Алсу Мөбарәкшина – ел укытучысы
28 февральдә район хакимиятенең утырышлар залында ел укытучысын билгеләделәр. Район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев җитәкчелегендәге махсус комиссия алдында сынау тоткан иң көчле биш мөгаллимә арасында Биклән урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Алсу Мөбарәкшина җиңүче дип танылды.
Бу исемгә дәгъва кылган 14 конкурсант өч турда көч сынашты. Иң элек район мәгариф бүлегендә махсус комиссия аларның педагогик эш алымнарын һәм эш нәтиҗәләрен күрсәткән документлар тупланган портфолиосын җентекләп карады, нәтиҗәдә мөгаллимнәрнең бишесе икенче турга үтте. II тур Бәтке урта мәктәбендә узды. Кече Шилнә урта мәктәбенең тарих укытучысы Светлана Беспалова, Круглое Поле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Эльмира Тимергалина, Яңа поселогының чит телләр укытучысы Айгөл Ризатдинова, Кнәз урта мәктәбенең биология укытучысы Любовь Ерхова, Биклән урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Алсу Мөбарәкшина әлеге мәктәп укучыларына комиссия әгъзалары алдында ачык дәресләр бирде, сыйныф сәгатьләре уздырды, тәрбия барышында туган педагогик проблемаларны чишү, төрле хәлләрдән чыгу юлларын күрсәттеләр.
Мөгаллимәләр үзләренең эш алымнары, бу профессиягә килү юллары, үзләренең тормыш, гаилә хәлләре турында сөйләделәр. Һәрберсе үзенчәлекле таныштыру ысулларын тапкан. Любовь Ерхова, үз эшчәнлеге турында әйгенең соңгы этабында интерактив такта ярдәмендә слайдлар күрсәтеп сөйләде. Айгөл Ризатдинова нәни кызның ничек итеп укытучы булырга хыяллануы турында кызыклы кинофильм әзерләгән, Алсу Мөбарәкшина балаларга багышланган гомер юлын слайдлар ярдәмендә үзе язган шигырь юллары белән аңлатты. Алга таба комиссия әгъзалары биргән сәясәт һәм мәгариф өлкәсенә кагылышлы сорауларга җавап эзләде.
Иң дулкынландыргыч мизгелләр җитте. Җиңүче өч турда җыелган баллар суммасыннан чыгып билгеләнде. Шулай итеп, балларны кушканнан соң, Яңа поселогы урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Айгөл Ризатдинова белән Кнәз урта мәктәбенең биология укытучысы Любовь Ерхова призлы урыннарга чыкты. "Ел укытучысы - 2012" бәйгесе җиңүчесе Биклән урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Алсу Мөбарәкшина булды. Ул тиздән безнең район данын Казанда узачак "Ел укытучысы - 2012" конкурсында яклаячак. Аңа уңышлар телибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 14:16Теләнче Тамак халык театры Яр Чаллыда 24 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең татар дәүләт драма театрында Теләнче Тамак халык театры Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" әсәре буенча музыкаль комедия күрсәтте.13700
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.12000
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!15900
-
25 февраль 2021 - 07:48Татарстан табибы йөрәк авырулы кешеләргә ковидның йогынтысы турында онлайн сөйләячәк Туры эфир Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм республиканың оператив штабның Instagram-аккаунтында узачак.7800
-
25 февраль 2021 - 05:46Татарстанда фермерлык белән шөгыльләнүче гаилә династияләре бәйгесе башлана Бәйге җиңүчеләренә йөзәр мең сум бүләк бирәләр.6800
-
24 февраль 2021 - 15:08Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.10500
-
24 февраль 2021 - 12:04Авитаминоз: аны ничек «танырга»? Беренче карашка, яз безгә көч-куәт өстәргә, күтәренке кәефкә алып килергә тиеш кебек. Әмма без бу чорда еш кына, киресенчә, хәлсезлек, томау төшү, тамак авырту, баш әйләнү кебек нәрсәләрдән интегәбез.8700
-
23 февраль 2021 - 21:36Районда Ватанны саклаучылар көненә багышланган хоккей ярышлары Ватанны саклаучылар көненә багышланган авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында хоккей буенча ярышлар узды.10800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.22800
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.11900
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.19800
-
21 февраль 2021 - 14:20Әтиемне хезмәттәше җәфалаган Гыйбрәтле хәлләр безнең тормышта бик күп булды инде ул, бер кешенең дә күңел сандыгы буш түгел бит. 1964 елның июль аенда без әтием белән аның туган авылына печән әзерләшергә кайттык. Әтием Мөслим районы Күбәк авылыннан иде. Миңа ул вакытта 6 яшь тулып кына киткән иде. Ул вакытлар минем күңелемдә әле дә матур хатирәләр булып саклана. Авыл урман янына урнашкан, урманда әтиләр печән чаба, без җиләк җыябыз. Әти миңа җиләкне ничек җыярга өйрәткән иде. Шалашлар ясадылар, без шунда ял итәбез. Җингәчәй учакта ашарга әзерли. Ул мәтрүшкәле, сөтле чәйнең тәмлелеге... Кайбер көнне мине алып бармыйлар. Кайтканда әти тәлгәше белән җиләк жыеп миңа алып кайта. Капка төбендә кызлар янында утырганда мин горурланып әтием каршына йөгерәм.22800
-
19 февраль 2021 - 11:20
-
17 февраль 2021 - 11:10
-
24 февраль 2021 - 10:00Тормыш итү – үзе бер имтиханСеменовлар – Мария Александровна белән Николай Алексеевич быел гәүһәр туйларын билгеләп үтте. Гәүһәр – кыйммәтле ташлар арасында иң асылы. Озак еллар бергә тату тормыш итүче парлар да шуңа тиң. 60 ел бергә – шулкадәр вакыт кайгысын да, шатлыгын да уртак итеп гомер кичерүче гаиләләр бүгенге көндә күп түгел.13400
-
23 февраль 2021 - 08:00Ватанны саклаучылар көне белән! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре! Барыгызны да ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.14900
-
25 февраль 2021 - 14:16Теләнче Тамак халык театры Яр Чаллыда 24 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең татар дәүләт драма театрында Теләнче Тамак халык театры Хәй Вахитның "Күк капусы ачылса" әсәре буенча музыкаль комедия күрсәтте.13700
-
24 февраль 2021 - 10:00Тормыш итү – үзе бер имтихан Семеновлар – Мария Александровна белән Николай Алексеевич быел гәүһәр туйларын билгеләп үтте. Гәүһәр – кыйммәтле ташлар арасында иң асылы. Озак еллар бергә тату тормыш итүче парлар да шуңа тиң. 60 ел бергә – шулкадәр вакыт кайгысын да, шатлыгын да уртак итеп гомер кичерүче гаиләләр бүгенге көндә күп түгел.13400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика