Якты юл
  • Рус Тат
  • Имтиханнар тәмам

    Быел чыгарылыш сыйныфын тәмамлаган 91 укучының 85е бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды.

    6 укучы аттестат алганнан соң БДИ бирмәде, ниятләре – техникум һәм урта һөнәри уку йортларына керү. 85 укучының барысы өчен дә имтиханнар рәсми расписание буенча үтте. География, рус әдәбияты, рус теле, һәм информатикадан нәтиҗәләр инде билгеле. Комсомолец мәктәбеннән Ләйсән Тимергалиева рус әдәбиятын 100 баллга тапшырды. 28 укучының рус теленнән баллары 80нән артыграк. 24 июльдә математикадан нәтиҗәләр билгеле булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: