Якты юл
  • Рус Тат
  • Соңгы кыңгырау – 2020

    25 майда онлайн-режимда «Соңгы кыңгырау – 2020» бөтенроссия акциясе узды.

    Бу көн Тукай районы мәктәпләренең XI сыйныфын тәмамлаучы 91 укучы һәм IX сыйныфны бетерүче 324 бала өчен дә бәйрәм булды. Акциягә кушылган педагоглар чыгарылыш сыйныф укучыларын котлап, үзләренең мәктәп елларын искә төшерделәр. Чыгарылыш сыйныф укучылары да укытучыларын һәм яшьтәшләрен бәйрәм белән тәбрикләделәр, бер-берсенә матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм акциясе «Күңелле чакларның барысын да искә төшерик һәм соңгы кыңгырау белән яңа офыклар ачып җибәрик» дигән девиз белән узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: