Чиге булмаган дөнья
Соңгы елларда республикабызда инглиз телен укыту һәм үзләштерүгә аеруча зур игътибар бирелә.
Инглиз телен укытучы һәр мөгаллим Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган читтән торып уку курсларында белемен күтәрде. Безнең район укытучылары да бу чарада актив катнаштылар. Курсларда уку нормасын үтәгән һәр укытучы квалификациясен күтәргәнлеккә таныклык алды. Узган елның октябрь-ноябрь айларында Күзкәй һәм Новотроицкое урта мәктәпләрендә чит тел укытучыларының район семинарлары булып узды. Күзкәйдәге семинар «Дәрестә мультимедиа чараларын куллану» темасына багышланган иде.
Яшь укытучы А. Мостафина килгән кунакларны төрле Интернет-ресурслар белән таныштырды, компьютер презентациясен ясаганда килеп чыккан кайбер кыенлыкларны җиңү юлларын күрсәтте. VII класста уткәрелгән "Телефонның өстенлекләре һәм кимчелекләре" турында дәрес барлык укытучылар тарафыннан да уңай бәяләнде.
Новотроицкое укытучысы Р. Казанцева коллегаларын дәрес алып баруның төрле алымнары белән җәлеп итте. Яшь буынның проблемалары турында X сыйныфта уздырылган дәрес беребезне дә битараф калдырмады. Ә инде дәрестән соң булган "Шигъри альманах"ны караганда, инглиз телендә "Катюша" җырын җырлаганда, килгән кунакларның күңелләре тулды. Мондый чараларны үзебездә дә үткәрергә кирәк дигән уйлар белән таралыштык без.
Моннан тыш районда чит телләр буенча фәнни-практик конференцияләр үткәрү дә инде традициягә кереп китте. Узган елның декабрь азагында Теләнче Тамак урта мәктәбендә «Чиге булмаган дөнья» исемле укучылар конференциясе үтте. Бу чарада районның Кнәз, Күзкәй, Теләнче Тамак, Шилнәбаш, Круглое Поле мәктәпләре аеруча актив катнашты. Мәртәбәле жюри укучылар эшләренә югары бәя бирде.
Мондый тәҗрибә алышу, коллегаларыбызның уңышлары белән танышу традициясе быел да дәвам итә. Шушы көннәрдә Кече Шилнә авылында «Инглиз теле буенча ЕГЭ һәм ГИАга әзерләү технологияләре» темасына тагын бер семинар узды. Бу семинарда тәҗрибәле чит тел укытучысы Н. Серебрякова «Безнең тормышта компьютерларның роле» темасына ачык дәрес күрсәтте. X класс укучыларының чит телдә иркен аралашуларын барыбыз да сокланып карадык. Н. Крапивина җитәкчелегендә IV сыйныф укучылары «Кызыл калфак» әкиятен сәхнәтләштереп күрсәттеләр, рольләрен чын артистларча зур осталык белән башкардылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 15:30«Яратмасаң, машина йөрми ул...» Расих Бариев – Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның иң тәҗрибәле, абруйлы хезмәтчәннәреннән берсе. «Мактауны яратмыйм», – дисә дә, тырыш кешенең хезмәтен күрәләр һәм бәялиләр икән, ул моңа лаек дигән сүз.1000
-
26 февраль 2021 - 13:10Ягез әле, егетләр! Күзкәй урта мәктәбенең спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт ярышлары булды. Өч команда җитезлеккә, зирәклеккә, физик ныклыкка көч сынашты. Бәйгене мәктәпнең физкультура укытучысы Владимир Карпов оештырды. Башта спортчылар командаларга бүленде. Мәктәп һәм авыл яшьләре командаларына старт алдыннан Яңа Байлар авылыннан Күзкәй авыл советы депутаты Динар Шәйхаттаров җитәкчелегендәге команда килеп кушылды.2800
-
26 февраль 2021 - 12:45Хезмәт сөюче Роза Роза Хәмәдиева – «Гигант» хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы, яшь чагында сайлаган хезмәт юлын әлегәчә дәвам итүче фидакарьләрнең берсе.2800
-
26 февраль 2021 - 12:20Шигырь яратучылар Халыкара туган тел көне һәм Татарстан Республикасында туган телләр һәм халык бердәмлеге елы уңаеннан Князево мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары катнашында шигырь укучылар бәйгесе үтте.2400
-
26 февраль 2021 - 11:40Куркыныч маневр Алда барган машинаны узу – юлда иң куркыныч маневр-ларның берсе. Бу вакытта автомобиль, бердән, югары тизлектә хәрәкәт итә, икенчедән, каршы юнәлештәге полосага чыга. Алдагы машинаны узып өлгерәсеңә бераз гына шикләнсәң дә, бу маневрга алынмавың яхшы. Ләкин, кызганычка каршы, бар кеше дә болай уйламый шул – алар каядыр ашыга. Менә шул ашыгуның кеше гомеренә торачагын күз алдына китерми. Актив хәрәкәт вакытында машина йөртүчеләр чынбарлыктан читләшә һәм бу трассада куркыныч хаталар ясауга китерә. Онытмагыз, сез үзегезне нык оста йөртүче һәм сезнең осталыгыгыз чиктән ашкан дип уйлый башлыйсыз икән, бу сезне һәлакәткә юлыгу көтә дигән сүз.2700
-
26 февраль 2021 - 10:50Шахмат зонасы 25 февраль көнне Иске Абдул мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.4100
-
26 февраль 2021 - 10:10Кайсы участоклар газлаштырылыр? 2020 елда район территориясендә торак йортларны газлаштыру дәрәҗәсе 32,5 процентны тәшкил итте. Йортларга газ кертүгә региональ бюджеттан 133,981 млн сум акча җәлеп ителде. 2021 елга 35,790 млн сум акча бүленер дип көтелә. 2022 елга газлаштыру максатына 43,273 млн сум, 2023 елга 154,512 млн сум акча җәлеп итү көтелә, дип хәбәр итә район «Капиталь төзелеш хезмәте» МУП директоры Фәнис Сәетгалиев.5000
-
26 февраль 2021 - 09:30Һәркем өчен уңайлы булсын Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчеләр белән күчмә киңәшмә уздырды.4400
-
25 февраль 2021 - 14:16Теләнче Тамак халык театры Яр Чаллыда 24 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең татар дәүләт драма театрында Теләнче Тамак халык театры Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" әсәре буенча музыкаль комедия күрсәтте.15300
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.14300
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.20100
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.23300
-
26 февраль 2021 - 11:20
-
26 февраль 2021 - 10:00
-
26 февраль 2021 - 11:20Спорт белән хезмәт янәшәЯңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.4000
-
25 февраль 2021 - 14:16Теләнче Тамак халык театры Яр Чаллыда 24 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең татар дәүләт драма театрында Теләнче Тамак халык театры Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" әсәре буенча музыкаль комедия күрсәтте.15300
-
23 февраль 2021 - 08:00Ватанны саклаучылар көне белән! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре! Барыгызны да ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.15200
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.14300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика