Якты юл
  • Рус Тат
  • «Ел тәрбиячесе-2021»

    Районда «Ел тәрбиячесе-2021» республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Конкурста барлыгы 24 балалар бакчасыннан педагоглар катнашты. Иң яхшы дип табылган биш хезмәткәр финалга үтте. 26 январь көнне Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» балалар бакчасында бәйгенең җиңүчеләре, призерлары һәм лауреаты бүләкләнде. 

    Әлеге бәйге педагог-ларның иҗат потенциалын үстерү, тәҗрибә алмашу юнәлешендә бер адым. Шулай ук ул яңа талантлар ачарга, яшь тәрбиячеләргә сәләтләрен, белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. 
    Муниципаль этапның җиңүчесе дә яшь белгеч. Ул – Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» бакчасы тәрбиячесе Җәмилә Русланбекова. Аның педагогик эшчәнлеге цифрлы инновацион технологияләрне актив куллану белән аерылып тора. Балалар белән эшне оештырганда, әйтик, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткәндә, яңа буын дидактик уеннар кертә, алар баланы интеллектуаль яктан үстерә. 
    Туган тел елы кысаларында быел әлеге бәйгегә беренче тапкыр «Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче төркем тәрбиячесе» номинациясен керттеләр. Бу номинациядә Түбән Суыксуның «Ак каен» балалар бакчасыннан Резедә Харрасова җиңү яулады. Ул үзенең туган телне югары дәрәҗәдә белүен күрсәтте. Сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән инновацион технологияләр ярдәмендә ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия дәресе бирде. 
    Конкурсның призерлары исеменә Бәтке авылының «Аленушка» балалар бакчасыннан Наталья Балкина һәм Мәләкәснең «Тамчыкай» бакчасы тәрбиячесе Илиза Еремеева лаек булды. Бәткенең «Аленушка» бакчасы тәрбиячесе Елена Шиляева лауреат исемен алды. 
    «Ел тәрбиячесе-2021» конкурсы җиңүчеләре район данын зона этабында яклаячаклар. 

    / Фото Ләйсән Сперанскаядан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: