Рәхмәт, яраткан мәктәбем!
Җәйнең соңгы ае. Озакламый тагын укулар башланыр. Тик бу юлы, гадәттәгечә, мәктәп мине көтеп тормас, ә инде Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) яңа студентларга, шул исәптән миңа да, үзенең ишекләрен ачар.
Яңа танышлар, яңа группа, яңа педагоглар, яңа шәһәр, студент тормышы...
Минем кебек үк, башка чыгарылыш класс укучыларының тормышларында да яңа этап башлана.
Әйе, әлбәттә, үзеңне вузга керүчеләр исемлегендә күрү (бигрәк тә бюджетка) бик рәхәт. Ләкин ул исемлекләр артында бик озын, хәзер инде бик тиз үтеп киткәндәй тоелган 11 мәктәп елы. Бигрәк тә 11нче сыйныф. Компьютер, телевизор һәм башка нәрсәләрне шул елга бер кырыйга куеп торып, ел буе БДИ эченә кереп китәргә туры килде.
Апалар, абыйлар, әти-әниләр, дуслар - барысы да безнең өчен ел башыннан соңгы имтихан нәтиҗәләрен белгәнчегә кадәр кайгыртып тордылар. Ә барысыннан да бигрәк укытучыларыбыз борчылгандыр, мөгаен.
Әйе шул, алар бит 11 ел буе акыл көчләрен, вакытларын кызганмыйча безгә ныклы белем бирергә тырыштылар. Шуңа күрә дә барлык чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән Мәләкәс мәктәбе укытучыларына рәхмәт әйтәсем килә. Тик барыбер дә үземне имтиханга әзерләгән укытучыларны аерып әйтеп китмичә булмый. Назима Муллануровна, Мөнирә Сагировна, Галина Константиновна, Зөбәрҗәт Масгутовна, Лилия Ивановна, сезгә алга таба да яхшы укучылар, эшләрегездә бары тик уңышлар, гаилә бәхете, озын гомер, саулык-сәламәтлек телим.
Тагын бер кат бик зур рәхмәт сезгә!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9900
-
4 март 2021 - 11:20Штрафны – электрон юл белән Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф билгеләү турындагы карарларны электрон юл белән алу автомобиль хуҗалары өчен күпкә уңайлы. Татарстан Республикасында автомат рәвештә эшләүче комплекслар аша чыгарылган карарлар 2019 елдан башлап электрон юл белән җибәрелә.4100
-
4 март 2021 - 10:30Инженерлар Тукай районына җыела Тукай районында агросәнәгать комплексы инженерларының республика конференциясе үтәчәк.3800
-
4 март 2021 - 09:20Арту – Тукай районы исәбенә Республикада узган ел дуңгыз ите җитештерү 5 процентка арткан. ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән чираттагы утырышта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов шулай диде.4000
-
3 март 2021 - 15:15Акча алу өчен гариза язарга кирәк Ана капиталы исәбен-нән айлык акча алучы гаиләләргә хәзер түләүләрне алга таба дәвам иттерү өчен Пенсия фонды бүлегенә гариза язарга кирәк булачак. Түләүләрне автомат рәвештә дәвам итү тәртибе узган елның апрель аенда коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә кертелгән иде. Гариза бирү системасы исә 2 марттан яңартылды. Аны Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша яки дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була. Гаризалар шулай ук клиент хезмәте күрсәтү офисларында, күпфункцияле үзәкләрдә кабул ителә.9700
-
3 март 2021 - 14:20Хатынына балта күтәргән Узган атнада Тукай районы Эчке эшләр бүлегенә хокук бозулар турында 109 гариза кергән. Аннан алдагы атнада бу сан 201 булган.9300
-
3 март 2021 - 13:00Сөт саву арта Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 1 мартка район буенча тәүлеклек савым 89,1 тонна тәшкил итә, бу узган елгыдан 5,5 тоннага артык.7800
-
3 март 2021 - 12:40Газ белән агуланганнар Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Тукай районының Яңа поселогында Мирный урамындагы шәхси йортта газ белән агулану очрагы теркәлгән. Йортта өч кеше яшәгән. 1954 һәм 1978 елгы хатын-кызлар үлгән, 1981 елгы ир-ат аңына килгән, бүген ул больницада.8700
-
3 март 2021 - 11:20Юристка сорау бирегез Газетада «Юристка сорау бирегез» дигән рубрика эшли башлый.7700
-
2 март 2021 - 12:59"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.22000
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.24500
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.30000
-
3 март 2021 - 10:30
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
3 март 2021 - 10:45Һәр эшне – күңел җылысы белән«Алдынгылар слеты-2021» Тукай районы эшсөярләрен бергә җыйды. Ул «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында тантаналы бәйрәм төсендә үтте. Туган җирне данлаган шигырь һәм җырлар яңгырады, 45 еллыгын каршылаучы Тукай районының тарихын һәм бүгенге казанышларын чагылдырган фильм тәкъдим ителде, «Тукай икмәге»ннән авыз итү бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды.13400
-
1 март 2021 - 13:01Ике генә ингредиенттан файдалы коймак Билгеле диетолог ике генә ингредиенттан пешереп була торган коймак рецепты белән уртаклашкан. Мондый коймакны артык килограммнар җыелудан курыкмыйча ашарга була икән!14900
-
3 март 2021 - 10:45Һәр эшне – күңел җылысы белән «Алдынгылар слеты-2021» Тукай районы эшсөярләрен бергә җыйды. Ул «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында тантаналы бәйрәм төсендә үтте. Туган җирне данлаган шигырь һәм җырлар яңгырады, 45 еллыгын каршылаучы Тукай районының тарихын һәм бүгенге казанышларын чагылдырган фильм тәкъдим ителде, «Тукай икмәге»ннән авыз итү бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды.13400
-
2 март 2021 - 13:16Рөстәм Миңнеханов: Уку йортында ничек «үле җаннар» була ала соң ул? «Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит!» — дип шелтәләде Президент.13100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика