Якты юл
  • Рус Тат
  • Зимфира Исламова: «Геройларым уйлап чыгарылган түгел, барысы да тормыштан алынган»

    Зимфира Исламова исеме Яр Чаллының проза һәм поэзия сөючеләренә күптән таныш инде, ә менә район укучылары өчен аның иҗаты әле яңа. Безнең районда ул - күптән түгел. 2006 елда авторның «Бер тамчы җәй», аннары «Яшәү көче», «Күңел шәмем язны көтә», «Көзге тәлгәшләр» шигырь җыентыклары, 2012 елда «Ялгыз бүре» повесте китап...

    - Зимфира ханым, әңгәмәне гадәти сораудан башлыйм. Иҗатка тартылуыгыз каян килә һәм беренче иҗат җимешләрегез кайчан туды?
    - Минем әнием шигырьләр яза иде. Аның язмышы бер дә җиңел булмаган, әткәебез дә авырган. Күңел халәтен шул шигырьләргә салып, бераз юаныч таба торган булгандыр, күрәсең. Шул халәт нечкә җепләр аша миңа да күчкәндер дип уйлыйм. Ә беренче шигыремне җиденче сыйныфта яздым. «Таудан шуа балалар» дип атала иде ул. Укытучым менә бит ничек яхшы булган дип, район газетасына җибәрде. Шулай итеп ул миңа беренче матур юнәлешне бирде. Ул елны тагын берничә шигырь яздым. Тугызынчы сыйныфта исә беренче мәртәбә гашыйк булдым. Тәүге мәхәббәт хисләренең уянуы иҗатка тагын да этәргәндер инде. Ул вакытта Аңа багышлап алты-җиде шигырь яздым. Еллар үткәч, Ходайның рәхмәте белән, без ул егет белән кавыштык һәм ул минем гомерлек тормыш юлдашым булды. Яшерен мәхәббәт шигырьләрен аңа өйләнешкәч кенә укыттым.
    - Ул да иҗат кешесеме?
    - Юк, ул яшьтән үк техника, спорт белән кызыксына иде. Бүген аның үз эше. Ирем төпле фикерле кеше, бик авыр чакларда минем төп таянычым булды.
    - Шигырьләрегездә тормыш-яшәеш фәлсәфәсе дә, туган якны сагыну да, мәхәббәт лирикасы да бар. Алар күңел кылларына тия. Шигырь юллары кайчан туа? Ул күңел халәтегезгә бәйлеме?
    - Әлбәттә, бәйле. Алар гадәттә күңелгә авыр вакытларда языла. Бер вакыйгадан икенчесенә бәрелгәндә күңел халәте дә нечкәрә бит.
    - Шигырьләрегезне нинди катлам укучылар өчен иҗат итәсез?
    - Әдәбиятта бөтен жанрлар да бар кешегә дә ошарга тиеш түгел бит, шуңа күрә аны бер генә катлам кеше өчен язып булмый. Минемчә, шигырьләр күбрәк ялгызлар теләге. Кеше үз язмышына туры килгән әсәрне яратып укый. Катлаулы хәлләргә дучар булганнар аны күңеленә дәва итеп кабул итә. Бер шигыремне укып кемдер күңел тынычлыгы ала икән - димәк, мин юкка язмаганмын. Аның тәрбияви моменты да минем өчен мөһим. Шигырь пессимистик рухта тәмамланырга тиеш түгел. Киресенчә, елама, алда сине бәхетең көтә дияргә кирәк.
    - Хикәяләрегез, повестегыз да гади кеше күңеленә үтеп керердәй, бик тормышчан. Укый башлагач өзелеп булмый. Сюжетларны каян аласыз? Аларда үз язмышыгыз да чагыламы?
    - Барлык персонажларым тормыштан алынган. Алар минем танышлар, дуслар, якыннар. Гомер үткән саен тормыштагы вакыйгалар да күбрәк җыела. Ләкин бер геройда бер кешенең генә язмышы түгел, алар берләштерелгән. Ул образлар ак кәгазьгә төшкәнче үк минем күңелемдә йөри, бер-бер артлы күз алдыннан үтә, кушылалар.
    - «Ялгыз бүре» әсәрен укып чыккан танышларым аны бик караңгы төстә диделәр. Ни өчен шулай?
    - Үземә дә шундый фикерне җиткерделәр. Мин бу әсәр аша начарлык җәзасын алырга, гаепле кеше вакытында җавап тотарга тиеш икәнлекне күрсәтергә теләдем. Төп герой - Мөдәррис аркасында бер гөнаһсыз кыз бала төшерттерәм дип якты дөнья белән хушлашты. Ләкин егет бернинди җәзасыз калды. Шулай итеп, беренче җинаяте өчен ул вакытында җавап тотмады һәм бу аның күңелендә киләчәктә дә гөнаһ кылудан курыкмау хисе тудырды.
    - Ә ни өчен бер гөнаһсыз сабыйлар үлә?
    - Алар - төп геройның, ягъни үзенең тирә-ягындагыларга бик күп авырлыклар китергән Мөдәрриснең балалары. Монда мин ата-ана гөнаһының балага төшүен әйтергә теләдем. Бала кайгысы - ул иң зур кайгы. Төп герой менә шуны кичерде, ул кырын эшләре өчен бик зур җәза алды. Мөдәррис - шулай ук җыелма образ. Авылда шундый кеше бар иде - әтиле килеш балалары ятим булып үсте. Соңгы сулышын алганда янында су бирүчесе дә булмады.
    - Киләчәктә дә укучыларны яңа язмаларыгыз белән сөендерерсезме?
    - Язам дип максат куймыйм. Тормыш күрсәтер. Минем бүген укучы балаларны әдәбиятка тартасым, шигъри күңелләрне үстерәсем, аларга яктылык күрсәтәсем килә. Иҗат яраткан кешенең бервакытта да күңеле начар булмый, авырлыклар килгәндә дә аны җиңәргә көч таба. Кече Шилнә балалары белән әле мин танышып кына киләм, ләкин күрәм - талантлы укучылар бар монда. Балаларның күңеленә үтә алсам, иҗатка мәхәббәт тәрбияли алсам һәм шуның белән аларда әдәп, әхлак сыйфатларын күрә алсам, максатыма ирештем дип санар идем. Иҗат юлымда беренче адымны ясарга ярдәм иткән укытучымны мин бүген зур хөрмәт белән искә алган кебек, укучыларымның да миңа шулай рәхмәтле булуын телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: