Якты юл
  • Рус Тат
  • «Үз юлымнан җырлап мин киләм, йөрәккәем тулы моң белән!»

    Киң тавышлы җырчы, оста баянчы Назыйр Гыймазетдиновның чыгыш ясаган сәхнәләрен санап бетергесез. Тыңлаучылары да бихисап. Моңлы, көчле тавышлы бу җырчыны районда белмәүчеләр юктыр. Ул кечкенәдән музыкага мөкиббән була. Аңа бер яшь тулгач, әтисе Фәнир баян бүләк итә. Бераз үсә төшкәч, гармунчы-җырчы әтисе уллары Назыйр белән Назыймны калакта уйнарга өйрәтә. 5-6...

    Булачак сәхнә остасы Алабуга культура-агарту училищесына кереп, һөнәри осталыгын чарлый. Аннары Назыйрны армия хезмәтенә чакыралар. Кайткач училищеда укуын дәвам итә. Алабугада укыганда Лениногорск кызы Дилбәр белән танышып, дуслашып китәләр һәм 1986 елда алар гөрләтеп туй да ясый. Мәдәният өлкәсендә режиссерлык дипломлы ике белгеч - Гыймазетдиновлар гаиләсе Тукай районы Яңа Бүләк мәдәният йортында эшли башлыйлар. Назыйр - директор, Дилбәр - сәнгать җитәкчесе.
    Шул чордан соң күпме сулар аккан, нихәтле концерт-спектакльләр, кичәләр оештырылган, күпме районкүләм, республикакүләм фестиваль-конкурсларда катнашкан, язып та, исәпләп тә бетереп булмый аларны.
    1988 елда Назыйр Яңа Бүләк мәдәният йортына гитара, барабан, синтезатор ише музыкаль инструментлар сатып алып, «Яшьлек-2» вокаль-инструменталь ансамбле (соңрак аны «Мизгел» җыр төркеменә үзгәртәләр) оештырып бик матур чыгышлар ясап, тамашачы күңелен яулыйлар. Музыка һәм җыр сәнгатенә бирелгән Назыйр үзе дә җырлар иҗат итә башлый. Аның авылдашыбыз Рифкать Кәлимуллин сүзләренә - «Яңа Бүләк», Зәйтүнә Гайнуллина сүзләренә - «Бай Бүләгем», «Кошың булсам», «Рәхмәтлемен сиңа туган җир», «Күзләреңә карыйм», шулай ук Рәис Гыймадиев сүзләренә «Сайра былбыл», «Бергә булу - бәхет», «Туган көн» һ.б. авторларның сүзләренә язган җырлары бар. Кайберләрен популяр эстрада җырчылары Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Руслан Кираметдинов үз репертуарларына алды.
    Шулай ук мәдәният йортында «Нур» халык театры эшләп килә, бу коллективның режиссеры Дилбәр, ә спектакльләргә декорацияләрне, музыкаль бизәлешне Назыйр бик тә зәвыклы һәм оста итеп үзе эшли, иҗат итә. Әле ул артистларга оста итеп грим салучы да. Бу коллектив елдан-ел югары уңышларга ирешеп килә, аның һәвәскәр артистлары театрның эшен сүрелдермичә янып-көеп эшлиләр, иҗат итәләр. Халык театрларының Х, ХIII «Идел-йорт» Республикакүләм, төбәкара фестивальләре дипломантлары да алар.
    Назыйр - 7 төрле уен коралын буйсындыручы музыкант та. Бу һөнәри осталык аңа музыкага фонограммалар язу, оранжировкалар эшләү мөмкинлеген бирә. Сәхнә былбылы, ул халык җырларын ярата. Сәхнәдән бормалы-бормалы моңлы җырларыбызны җырлаганда, тамашачылар тын да алмый тыңлый аны, көчле алкышлап кат-кат сәхнәгә чакыралар.
    Назыйрның әти-әнисе дә булдыклы, оста кешеләр. Таулык авылында Фәнир абыйны гармунчы-җырчы, балта остасы, оста тимерче, сандыклар ясаучы кеше буларак беләләр. Әнисе - Казаклар авылы кызы Нәкыя апа бөтерчектәй җиңел гәүдәле, уңган-булган кул эшләре остасы. Алма агачыннан ерак төшми диләр. Гаилә башлыгы Назыйр да - алтын куллы егет. Аның матур гаиләсендә 3 кыз - Айгөл, Миләүшә, Алинә дә әти-әниләреннән үрнәк алып, булдыклы булып үскәннәр. Кызларның берсе - бухгалтер, икенчесе мәдәният университетында укый. Димәк, гаилә традициясе дәвам итәчәк. Ә кечкенәләре Алинә 9 сыйныфта мәктәптә укый. 3 оныклары - Гыймазетдиновларның зур куанычы. Барысы да оста итеп җырлыйлар, бииләр, тиздән оныклар да сәхнәдә үзләрен күрсәтерләр әле.
    Назыйр буш вакытларда тегү тегәргә, балыкка йөрергә, рәсем ясарга да ярата, кыскасы, ул тормышны яратып, ямь, тәм табып яши белә. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дисәләр, ул нәкъ менә Назыйрга туры килә. Күптөрле һөнәр иясе булу өстенә ул сәнгатьнең илаһи тылсым көче белән бу дөньяны гүзәллеккә төрергә, һәрбер кеше күңелендә үзебезнең татар мәдәниятенә, сәнгатенә мәхәббәт уятырга тырышып яши. Моң чишмәсе саекмасын, гомерен багышлаган хезмәтендә тагын да зур уңышлар яуларга язсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: юбиляр
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: