Тәҗрибәле остаз
Бүгенге язмабызда һәр кеше күңеленә юл таба белүче педагог, талантлы оештыручы, тәҗрибәле остаз Нәсимә Барый кызы Ризатдинова турында сөйлисебез килә. Хезмәттәшебез бу көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Май кояшы бар җиһанга алтынсу нурларын чәчкәндә, алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелгәндә Биклән авылында Барый ага белән Зөһрә апа гаиләсендә беренче бала булып...
Алабуга педагогия институтының чит телләр бүлеген тәмамлап, хезмәт юлын Зәй районы Бигеш авылында башлый яшь мөгаллимә. Эшенә чын күңеленнән бирелеп, авырлыкларны җиңеп, каршылыкларны үтеп, үзенә хезмәт тәҗрибәсе туплый Нәсимә Барыевна.
Хезмәт юлын Яңа поселогында дәвам итә ул. Үзенә тиң ярын табып, хезмәт укытучысы Гаяз Нурулла улы белән ике бала - ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.
Әмма тормыш без теләгәнчә генә бармый шул. Нәсимә ханыма да катлаулы сынаулар аша үтәргә туры килә. Тормыш иптәшен югалтканнан соң, Нәсимә Барыевнага хезмәте яшәү мәгънәсенә, дәрт-дәрман чыганагына әйләнә. Балаларны яратуы, үз эшенә тугрылыклы булуы кыенлыкларны җиңеп, алга барырга көч бирә. Хезмәт юлының соңгы ун елында Нәсимә Барыевна кызы укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара. Уку-укыту бүлеге мөдире буларак һәркемне игътибар белән тыңлар, саллы киңәшен бирер, каршылыкларга юл калдырмас җитәкче ул. Әдәп, тәрбия һәм белем бирү үзе бер бәхет, ди мөгаллимә. Балаларны изгелекне явызлыктан, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтүе белән горурлана ул. Туры сүзле, таләпчән, кешелекле булуы, җаваплы эшенең нечкәлекләрен белеп башкаруы белән Нәсимә ханым күпләргә үрнәк.
Мәгариф өлкәсендә бердәм дәүләт имтиханнары бирү алга килеп баскач, Нәсимә Бариевна БДИ комиссиясе рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Таләпчәнлеге, төгәллеге аңа тикшерүләр вакытында кимчелекләргә юл куймаска, имтихан алуны югары дәрәҗәдә оештырырга ярдәм итә.
Әниләренең катлаулы, шул ук вакытта игътибарга лаеклы хезмәтен күреп үскән ике баласы да укытучы һөнәрен сайлыйлар. Бүген алар улы Илдар һәм килене Айгөл (чит телләр укытучысы) белән бер коллективта эшлиләр. Гаиләнең гомуми мөгаллимлек стажы бүген 70 елга тула.
Гомер бәйрәме уңаеннан бүген Нәсимә Барыевнага иң изге теләкләребезне җиткерәсе килә. Игелекле, тырыш, сабыр холыклы, мәрхәмәтле булдыгыз, киләчәктә дә бу сыйфатларыгыз югалмасын. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы юлдаш булсын, балаларыгызның, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерсәгез иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 июнь 2022 - 09:19Хөкүмәт кайгыртуы Кайбер кешеләргә һәм гаиләләргә июльнең беренче көннәрендә 10 мең сум акча биреләчәк. Пособиеләр берничә була. Түләүләрнең берсе балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатыннарга, әгәр дә алар иртә срокта исәпкә баскан булсалар. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында мәктәп яшендәге балалар өчен түләү турында гариза (бер балага бер тапкыр түләү) бирергә мөмкин. Шул ук вакытта аз тәэмин ителгән гаиләләрдә 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге һәр бала өчен 10 мең сум акча каралган.15600
-
24 июнь 2022 - 14:16Кече Шилнә авыл мәдәният йорты үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте Кече Шилнә авыл мәдәният йортында авыл мәдәният йортының 40 еллыгына багышланган чара узды. Бәйрәмгә авылның төп халкы һәм өлкәннәре җыелды.19300
-
24 июнь 2022 - 12:13Чүп үләне үстермәгез! Россиялеләргә бакчалардагы чүп үләннәре өчен 50 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин, дип белгечләр искәртте. «Хокук позициясе» юридик компаниясе белгечләре Россия халкын дача участокларында чүп үләннәре өчен штрафлар турында болай диләр:13900
-
24 июнь 2022 - 11:15Гражданнарны кабул итү булачак 2022 елның 27 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.12000
-
24 июнь 2022 - 10:08Аллаһның китапларына ышану Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 286 нчы аятендә: «Пәйгамбәр һәм мөэминнәр аңа Раббысыннан иңгән нәрсәгә ышандылар. Алар барысы да Аллаһка, Аның фәрештәләренә, Аның язуларына, Аның пәйгамбәрләренә иман китерделәр», – ди. Мөселманнар, барлык иманлы инсаннар Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрләргә иңдерелгән илаһи китапларга ышаналар. Ошбу вәгазь – Аллаһның китапларына ышану хакында.11000
-
23 июнь 2022 - 16:00Тукай районында яшәүче гаиләләргә ана капиталы тапшырылды 22 июнь көнне Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Тукай районының 2 гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булды. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм шәһәр Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов гаиләләрне котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.15700
-
23 июнь 2022 - 13:36Кул эшләрендә – күңел хәзинәсе Иске Байлар авылында яшәүче Гөлфинә Рәҗәп кызы Шакирова күңел хәзинәсен кул эшләренә: чигешләренә, акварель белән ясаган рәсемнәренә, бизәнү әйберләренә, теккән һәм бәйләгән әйберләренә күчерә белүче оста куллы туташ.16400
-
23 июнь 2022 - 12:24Пенсионерлар ярышты Цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләрне, сервисларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле үстерү максатыннан, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2022 ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Цифрлаштыру халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, мөмкинлекләрне киңәйтү, төрле процедураларны җиңеләйтү мөмкинлеге бирә торган инструмент булып тора.10700
-
23 июнь 2022 - 12:17Җиләк тиз пешсен дисәң Һәр нәрсәнең – үз вакыты. Җиләкне тиешенчә карау, тукландыру уңышны гына түгел, хәтта тәмен, сыйфатын да үзгәртә. Вакытында тукландырылган җиләк тә тәмле, сусыл һәм матур була. Җиләкне елына кимендә өч тапкыр тукландырырга кирәк. Беренчесе язын – вегетатив фаза вакытында, икенчесе – чәчәк ата башлагач һәм өченчесен – көзен, салкыннар башланганчы.9300
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
10 июнь 2022 - 12:11Сабантуе бәйрәм табынына милли ризыгыбыз бәлеш рецепты Татар халкында зур итле бәлештән дә тәмле, дәрәҗәле ризык юктыр. Бәлешне кадерле кунакларга, бәйрәмнәргә, туйларга пешерәләр. Табынга бәлешне чыгару үзе бер йола.27200
-
3 июнь 2022 - 08:47Кыярны ничек иртә өлгертергә? Яз соң килсә дә, уңышны иртәрәк алып була. Бу уңайдан берничә киңәшкә игътибар итегез.27600
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.32500
-
17 июнь 2022 - 14:11
-
17 июнь 2022 - 13:54
-
17 июнь 2022 - 13:53
-
24 июнь 2022 - 08:54Мизгелне дә кулдан ычкындырмыйларРайоныбыз аграрийлары малларны кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү өчен һава торышының уңай килгән бер генә мизгелен дә кулдан ычкындырмаска тырышалар.19800
-
23 июнь 2022 - 08:59Өлкәннәр компьютер белән идарә итү осталыгын сынады Шушы көннәрдә Комсомол авылы мәктәбендә өлкәннәр hәм сәламәтлекләре чикле кешеләр арасында компьютер белеме буенча "Хикмәт" республика чемпионатының беренче этабы узды. Чемпионатта районның авыл җирлекләреннән барлыгы 12 кеше катнашты.19800
-
24 июнь 2022 - 08:54Мизгелне дә кулдан ычкындырмыйлар Районыбыз аграрийлары малларны кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү өчен һава торышының уңай килгән бер генә мизгелен дә кулдан ычкындырмаска тырышалар.19800
-
24 июнь 2022 - 14:16Кече Шилнә авыл мәдәният йорты үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте Кече Шилнә авыл мәдәният йортында авыл мәдәният йортының 40 еллыгына багышланган чара узды. Бәйрәмгә авылның төп халкы һәм өлкәннәре җыелды.19300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика