Балаларыбызга белемне чын укытучы бирә
Илсөяр Шәрәфиева кебек тырыш, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер затлар бизи тормышны. Мин аның турында бу сүзләрне хезмәттәшем буларак та, балаларымның укытучысы буларак та әйтәм.
Илсөяр Мөнәвировна 1962 елның 4 мартында районыбызның Биклән авылында туа. 1967 елда әтисе Мөнәвир аганы Түбән Суыксу авылына колхоз рәисе итеп билгелиләр. Гаилә өр-яңа йорт, каралты-кура, мунча, шаулап үскән җимеш бакчаларын калдырып күчеп китәргә мәҗбүр була. Әтисе - колхоз рәисе, әнисе Кифая Касыймовна - укытучы. Тиздән Илсөяр дә укырга керә. Тырышып уку өстенә җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша ул: отряд, дружина советы рәисе, комсомол комитеты секретаре, музейда эшли һ.б.
1979 елда мәктәпне тәмамлагач, бернинди икеләнүләрсез әнисе һөнәрен сайлый: Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына рус теле белгечлеге буенча укырга керә. Һәм менә 1984 елдан бирле Түбән Суыксу урта мәктәбендә балаларга рус теле грамматикасының, әдәбиятының серләрен ача. Үз эшенең остасы булуы коры сүзләр генә түгел. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булуы да моның дәлиле түгелме?! Ә бит ирешелгән уңышлар бик күп. Ел саен укучыларны йомгаклау имтиханнарына әзерли, күпме әзерлек, күпме хезмәт, күпме вакыт һәм сабырлык сорый бу эш мөгаллимәдән.
Алай гына да түгел, Илсөяр Мөнәвировна бит әле өч бала анасы да. Тормыш иптәше Айрат белән ике ул, бер кыз үстерделәр. Балалары да, шөкер, моңа кадәр әниләренең йөзенә кызыллык китермәделәр. Кызлары Айгөл белән олы уллары Илшат, югары уку йортларын тәмамлап, инде үз юлларын сайладылар, кече уллары Салават та югары белем ала.
27 ел эшләү дәверендә укучылар күңеленә дөрес юл таба белергә өйрәнгән, ата-аналар белән җылы мөнәсәбәттә эшләүче, авыл халкы арасында абруй казанган хөрмәтле мөгаллимә шушы көннәрдә алтын юбилеен билгеләп үтте. Әле алда яулыйсы яңа үрләр бардыр. Әнә шул максатка ирешүдә уңышлар, рух ныклыгы телибез аңа. Ә ул үрләрне яуларлык һөнәри осталык та, белем-тәҗрибә дә җитәрлек аңарда.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 февраль 2021 - 15:08Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.7400
-
24 февраль 2021 - 12:04Авитаминоз: аны ничек «танырга»? Беренче карашка, яз безгә көч-куәт өстәргә, күтәренке кәефкә алып килергә тиеш кебек. Әмма без бу чорда еш кына, киресенчә, хәлсезлек, томау төшү, тамак авырту, баш әйләнү кебек нәрсәләрдән интегәбез.6900
-
23 февраль 2021 - 21:36Районда Ватанны саклаучылар көненә багышланган хоккей ярышлары Ватанны саклаучылар көненә багышланган авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында хоккей буенча ярышлар узды.9100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.21100
-
23 февраль 2021 - 12:40Чын ир-егетләр! Хәрби хезмәт үткән ир-егетләребез олы ихтирамга лаек. Элек-электән Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы саналган. Бабайлар, әтиләр, туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгән. 23 февраль бәйрәме уңаеннан районның шундый ир-егетләре турында аларның якыннары сөйли.6100
-
23 февраль 2021 - 10:00Ир-егетләр бәйрәме белән! Хөрмәтле тукайлылар, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, илне саклаучы солдатларыбыз! Сезне 23 февраль – ир-егетләр бәйрәме һәм күптән түгел билгеләп үтелгән Әфганчылар көне белән чын күңелдән котлыйм.9100
-
23 февраль 2021 - 09:35Батырлык hәм кыюлык көне белән! Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетләрнең кыюлык, намус шикелле сыйфатларга ия булуларын раслый торган тантана.8600
-
23 февраль 2021 - 09:00Хөрмәтле ир-егетләр! Сезне 23 февраль – чын ир-егетләр бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм.6000
-
23 февраль 2021 - 08:00Ватанны саклаучылар көне белән! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре! Барыгызны да ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.13600
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.14800
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.19600
-
30 декабрь 2020 - 16:10Яңа ел табынына Яңа ел өстәленә ризыклар әзерләү – бәйрәмнең иң мөһим бер өлеше. Хуҗабикәләр алдан ук менюны күзаллый, табынга ниндидер гадәти булмаган яңа әйбер әзерләргә яки иске рецептларны яңартырга тырыша. Астрологлар ризыклар исемлеген киләсе ел талисманына туры китереп төзергә куша. 2021 ел Ак Металл Үгез елы. Әлеге куәтле хайванга ошар өчен аның нәрсәләр яратуын исәпкә алмыйча ярамый.80000
-
19 февраль 2021 - 11:20
-
17 февраль 2021 - 11:10
-
24 февраль 2021 - 10:00Тормыш итү – үзе бер имтиханСеменовлар – Мария Александровна белән Николай Алексеевич быел гәүһәр туйларын билгеләп үтте. Гәүһәр – кыйммәтле ташлар арасында иң асылы. Озак еллар бергә тату тормыш итүче парлар да шуңа тиң. 60 ел бергә – шулкадәр вакыт кайгысын да, шатлыгын да уртак итеп гомер кичерүче гаиләләр бүгенге көндә күп түгел.7500
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.14800
-
22 февраль 2021 - 13:05«Атом Фәнүдә» Тукай хатын-кызы. Ул нинди булырга тиеш? Төрле яклап килгән кеше кем ул? Андыйлар төрле өлкәләрдә үзләренең көчен сынап карый, уңышларга ирешү белән беррәттән, аларның тормышы да гадәти түгел, ә үзенчәлекле, кызыклы. Алар һәрчак яңалыкка омтыла, ару-талуны белмичә белем туплый, эзләнә, көчен сынап карый. Мондый кешеләргә беркайчан да күңелсез булмыйдыр, алар белән сөйләшүе дә рәхәт, үзең өчен ниндидер сабак та аласың. Табигатьнең иң матур җирендә урнашкан Колыш авылында гомер итүче Фәнүдә Сабирова нәкъ менә шундыйлар кавеменнән!14411
-
23 февраль 2021 - 08:00Ватанны саклаучылар көне белән! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре! Барыгызны да ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.13600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика