Якты юл
  • Рус Тат
  • Электрон укыту – көн таләбе

    Мәгарифтә үзгәрешләр заманы. Яңалыкларны көн саен кертә торалар. Быел шуларның иң саллысы - укыту системасында электрон технологияләр куллану гамәлгә ашып бара. Үзләре дә электрон гасырда туган бүгенге көн балалары хәзер Интернет аша ачылган көндәлектән файдалана, ә укытучылар билгене сыйныфның виртуаль журналына куя. Ата-аналар балаларының дәрестә нинди уңышларга ирешүен шушы ук...

    Укытучыларның ноутбуклардан файдалануын тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен Татарстанда Wi-Fi технологиясе буенча көйләнгән чыбыксыз Интернет булдырылды. Бу "Татарстан Республикасында электрон укыту" системасыннан эш вакыты дәвамында ирекле файдалану мөмкинлеге тудырды. Ә компьютерларга техник хезмәт күрсәтү өчен республикада үзәкләштерелгән система төзелде. Яңалыкны кертүчеләр әлеге эре проектларны тормышка ашыру киләчәктә кәгазь журналларны һәм көндәлекләрне тулысы белән читкә чыгарачак дип белдерәләр.

    Мәктәпләрне компьютерлы, педагогларны ноутбуклы итү буенча республика программалары кысаларында безнең районның мәгариф учреждениеләре дә электрон машиналарга ия булды. 2010-2011 уку елында мәктәпләргә барлыгы 148 компьютер кайтарылды, 500 укытучы шәхси ноутбуклы булды. Шулай итеп, бүген һәр укытучыга дәрескә кәгазь журнал белән бергә мәҗбүри алып керергә тиешле тагын бер предмет - ноутбук та өстәлде. Район мәгариф бүлегенең мәгълүмат-методика үзәгендә белдерүләренчә, мәктәпләрнең барысында да электрон көндәлекләр һәм электрон журналлар бу уку елы башыннан кертелгән. Әзерлек узган уку елы дәвамында барган, информатика укытучылары район мәгариф бүлегендә һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия институтында курсларда белем алганнар, аннары кайтып башка укытучыларны өйрәткәннәр. Электрон көндәлекләр һәм журналларга инде укытучылар да, укучылар да, шул ук вакытта ата-аналар да күнегеп баралар, бүгенге тормышта заманча технологияләрдән башка мөмкин түгеллеген аңлыйлар. Һәм, әйтергә кирәк, эшнең мондый системасын уңай дип бәялиләр. Шулай ук бу көннәрдә мәктәпләрдә электрон такталар урнаштырып, аларны куллануга керештеләр.

    Яңача укытуның уңай якларын һәм кыенлыкларын ачыклау максатыннан без Биклән урта мәктәбенә чыгып, укытучылары һәм укучылары белән бераз аралашып кайттык. "Яңалыкны без бик теләп кабул иттек, эшне дә яхшы гына башладык. Ләкин әле хәзергә кәгазь журналлардан һәм көндәлекләрдән баш тартырга уйламыйбыз", - диләр укытучылар. Электрон варианттагы һәр мәгълүмат бүген кәгазь документта да теркәлә.

    Әлбәттә, әлегә шулай эшләми мөмкин дә түгел. Чөнки гаиләләрнең дә төрлесе бар, компьютер-ноутбуклар алырга кайберләренең акча яклары да мөмкинлек бирми. Ләкин киләчәктә көчең җитәме, юкмы - бала үстерәсең икән, мөмкинлеген табарга тиеш буласың, чөнки заманы шуны таләп итә.

    Бүген Биклән мәктәбендә 23 компьютер бар, аларның 8е республика проекты кысаларында кайтарылган. Укытучыларның 18е дә ноутбуклар белән тәэмин ителгән. "Электрон укыту" программасында 124 укучының барысы да теркәлгән, һәрберсенең шәхси электрон кабинеты бар. Һәр балага пароль, логин бирелгән. Анда кереп, укучы дәресләр расписаниесен, предметлар буенча өйгә бирелгән эшләрне белә. Ә аларны үзеңә язып утырасы юк, көндәлектә ул автомат рәвештә тутырыла. Шулай ук үзенә куелган билгене дә укучы шушыннан күрә. Ә билге тәүлек дәвамында төшәргә тиеш. Бүгенге билгене иртәгә куярмын әле дип калдырып булмый. Бары тик инша, контроль эшләргә генә бераз вакыт бирелә.

    Бикләндә бүген баласының өлгереше турында СМС-хәбәр җибәрү өчен ата-аналарны теркәү эше тәмамланып килә. Бу системаны да уңай бәяли мөгаллимнәр коллективы. Беренчедән, әти-әни баласының һәр предмет буенча нинди билге алуын вакытында белә, кайберләре ни өчен шундый билге куелуын ачыклау өчен мәктәпкә кире шалтырата. Шулай итеп, укытучыларның фикеренчә, мондый эш алымы педагогларны да дисциплинага өйрәтә, шул ук вакытта әти-әниләр белән элемтә укучыларда да белем алуга карата башка мөнәсәбәт тәрбияли.

    Укучылар китапханәдә урнаштырылган компьютер аша да шәхси кабинетына керә алалар. Компьютер уку залында урнаштырылган. Укучылар биредә үзләренә кирәкле мәгълүмат, реферат һәм мөстәкыйль эшләр дә эзли. Шулай ук өендә Интернет булмаганнар да китапханәгә килә.

    Әлбәттә, эш башында кыенлыклары да булмый калмый. Интернетка күпләп кергән вакытта элемтә югалып, куелган билгеләр юкка чыгып интектергән. Андый вакытта кулланучылар Интернетка чыгу мөмкинлеге булмаганда да эшли торган "Электрон журналның автоном модуле"нә мөрәҗәгать итәләр. Эш күләме дә арткан артуын, шулай да өйрәнгән саен җайланыр дип ышаналар укытучылар. Программаның башка мәктәпләр белән аралашу, мәгълүмат алмашу мөмкинлеге бирүен уңай яктан бәялиләр.

    Ә укучылар белән аралашудан күренгәнчә, өлкән сыйныфларның күбесе электрон көндәлегенә көн саен керә икән, Интернетны ачмаган көннәрдә кәгазь көндәлектән файдалана. Кечерәкләргә дә компьютер кабызу, сүндерү берни түгел, ләкин аннан белем алу өчен файдалану дәрәҗәсе әлегә сорау тудырырга мөмкин. Шулай да өч көнгә, атнага, ике атнага бер кереп карыйбыз, диләр кечкенә бикләнлеләр. Минемчә, монысы да вакытлы гына булыр кебек. Чөнки бүгенге сабыйлар - яңа дөнья кешеләре, яңа технологияләр алар өчен табигый.

    Татарстанның мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы киләчәктә тагын бер проектны тормышка ашырырга - электрон дәреслекләр кертергә уйлый. Бу укучыларны авыр портфельләр күтәреп йөрүдән дә коткарыр, диләр алар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: