Якты юл
  • Рус Тат
  • “Җырларым бар, моңнарым бар йөрәк түремдә”...

    Чаллы дәүләт педагогия институның актлар залында данлыклы якташыбыз, шагыйрә һәм драматург, Г. Тукай дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 85 ел тулу уңаеннан "Җырлар белән чын дуслар таптым туган җиремдә" дип аталган искиткеч җылы искә алу кичәсе узды.

    Татар филологиясе кафедрасы галимнәре һәм студентлары оештырган әлеге кичәдә Татар энциклопедиясе институты хезмәткәре, икътисад фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган икътисадчысы, фән өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, тумышы белән Иске Абдул егете Марс Гаитовның Гөлшат Зәйнашеваның туганы буларак катнашуы һәм бай эчтәлекле истәлекләре белән уртаклашуы кичәне тагын да җанландырып җибәрде. Ул Казанда Гөлшат Зәйнәшева исемен мәңгеләштерү буенча зур эш алып барылуын, башкала урамнарының берсенә Зәйнәшева исеме бирелүен, музее булдырылуын, шагыйрә турында истәлекләр китабы чыгуын бәян итте. Г. Зәйнәшеваның күпкырлы иҗаты, җыр шигърияте белән кызыксынучылар артканнан-арта. Чаллы педагогия институты укытучысы Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова Гөлшат Зәйнәшеваның татар җыр шигъриятендәге эшчәнлеген тирәнтен өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яклады. Хәзер ул - татар филологиясе кафедрасы мөдире, доцент. Дания ханым үз чыгышында Гөлшат Зәйнәшеваның татар җыр сәнгатен яңа баскычка күтәрүе турында билгеләп үтте. Җырларның халык арасында киң таралып, һәр кешенең күңел кылларына кагылып, шәхсән үзенеке итеп кабул ителүе турында яратып сөйләде.

    "Моңлы бала булдым тумыштан"

    Шулай дип язды "Иртә генә торам" дигән шигырендә ата-ана назыннан бик иртә аерылган Гөлшат Зәйнәшева, моңлы-сагышлы балачагын искә алып. Ул 1928 елның 13 гыйнварында районыбызның Иске Теләнче авылында туа. Әмма урта хәлле, нык тормышлы әтисе Хисам абый һәм әнисе Әнвәр апаның биш балалы гаиләсендә аңа үсәргә насыйп булмый. 1930 елның язында НКВД ялчылары өйгә бәреп керәләр дә, дошман, авыл кулагы дип, мылтык түтәсе белән төрткәли-төрткәли, балалары белән саубуллашырга да ирек бирмичә, хуҗаны төпсез караңгылыкка алып китәләр. Шул китүдән Хисам агай Соловки лагерьларында адәм баласы түзә алмаслык шартларда эшләп, чирләп вафат була. Күп еллар үткәч, репрессия корбаны булып аклана. Әмма күмәкләшү чорында Иске Теләнчедә йорты тартып алынган, ризыксыз калган Зәйнашевләр гаиләсенә тормышны алып бару, очын-очка ялгау нык авырлаша. Әнисе Әнвәр апа ике яшь тә өч айлык Гөлшатны әтисенең бертуган сеңлесе Маһруй апага асрамага илтеп бирергә ризалаша. Бу гаилә Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яши торган була. Шагыйрәнең бала һәм үсмер чаклары авыр сугыш елларына туры килә, Югары Тәкермәндә һәм Минзәләдә үтә. Бу, һичшиксез, аның шигъриятендә һәм җырларында чагылыш таба. "Моңлы авыл Тәкермән", "Минзәлә юллары", "Ык буйлары", "Туган җиремә", "Туган авылым Салих-Тукай", "Үз илемдә" һәм башка күп шигырьләрендә һәм җырларында туган якның сагышы, матурлыгы, кешеләрнең хезмәт сөючәнлеге һәм табигатькә мөнәсәбәте гаять зур осталык һәм эчке җылылык белән сурәтләнә. Күп шигырьләре нечкә лирика белән сугарылган, көйгә ятып тора. Шуңа күрә композиторларыбыз Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Бату Мулюков, Мәсхүдә Шәмсетдинова һәм башкалар аның сүзләренә мөрәҗәгать итеп көйләр язганнар. "Җыр - ул сүзнең патшасы, аның җаны", дигән Абай. Тукаебыз җырларны җәүһәр вә кыйммәтле, сихерле көзге дип атаган. Бер сәгатьтән артык барган кичәдә Гөлшат Зәйнашева җырлары һәм шигырьләре башкарылды, студентлар һәр әсәрнең хәсиятен тоеп, күңелләрне кузгатырлык итеп, күмәк тә, ялгыз да сәхнә түреннән моң дулкыннарын тараттылар. Яшьләребезгә рәхмәт хисләре әйтәсе килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: