Бакчада ямьле дә, күңелле дә
Новотроицкое авылы «Ромашка» балалар бакчасының үзенчәлекле визит карточкасы булып матур итеп бизәлгән участок тора. Ә иң мөһиме, анда урнашкан барлык эшләнмәләр, персонажлар да тәрбиячеләрнең һәм балаларның үз куллары белән эшләнгән.
Күптөрле журналлар һәм социаль челтәрләр сайтлары мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренең мохитын баетучы төрле кызыклы эшләнмәләр белән тулган. Безнең иҗади коллективыбыз да әлеге кызыклы һәм шул ук вакытта мавыктыргыч та эштән читтә кала аламыни?
Җәйге җылы көннәрдә балалар бакчасы хезмәткәрләре нәниләр һәм аларның ата-аналары белән берлектә балалар бакчасы территориясен бизәүгә керештеләр, кирәкмәгән иске әйбер-уенчыкларга икенче гомер бүләк иттеләр. Әнә шулай безнең участокта акчәчәкләр, ландышлар, күк йөзе кебек зәңгәрсу төстәге кыңгырау чәчәкләре, тырыш һәм тынгысыз бал кортлары, бака-патшабикә, нәни дуңгызлар, чәчәкләр кәрҗине, пластик шешәләрдән ясалган ташбака Тортилла, канистралардан "туган" оҗмах кошлары, чәйнекләрдән - әтәч белән тавыклар, иске тузан суырткычтан - матур һәм сөйкемле фил баласы, туп һәм тазлардан - төрле төстәге гөмбәләр, яшелчә савытлары һәм канистрадан - һәрбер караган кешене сокландырган паровоз, итекләрдән - тәкәббер жираф, иске балалар киемнәреннән - төрле курчаклар, такта кисәкләре һәм фанерадан - самолет барлыкка килде. Сабыйлар һәм олыларга бергә тырышып ясалган бу әкияти герой-персонажлар бик тә ошады. Балалар бакчасы янәшәсеннән үтеп барган һәрбер кеше әлеге могҗизаларга таң калып, сокланып үтә.
Әлеге персонажлар һәркемнең кәефен күтәрә, балаларның иҗади хыялларын үстерергә ярдәм итә, аларның дөньяны танып белүләрен баета.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 14:00Кадерле әни, талантлы педагог Балалар бакчасы тәрбиячесе, педагог, бакча мөдире Клара Габделхакова утыз биш еллык педагоглык эшчәнлегендә берничә буын балаларга тәрбия, белем биргән. Алар бүген әниләредәй якын күргән тәрбияче апаларына баш иеп рәхмәт әйтә.8200
-
5 март 2021 - 13:05Ишетә алу – олы бәхет «Демография» милли проектының «Халыкның сәламәтлеген ныгыту» региональ проекты кысаларында, шулай ук районда яшәүчеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту максатыннан үзәк дәваханә 1 марттан 10ысына кадәр ишетү органнары авыруларын кисәтү ункөнлеге үткәрә. Ишетү сәләтен югалтмау, колакларны саклау турында үз киңәшләрен район үзәк дәваханәсе табиб-отоларингологы Ильхом Сәгыйдуллин бирә.7700
-
5 март 2021 - 12:20Ашламасыз җиргә орлык ташлама... Язгы кыр эшләрен үтәп чыгу өчен район буенча барлыгы 4148 тонна минераль ашлама тупланган. Бу, уҗым культураларына кертелгәнне дә исәпләп, бер гектарга тәэсир итүче матдә 52,7 килограмм дигән сүз.6000
-
5 март 2021 - 11:40Спартакиада Районның авыл җирлекләре, оешма һәм предприятие-ләре арасында III Спартакиада башлана.7600
-
5 март 2021 - 11:20Март аена мәдәни чаралар Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында район мәдәният һәм ял үзәге март аенда авыл җирлекләрендә түбәндәге чаралар үткәрүне планлаштыра.7100
-
5 март 2021 - 10:55Җиңүләр булсын Район башлыгы Фаил Камаев мәктәп директорлары, физкультура укытучылары, спорт мәктәпләре тренерлары белән очрашу үткәрде.9400
-
2 март 2021 - 12:59"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.23100
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.25400
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.30800
-
6 март 2021 - 11:35Резеда Сафина: Таянырдай кешеләр булу бик кыйммәтАвылның хуҗабикәсе. Авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче хатын-кызлар турында шулай диясе килә. Җирлектәге көндәлек тормышны көйләп алып баручы ханымнар бит алар. Аларга бу җиңел биреләме? Каян көч алып эшлиләр? Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертү теләге белән без Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафинага берничә сорау бирдек.14102
-
3 март 2021 - 10:45Һәр эшне – күңел җылысы белән «Алдынгылар слеты-2021» Тукай районы эшсөярләрен бергә җыйды. Ул «Энергетик» мәдәният сараеның зур залында тантаналы бәйрәм төсендә үтте. Туган җирне данлаган шигырь һәм җырлар яңгырады, 45 еллыгын каршылаучы Тукай районының тарихын һәм бүгенге казанышларын чагылдырган фильм тәкъдим ителде, «Тукай икмәге»ннән авыз итү бәйрәмнең үзенчәлекле бизәге булды.19900
-
6 март 2021 - 11:35Резеда Сафина: Таянырдай кешеләр булу бик кыйммәт Авылның хуҗабикәсе. Авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче хатын-кызлар турында шулай диясе килә. Җирлектәге көндәлек тормышны көйләп алып баручы ханымнар бит алар. Аларга бу җиңел биреләме? Каян көч алып эшлиләр? Шушы һәм башка сорауларга ачыклык кертү теләге белән без Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафинага берничә сорау бирдек.14102
-
3 март 2021 - 12:40Газ белән агуланганнар Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, Тукай районының Яңа поселогында Мирный урамындагы шәхси йортта газ белән агулану очрагы теркәлгән. Йортта өч кеше яшәгән. 1954 һәм 1978 елгы хатын-кызлар үлгән, 1981 елгы ир-ат аңына килгән, бүген ул больницада.12000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика