Якты юл
  • Рус Тат
  • Беренчеләр кошларны каршылады

    Быелгы уку елында Мус. Завод урта мәктәбе бусагасын беренче тапкыр дүрт малай һәм дүрт кыз атлап кергән иде.

    Уку белән беррәттән төрле мәктәптән тыш чараларда да актив катнашалар. Февраль енда алар үзләре ясаган уенчыкларны «Рус халык уенчыклары» дигән конкурска жибәрделәр. Халыкара хатын-кызлар көнендә мәктәпкә әниләрен чакырып, аларга әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр, соңыннан үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.

    Беренчеләр язгы каникулны да файдага үткәргәннәр, алар кошларга оялар ясаганнар. Сыерчык ояларын мәктәпкә алып килеп бүләк иттеләр. Бу эшләрне оештыруда сыйныф җитәкчеләре Резеда Гыйләҗеваның роле бик зур.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: