Мәктәп булса – киләчәк бар


Мәктәп авылның яшәү чыганагы, йөрәге дип әйтергә була. Җирлегебездә үткән чараларда, буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләрне саклап калуда балаларның, яшьләрнең роле зур. Хезмәт кешесенә алмаш булып үсеп килүче балаларга төпле тәрбия бирү нәкъ менә мәктәпләргә, укытучыларга йөкләнгән.
Бүгенге көндә Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбендә 30 укучы белем ала. Мәктәбебезнең тәҗрибәле педагоглардан торган хезмәт коллективы сәләтле балалар тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Соңгы елларда мәктәп директоры булып эшләгән Юрий Васильев балаларның төрле яклап үсүенә конкурс-бәйгеләрдә катнашуларына этәргеч ясап, ярдәм кулы сузып, барлык шартларны тудырды. Укучыларыбыз Закирова Фатыйма, Мостафина Зарина, Һадиев Солтан, Зәйнетдинова Азалия, Латыйпов Рамил мәктәп, авыл жирле-гендә үткәрелгән барлык чараларда актив катнашалар. Ә инде мәктәбебез, авылыбыз йолдызчыклары Нургалиева Алсу, Зәйнетдинова Айзилә, Закирова Зәлия, Гобәйдуллина Эльвинадан башка концертларны күз алдына китерүе дә авыр. Алар янында һәрвакыт әйдәп баручы сыйныф җитәкчеләре Эльмира Нургалиева, Венера Закирова, Резедә Туктарова, Фәния Гобәйдуллина.
Укучылар район олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Җиденче сыйныф укучылары Нургалиева Алсу, Гобәйдуллина Эльвина – математика фәненнән, Нургалиева Алсу, Зәйнетдинова Айзилә татар теленнән югары күрсәткечләргә ирештеләр. Шулай ук быелгы уку елында фәнни-эзләнү, иҗади бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә дә уңышларыбыз зур. Патриотик һәм экологик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвеше булдыру, гаилә кыйммәтләрен формалаштыру кебек максатларны төп бурычлары итеп куйган мөгаллимнәребез төрле тәрбияви чаралар уздыралар. Һөнәр сайлау юнәлешендә эш алып барыла, тематик очрашулар, кичәләр еш үткәрелә. Истәлекле урыннарга сәяхәтләр дә укучылар күңелендә матур хатирәләр калдыра. Укучыларыбыз Нургалиев Риваль, Мостафин Марат, Нургалиев Ризван, Закирова Зәлия районда узган спорт ярышларында да актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.
Закирова Фатыйма, Нургалиева Алсу, Зәйнетдинова Айзилә Түбән Камада оештырылган театр фестивалендә дә катнаштылар.
Мондый уңышларга ирешүебезнең нәтиҗәсе әти-әниләр һәм мәктәп бердәм булуда. Кулга-кул тотынып эшләгәндә, барлык теләкләребез тормышка ашуына, белем-тәрбия бирүнең нәтиҗәле булуына шигебез юк.
Мәктәпнең бүгенге яшәү шартларына 2018 елда үткәрелгән капиталь ремонт уңай йогынты ясады. Мәктәп коллективы, ата-аналар, авыл халкы район башлыгы Фаил Камаевка бик рәхмәтле.
Айза Нургалиева, Иштирәк мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.
/ Фото Эльмира Нургалиевадан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 11:05Минем апам бит ул! Табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан Мусабай-Завод авылында туып, аның табигатенә сокланып, челтерәп аккан чишмәләренең суларын эчеп үскән кыз ул минем апам Гөлсинә Борһан кызы Низаметдинова. Ул сугыш чоры баласы, ул елларның ачысын сабый чактан ук татып, яшьли олыгаерга мәҗбүр булган буын. Балачак хатирәләрен еламыйча, тыныч кына сөйли дә алмый.1300
-
16 гыйнвар 2021 - 10:20Ана капиталы күләме артты 13 январь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда, матур традиция буенча, Тукай районының ике гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды.11100
-
16 гыйнвар 2021 - 09:00Якташыбызга дәрәҗәле бүләк Якташыбыз Алмаз Гәрәевка театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хактагы указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.8700
-
15 гыйнвар 2021 - 14:25Чын бәйрәм ясадылар Яңа поселогында Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен бик матур мәйданчык ясалды. Территория хәтта шәһәрләрдән дә яхшырак һәм югарырак дәрәҗәдә бизәлгән иде. Мәйданчыкны ясауга бик күпләрнең хезмәте керде.12101
-
15 гыйнвар 2021 - 12:50Көтмәгән табылдык Безнең 8-917-398-1983 ватсап номерына Мерәс авылында яшәүче Фәридә Әшрәфуллинадан хат килде.16500
-
15 гыйнвар 2021 - 11:30Туңудан коткарганнар Тукай районында ике ир-егетне туңудан коткарганнар.11100
-
15 гыйнвар 2021 - 10:30Җыеннар башланды Районда авыл җыеннары башланды. 13 январьда беренче очрашулар Борды һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләрендә узды. Җыеннарда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлек идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин катнашты.7300
-
15 гыйнвар 2021 - 10:15Чатнама суыкларны ничек кичерәсез? Кыш ныклап торып үз хокукларын күрсәтә башлады: мул булып карлар ява, зәмһәрир салкыннар бит-кулны өтеп алгандай була. Чынлыкта кыш шундый булырга тиеш тә. Тукайлылар чын кышка әзерме? Салкыннарда аларга нинди авырлыклар белән очрашырга туры килгән? Өйләрен ничек җылыталар? Урамга чыккач өшемиләрме? Шундый сораулар белән райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.6700
-
15 гыйнвар 2021 - 09:55Юлыбыз чиста Тукай районында юлларны кардан чистарту турында газета укучыларыбыз хәбәр итеп тора.6900
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
30 декабрь 2020 - 16:10Яңа ел табынына Яңа ел өстәленә ризыклар әзерләү – бәйрәмнең иң мөһим бер өлеше. Хуҗабикәләр алдан ук менюны күзаллый, табынга ниндидер гадәти булмаган яңа әйбер әзерләргә яки иске рецептларны яңартырга тырыша. Астрологлар ризыклар исемлеген киләсе ел талисманына туры китереп төзергә куша. 2021 ел Ак Металл Үгез елы. Әлеге куәтле хайванга ошар өчен аның нәрсәләр яратуын исәпкә алмыйча ярамый.67000
-
29 сентябрь 2020 - 08:25Кыш алдыннан иммунитетны ничек ныгытырга? Диетологлар нинди киңәш бирә?77500
-
12 сентябрь 2020 - 11:30Ничек итеп баллы виноград үстерергә? Күп кенә бакчачылар соңгы елларда виноград үстерә. Әмма безнең табигать шартларында күпчелек очракта бу җимеш өлгереп бетә алмый, ул бераз әчерәк була. Татарстанда баллы виноград үстерү – ул үзе бер фән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берлектә әлеге җимешне үстерү буенча киңәшләрен бирүне дәвам итә. Алар тукайлыларга да мул һәм баллы уңыш алырга ярдәм итәр.80401
-
15 гыйнвар 2021 - 12:05
-
15 гыйнвар 2021 - 11:40
-
15 гыйнвар 2021 - 10:05Тукай районында транспорт үзәге булачакРайон башлыгы Фаил Камаев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина районның транспорт инфраструктурасы үсеше турында фикер алыштылар.13800
-
15 гыйнвар 2021 - 12:50Көтмәгән табылдык Безнең 8-917-398-1983 ватсап номерына Мерәс авылында яшәүче Фәридә Әшрәфуллинадан хат килде.16500
-
14 гыйнвар 2021 - 15:20Иң-иңнәрне барладык 8 январь көнне Круглое Поленың «Акчарлак» бассейнында район спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» узды.15700
-
14 гыйнвар 2021 - 13:40Чаңгы ярышлары 9 январь көнне Яңа поселогының чаңгы базасында «Иң көчлеләр ярышы» дип аталган район беренчелеге һәм чемпионаты узды.15300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Юсупова
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика