Якты юл
  • Рус Тат
  • Бәтке мәктәбенең “Альтаир” отряды - район этабында җиңүче (фото)

    30 март көнне Тукай районының Калмаш авылы мәктәбендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау чаралары буенча отрядлар арасында республика конкурсының район этабы узды. Егетләр-кызлар БМОның балалар хокуклары турында Конвенция , ТР, РФ кануннары, ТР, РФ Конституциясе,РФ гражданлык, административ, җинаять Кодекслары, туризм буенча һәм башка өлкәләрдәге белемнәрен сынады. Чарада катнашкан 4...

    30 март көнне Тукай районының Калмаш авылы мәктәбендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау чаралары буенча отрядлар арасында республика конкурсының район этабы узды. Егетләр-кызлар БМОның балалар хокуклары турында Конвенция , ТР, РФ кануннары, ТР, РФ Конституциясе,РФ гражданлык, административ, җинаять Кодекслары, туризм буенча һәм башка өлкәләрдәге белемнәрен сынады.
    Чарада катнашкан 4 отряд арасыннан Бәтке авылының "Альтаир" отряды иң яхшысы дип табылды. Җитәкчеләре - Гөлүсә Гайнетдинова. Бу команданың ирешкән уңышлары турындагы документлар җыелмасы республиканың бәйге комиссиясенә юлланды. Алга таба Татарстанның 40 тан артык мәктәбеннән килгән шундый документлар буенча финалга 10 отряд сайлап алыначак. Финал Казан шәһәрендә үтәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: