өй эше биремнәрен төштән соң, дәресләр бетеп, бераз ял иткәч үтиләр, кичкә калдырмыйлар. Җавапларын укытучының электрон почтасына яки WhatsApp аша җибәрәләр. 
    Танышларыбыз арасында интернетның көче җитмәүдән зарланучылар бар. Бу яктан безнең проблема юк, чөнки, онлайн уку турында сүз чыгуга, сигналны көчәйткеч антенна алып куйдык.
    Әйе, яңа форматта уку көч тә, игътибар да таләп итә. Безнең бит әле нәни Айсылуыбыз бар, аны да карарага кирәк. Ләкин Илназ белән Азалия үзләре мөстәкыйль булганга, барысы да җайлы бара».
    Суровкада яшәүче Зөлфия Хөснетдинова исә онлайн укуга күчкәч балаларының көне буе үз янында торуын уңай бәяли. Аның да ике баласы дистанцион белем ала. «Икесенә дә шартлар тудырырга кирәк. Интернет белән бераз кыенлыклар килеп чыга, ләкин алар хәл итмәслек түгел. Иң мөһиме – эпидемиологик хәл уңайлансын, барыбыз да исән-сау булыйк», – дип тели Зөлфия ханым. 

    / Луиза Садретдинова фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: