Тукайлыларны татар теленең, авыл мәктәпләренең киләчәге борчый
Һәркемгә үз туган теле бик якын. Минем өчен дә татар теленнән дә кадерле, аһәңле тел юк сыман. Туган тел! Колакка ятышлы, ерак гасырлардан килгән ата-бабаларыбызның теле ул. Районыбызга мәгариф министры Энгель Нәвап улы килеп киткәч, тагын бер тапкыр уйга калдым. Мәктәпләрдә укучылар саны аз дип, аларны кыскарта башласалар, укыту татар...
Безнең Күзкәй урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәзилә Фәннүр кызы Авзалова 16 ел эшләү дәверендә балаларны татар халкының мең еллар буена килгән төп мирасы - тел байлыгын саклау өчен зур тырышлыгын куя. Татар телен өйрәнүгә бирелгән өстәмә дәресләрне имтиханнарга, төрле бәйгеләргә, олимпиадаларга әзерләнү өчен файдалана. Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларның район туры узгач, күпләребез соклану катыш көнләшеп тә куйды. Нәзилә Фәннүровнаның җиде укучысы җиңүчеләр һәм призерлар исемлегендә иде. Татар әдәбиятыннан VII сыйныфтан Данияр Хафизов, IX сыйныфтан Эльмира Салихова, X сыйныфтан Диана Мусина, XI сыйныфтан Ләйсән Вәлиева, татар теленнән IX сыйныфтан Чулпан Зыятдинова, X сыйныфтан Айсылу Гыйльфанова, XI сыйныфтан Салават Шәрипов районда җиңүчеләр рәтендә иде. Сайлап алу этабын үтеп, Ләйсән, Айсылу һәм Диана, районыбыз данын яклап, февраль аенда республика олимпиадасында катнашу хокукы алдылар. Барыбызны да сөендереп, Ләйсән Вәлиева татар әдәбиятыннан бу олимпиадада призлы урын яулады. Ләйсән узган ел да үзенең көчен татар әдәбиятыннан республикада сынап карады. Җиңүчеләр рәтенә керә алмаса да, уңышлы гына чыгыш ясады. «Икенче елны, районда җиңсәм, бөтен материалны ятлап бетереп, барыбер призлы урынга чыгачакмын», - дип үзенә максат куйды ул. Бу бәйгеләргә әзерлек барышында укучылар калын-калын романнар укып чыктылар, бик күп өстәмә материал белән таныштылар, үзләре өчен бай чыганакларга юлыктылар. Татар теленең нечкәлекләренә төшенделәр. Эзләнүчән, иҗади эшләүче педагог Нәзилә Авзалова укучыларның фәнни-эзләнү эшләренә дә җитәкчелек итә.
- Мондый укучыларыбыз булганда мәктәбебезнең дәрәҗәсе төшмәс. Татар телен авыл мәктәпләре саклап калачагына ышанам, - ди Нәзилә Фәннүровна.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 16:32"Куркынычсызлык каешы" профилактика чарасы башланды Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт инспекциясе 2022 елның 25 маеннан 31 маена кадәр бөтен Республика буенча "Куркынычсызлык каешы" профилактика чарасы башлануын игълан итә. Чараның максаты – машина йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешларын куллануын ачыклау һәм башка административ хокук бозуларны булдырмау, кисәтү.6800
-
25 май 2022 - 16:30Юл билгеләрен өйрәнәләр Татарстан авыл китапханәсендә "Юл билгеләре илендә"дип исемләнгән чара узды. Балалар юл билгеләрен һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнделәр. Дәрес барышында презентация күрсәтелде, шулай ук балалар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, юл билгеләрен өйрәнделәр.5900
-
25 май 2022 - 16:28Сабантуйга кайсы артист киләчәк? Тукай муниципаль районы Сабантуена әзерлек дәвам итә. Быел бәйрәмгә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев киләчәк. Җырчы тукайлылар, Сабантуе кунаклары өчен махсус программа әзерли.5400
-
25 май 2022 - 16:28Мәктәп ашханәләре төзекләндерелә Быел Тукай муниципаль районында авыл мәктәпләре ашханәләрен ремонтлау һәм яңа җиһазлар алу программасы нигезендә өч мәктәпнең ризык әзерләү блокларын төзекләндерәчәкләр.5500
-
25 май 2022 - 16:26Безнекеләр дә бүләк алды Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Анда Тукай районы делигациясе дә катнашты . Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.5300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.5500
-
24 май 2022 - 13:01Гомеренең иң бәхетле чоры Бордыбаш авылында яшәүче Тәскирә Мәүләветдинова балачактан ук тормышның ачысын-төчесен татыган, яшьли тол калып тормыш арбасын ялгыз тарткан, өч баласын тәрбияләп зур тормыш юлына чыгарган баһадир ханым. Гомеренең яшьлек чоры, көчле вакытлары, олыгаю еллары эш, тормыш мәшәкатьләре белән узган. Бүгенгесе – бәхетле.16400
-
24 май 2022 - 12:39Мәдәният өлкәсендә - 41 ел Гөлбостан апаны мин китапханә дә эшләгәндә үк белә идем.Ул безгә кызыклы, магыктыргыч кичәләр оештыра иде.Китапка мәхәбәтне дә Гөлбостан апа уяткандыр безгә.Шуӊа да миндә китапханәче хезмәтен сайладым.Ул миңа китапханәчеләр бүлегендә укыганда да узенең кинәшләрен бирә иде.Аӊламаган сорауларым булса тизрәк Гөлбостан апага шалтырата идем.Ул миңа һәр сорауны җентекләп–җентекләп аңлата иде.15200
-
24 май 2022 - 10:42Тылсымлы сәнгать дөньясы Якшәмбе, 22 май көнне Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда районның балалар сәнгате мәктәбенең 35 еллык юбилее уңаеннан зур бәйрәм концерты узды.12000
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.17900
-
1 апрель 2022 - 13:53Тәмле прәннек рецепты Өйдә әзерләнгән прәннек үзенең йомшаклыгы һәм тәмлелеге белән аерылып тора. Әйдәгез, әлеге ризыкны пешерергә өйрәник әле. Безгә кирәк булачак: 0,5 стакан катык, 6 аш кашыгы каймак, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 йомырка сарысы, 0,5 ст шикәр комы, ванилин, бераз тоз, 5 г разрыхлитель, кирәгенчә он. Крем өчен: 2 йомырка агы, шикәр комы.56200
-
20 май 2022 - 09:12
-
20 май 2022 - 09:11
-
20 май 2022 - 09:10
-
25 май 2022 - 16:15Соңгы кыңгырау чыңыБу атнаның кояшлы чәршәмбесе Тукай районы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы белән истә калды. Быел 9 нчы сыйныфны – 304, 11нче сыйныфны 75 укучы тәмамлады.5900
-
23 май 2022 - 14:29Тукайлылар - Изге Болгар җыенында 21 нче май көнне Изге Болгар җирендә зур җыен үтте. Ул быел Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам дине кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.20000
-
23 май 2022 - 11:46“Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” автомобиль юлында капиталь ремонт эшләре старт алды Республикада «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча юлларны төзекләндерүгә зур игьтибар бирелә. Ремонт эшләре быел да дәвам итәчәк.17200
-
22 май 2022 - 09:50Гарантия фонды эшкуарларга ярдәм күрсәтә Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды ел башыннан бирле регион бизнесына якынча 700 млн сумлык 170 поручительлек бирде. Татарстан эшкуарларына бирелгән йөкләмәләр бизнеска 2 млрд сумга якын заем акчаларын җәлеп итәргә ярдәм итте.16900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика