Якты юл
  • Рус Тат
  • Бәхетен үз җирендә тапкан егет

    Бәхетен эзләп әллә кайларга чыгып китмәгән Азат Сәйфетдинов. Ул Биклән авылында яши. Югыйсә Чаллы педагогия институтының математика һәм информатика бүлеген кызыл диплом белән тәмамлаган өметле белгечне шәһәр мәктәпләренә дә бик теләп кабул иткән булырлар иде. Хәер, әле мәктәпне тәмамлаган чакта ук фикере анык була Азатның: югары белемле укытучы булып туган...

    Ике ел инде үзе укыган Биклән урта мәктәбендә математика һәм информатика укыта ул. Фәннәрен бөтен нечкәлекләре белән гади һәм аңлаешлы итеп укучы күңеленә җиткерү, математиканың нинди кызыклы, мавыктыргыч дөнья икәненә, информатик технологияләрне тиешле дәрәҗәдә үзләштергән кешенең тормышта һәрвакыт үз урынын таба алуына инандыру, гомумән, балаларны бөтен яктан әзерлекле шәхесләр итеп тәрбияләүгә үзеннән мөмкин кадәр күбрәк өлеш кертү аның максаты.

    - Иң мөһиме - балаларны бик ярата ул. Шуңа күрә тәнәфесләрдә дә һич аерыла алмый үзләреннән: әле монысын, әле тегесен сорап кырыенда мәш киләләр. Ә Азат Каюм улы сабыр гына тыңлый, бөртекләп аңлата, аңламаганына кабат-кабат төшендерә, ник берсенә тавыш күтәрсен. Яшь булса да, зур тәҗрибә туплаган аксакаллар акылы һәм зирәклеге анда, - ди мәктәп директоры Айрат Ибраһимов.

    Ул үзе дә моннан 10 ел элек туган мәктәбенә яшь белгеч булып кайткан. Бүген нигездә яшь, ләкин көчле һәм максатчан педагоглардан торган тату коллективны җитәкли. 24 яшьлек Азат Сәйфетдинов - араларында иң яше.

    Азатның берничә ел бик яратып тарихтан шөгыльләнгәне, район, шәһәр олимпиадаларында җиңү яулаганы, шуңа күрә укытучысы Айрат Салих улының алга таба бәлки шушы юнәлешне сайлар дип өметләнгәне хакында да белгәнгә күрә: "Ә соң математикага ничек, нинди юллар белән килдең?" - дигән сорауны бирми булдыра алмадым.

    - Минем үзем өчен дә үзенә күрә бер могжиза булды ул. Чыгарылыш имтиханнарына, ягъни математикадан имтиханга әзерләнгәндә ничек мавыгып киткәнемне, ничек яратып, җиңел итеп төрле катлаулы биремнәрне чишә башлаганымны, элегрәк шундый авыр кебек тоелган фәнгә мөкиббән китүемне сизмичә дә калдым. Кызыксынуым, әлеге фәнне тагын да тирәнрәк итеп үзләштерергә теләвем математика һәм информатика бүлегенә алып килде, - ди Азат елмаеп.

    Институтта да яратып, җиңел итеп укый ул, төп программадан тыш төрле галимнәрнең фәнни эшләрен өйрәнә, рефератлар язганда, курс эшләрен башкарганда әлеге мәгълүматлардан файдаланырга тырыша, күп укый. Хәер, бүгенге көндә дә белемен яңартудан, камилләштерүдән туктаганы юк яшь белгечнең, башка регионнардагы коллегаларының тәҗрибәсе, уку-укыту методикасы белән дә һәрдаим кызыксынып тора.

    - Интернет челтәре аша бу мөмкинлекләрдән файдалану бүген яңалык түгел. Аннан соң без алган мәгълүмат белән сәгате-минуты белән укучыларыбыз да танышып бара. Шуңа күрә алар янына мәктәп дәреслегеннән генә алган әзерлек белән кереп булмый, әледән-әле үз өстеңдә эшләргә, белемеңне-тәҗрибәңне яңартып, тулыландырып торырга туры килә. Укучың синнән нинди булса яңалык-яңарыш көтеп торсын өчен аннан һәрвакыт бер-ике адым алда барырга кирәк. Бу яктан безгә, бүгенге укытучыларга, бик катлаулы һәм шул ук вакытта кызыклы да. Чөнки син һәрвакыт алгарышта, иҗади эзләнүдә, - дигән бик мәгънәле сүзләр белән әңгәмәбезгә нокта куйды яшь белгеч.

    Тормыш елъязмасының әле беренче сәхифәләрен генә яза башлаган, ләкин авыл укытучысы дигән биниһая җаваплы һөнәрне сайлавы, кыска гына вакыт эчендә укучыларының мәхәббәтен яулавы, әти-әнисенең йөз аклыгы булуы белән Азат Сәйфетдинов инде бүген бик күп яшьтәшләренә өлге булырлык. Алга таба да шушы кыйбласыннан тайпылмыйча, яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын райондашыбызга.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: