Якты юл
  • Рус Тат
  • Комсомолецта «Иң күп белүчене» ачыкладылар

    Комсомолец поселогы мәктәбендә биология, химия һәм физика атнасы уңаеннан «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дип исемләнгән интеллектуаль уен үтте. Аны укытучылар Г. Юнусова һәм В. Якушева алып барды. Уенда 5 команда катнашты. Иң-иңнәр арасында Наилә Гайниева командасына тиңнәр булмады. X сыйныфта укучы Наиләнең үзенә исә «Иң күп белүче» исеме бирелде. Моннан тыш,...

    Комсомолец поселогы мәктәбендә биология, химия һәм физика атнасы уңаеннан «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дип исемләнгән интеллектуаль уен үтте. Аны укытучылар Г. Юнусова һәм В. Якушева алып барды. Уенда 5 команда катнашты. Иң-иңнәр арасында Наилә Гайниева командасына тиңнәр булмады. X сыйныфта укучы Наиләнең үзенә исә «Иң күп белүче» исеме бирелде. Моннан тыш, раундлар арасында музыкаль тәнәфес булуын да әйтеп китү зарур. Монда Ләйсән Хәлимованың җырларын бөтен кеше игътибар белән тыңлады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: