Якты юл
  • Рус Тат
  • Остаз да, педагог та, җитәкче дә

    Яшәү мәгънәсе, бәхет дигән төшенчәләрнең асылы турында кайсыбыз гына уйланмый икән. Берәүләр аны тормыштагы рәхәтлекләр, җитешлек-байлык рәвешендә күз алдына китерсә, икенчеләр өчен ул - шәхси мәнфәгатьләреңне артка чигереп, башкалар өчен яшәү, аларның гамьнәре, уй-максатлары белән яну. Укытучы шушы соңгылар рәтенә керә.

    Ул - күпкырлы шәхес: мәктәптә белем бирүче дә, зирәк фикер иясе, актив җәмәгать эшлеклесе дә, тормышта балаларга үз юлын табарга булышучы остаз да, дөньяга дөрес караш формалаштыруда булышучы психолог та, тәрбияче дә, үзенең яшәү тәҗрибәсе белән ихлас уртаклашучы өлкән дус та. Бу язмада сүз нәкъ шундый педагог, укытучыларның да укытучысы булып, гаилә-мәктәп-җәмәгатьчелекне бергә бәйләүче Мәләкәс урта мәктәбе директоры Сәрия Хәниф кызы Шагалиева хакында барачак.

    Сәрия Хәнифовна - 35 ел гомерен авыл балаларына белем бирүгә багышлаган югары категорияле белгеч, гомуми белем бирү өлкәсендә Россия Федерациясенең почетлы хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булган талантлы педагог.

    Соңгы 5 елда ул үзен оста оештыручы, акыллы җитәкче буларак та танытты. Шушы кыска гына вакыт эчендә Сәрия Хәнифовна үзе җитәкләгән мәктәп коллективын районда гына түгел, республика күләмендә дә танытып өлгерде. Иң мөһиме, балаларга төпле белем һәм лаеклы тәрбия бирүче укытучылар коллективы туплады, алдынгы инновацион мәйданчык буларак, район һәм республикакүләм генә түгел, республикаара семинарлар оештырырлык шартлар да тудырды. Башка төбәкләрдән тәҗрибә уртаклашырга килгән укытучыларның барысы да Мәләкәс урта мәктәбенең зәвык белән бизәлешенә, яшеллеккә күмелгән диварларына, заманча кабинетларына таң кала. Әйе, биредәге матди-техник база башкала мәктәпләре дә көнләшерлек. Һәр класс бүлмәсе фән кабинеты буларак җиһазландырылган, компьютерлаштырылган. Мәктәптә 2 компьютер классы, 8 интерактив такта, проектор, лингофон кабинеты, көнкүреш, ОБЖ кабинетлары, остаханә эшләп килә. Һәр укытучы ноутбук белән эшли. Мәктәптәге hәр компьютер локаль челтәргә тоташкан hәм аларның hәрберсеннән интернетка чыгып була. Ноутбуклар исә чыбыксыз Wi-Fi аша Интернетка тоташкан.

    Максатчан эшнең нәтиҗәсе дә куанычлы. Укучыларның бердәм дәүләт имтихан нәтиҗәләренең елдан ел күтәрелә баруы, аерым фәннәрдән район һәм республика күрсәткечләреннән югарырык булуы күп нәрсә турында сөйли.

    2009 нчы елда мәктәп "Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәбе" статусы алды. Инглиз теле укытучыларының икесе дә - Г. Зарипова һәм Г. Гайнуллина республика грантына лаек булып, чит ил белгечләреннән дәресләр алдылар.

    Соңгы 5 елда укучыларыбызның фәнни-тикшеренү юнәлешендәге эшчәнлекләре дә активлашты. Укытучылары белән бергәләп авыл халкының җирле сөйләмен, язучылар иҗатының үзенчәлекләрен, Мәләкәстә беренче мәктәп ачылуга 145 ел тулу уңаеннан мәктәп тарихын өйрәнәләр, эзләнү эшләре алып баралар. Төрле дәрәҗәдәге фәнни тикшеренү конференцияләрендә катнашучы укучыларның һәм укытучыларның эшләре фәнни җыентыкларда басыла килә.

    Сәнгатькә игътибар елдан-ел арта. Сәләтле балаларыбыз Чаллы шәһәренең сәнгать мәктәпләре филиалларында уен кораллары һәм сынлы сәнгать класслары буенча һөнәри белем ала. Мәктәпнең спорт командасы да футбол, хоккей, баскетбол буенча район ярышларында призлы урыннарны ычкындырмый, «Әти, әни һәм мин» район бәйгесендә дә безнекеләр беренче урынны алды.

    «Иминлек» кысаларында уздырылган республикакүләм «Закон территориясе» конкурсында Мәләкәс урта мәктәбе беренче, район күләмендә уздырылган «Яңа елга әзерлек» конкурсында 2 урыннарны алды.

    Бу җиңүләрнең барысында да Сәрия Шагалиеваның хезмәте җитәкче буларак та, идея бирүче иҗади шәхес буларак та бәяләп бетергесез. Аның педагогик эшчәнлеге төрле дәрәҗәдәге диплом һәм Рәхмәт хатлары белән бәяләнеп тора. 2004 елда ул «Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булды. 2009 елда «Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы» бәйгесендә җиңү яулады. Шул ук елда мәктәбебез «Россиянең әйдәп баручы белем бирү учреждениеләре» реестрына кертелде. Ә 2010 елда сәламәтлеккә булышлык итүче, көмеш дәрәҗәдәге мәктәп исеменә лаек булды.

    Әйе, алдынгы булу җиңел түгел, кабат үрләр яулау аерым осталык сорый. Кайчандыр яулаган биеклектә калу өчен табигый сәләт, ихтыяр көче, гаять зур тырышлык кирәк. Әлеге югарылыктан бөтен нәрсәгә икенче күз белән карыйсың, яуланмаган өр-яңа биеклекләрне ачасың.

    - Мин язмышымнан канәгать, - ди Сәрия Хәниф кызы, - Канәгать кенә түгел, бәхетле, дияр идем. Күпме гаҗәеп шәхесләр белән танышам, күпме бала күңеленә мәгърифәт нуры иңдерәм, яшь буынны милләтемнең рухи мирасы белән таныштыруым белән ихлас горурланам. Әйе, укытучы хезмәте гаҗәп авыр да, җаваплы да, шул ук вакытта җирдәге иң игелекле һөнәрләрнең берсе. Укытучы баланы Кеше итеп, Шәхес итеп тәрбияләү өчен белемен, тәҗрибәсен, акыл көчен генә түгел, сәламәтлеген дә кызганмый. Гомерләрен яраткан эшләренә, балаларга багышлаган чын педагоглар авыл мәктәпләрендә эшли дә инде. Мин дә көчле укытучылар белән иңгә-иң куеп, бер-беребезне аңлашып эшләвем белән горурланам. Ирешкән уңышлар барысы да уртак көч, уртак омтылыш белән яуланды, - ди Сәрия Хәниф кызы. Әнә шулай үзенең яраткан коллективына, укучыларына, туган җиренә кирәклегенә сөенеп, горурланып, hәр иртәдә туган мәктәбенең таныш сукмагына баса ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: