Якты юл
  • Рус Тат
  • «Җырлыйк әле» – нәкъ безнеңчә, милли тапшыру

    Татарстан Яңа гасыр (ТНВ Планета) каналында атна саен «Җырлыйк әле» тапшыруы дөньяга чыга. Бу тапшыруның максаты изге – халык җырларын, ретро җырларны, милли моңнарыбызны халыкка ирештерү.  Бөек Тукай исемен йөрткән районыбызның иң зур горурлыгы – уңган-булган кешеләре, абруйлы ул-кызлары. Татар халкының легендар улы, бөек җырчы Илһам Шакировның туган төбәге талантларга бай. Шушы көннәрдә районның мәдәният хезмәткәрләре Татарстан Яңа гасыр каналында «Җырлыйк әле» тапшыруын яздырып кайттылар. Нигездә, бу тапшыру легендар җырчы Илһам Шакировны искә алу, аның иҗатын барлауга багышланган иде. Шушы тапшыруда катнашкан райондашларыбызның тапшыруны әзерләгәндә туган хис-кичерешләре, тәэсирләре белән кызыксындык. 

    Сөмбел Зарипова, Мусабай Завод авыл мәдәният йорты директоры. 
    Татарстан Яңа гасыр (ТНВ Планета) каналында безне бик матур кабул иттеләр. Ике тапшыруны бер үк вакытта эшләсәк тә, ул бик озакка сузылмады, шунлыктан ялкытмады. Чөнки эшне оештыру югары дәрәҗәдә куелган. Алып баручылар, музыкантлар, иҗат төркеме, операторлар – барысы да үз эшенең осталары – профессионаллар. Аларның үз эшләрен яратып башкарганлыгы сизелеп тора. Тапшыру әзерләү төркеменең ооешкан төстә эшләве безгә дә яхшы тәэсир итте, каушамадык. Музыкаль сорауларга уйлап җавап бирергә кирәк. Аннары, бәйгеләрдә бит уңышның елмаюы да әһәмиятле. Миңа, мәсәлән, уңыш елмайды – берьюлы 40 балл җыйдым. Балалар бакчасына йөргән чагымнан ук җыр-моңны яраттым. Шуңа күрә булса кирәк, ике-өч нотаны ишетүгә җырны танып алдым. Бу уен барышында тиз уйлау һәм өлгерлек таләп ителә. «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашу матур хатирә булып күңелемдә бик озак сакланыр. 

    Илнур Сәхбетдинов,район ял һәм мәдәният үзәге директоры
    «Җырлыйк әле» – җитди дә, күңелле дә тапшыру. Бу тапшыруның иң әһәмиятле ягы милләтебездә җыр-моңга, сәнгатькә, туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү чарасы булуында. Без бу тапшыруда катнашып, милли моңнарыбызны пропагандалауга үз өлешебезне керттек. Һәм тагын бер мөһим момент, ул да булса, легендар җырчыбыз Илһам Шакировка шәхес буларак хөрмәтебезне белдерү форсатына ия булдык. «Җырлыйк әле» тапшыруында ретро җырларның яңгыравы милли көйләребезне яшәтүдә зур роль уйный. Төрле төбәкләрдә яшәүче татар халкы яратып карый торган Татарстан Яңа гасыр каналында мәдәният хезмәткәрләренең катнашуы җирлегебездә яшәп иҗат итүче талантлы егет-кызларны дөньяга чыгару да булды, алга таба иҗат итү өчен илһам да өстәде. Безнең чыгышыбыз Илһам Шакировның 85 еллыгы уңаеннан 15 февральдә эфирга чыгар дип көтелә.

    Флюр Шакиров, Илһам Шакировның бертуган абыйсы Кыяметдин аганың улы. 
    Тапшырудан алган тәэсирләремне сөйләп кенә бетереп булмас. Бу тапшыруны, беренчедән, әтиемнең бертуган энесе – легендар җырчы Илһам Шакировны шәхес буларак та, халык җырчысы буларак та ихтирам итү билгесе итеп кабул иттем. Икенчедән, Илһам Шакиров гомере буе башкарган халык җырларын яңгыратып, абыемны янәшәбездә итеп хис иттем. Билгеле, күңел тулды, ләкин ул шатлыклы дулкынлану булды. Тапшыруны әзерләүче иҗади төркем безне бик җылы кабул итте. Шуңа күрә дә, читенсенү, каушап калу булмады. Бәләкәй генә бер тәкъдимем бар – кайбер кеше җырны үзе үк уен коралында уйнап башкара. Тапшыруда катнашучыларга шундый форсат бирсәләр, яхшы булыр иде дип уйлыйм. Тапшыруны яздыру барышында тоткарлык булмавы күңелебезгә хуш килде. Иҗат төркеменең профессиональ булуы бик ошады. Белер-белмәс кенә, эшләгән сыман йөрүчеләр юк икән безнең телевидениедә дип сөенеп кайттым. Тапшыру дәвамлы булсын. 

    Ләйсән Нигматуллина, Түбән Суыксу авыл мәдәният йорты директоры. 
    Беренче тапкыр телевидение тапшыруында катнашуыма карамастан, үземне иркен хис иттем. Билгеле, бераз гына дулкынлану булды, ТНВ каналын бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар карый бит. Тапшыруны эфирга әзерләүче иҗат төркеменең бәйгедә катнашучыларга карата мөнәсәбәте бик ошады. Гомумән, анда эш яхшы оештырылган. Мәктәп яшеннән үк төрле дәрәҗәдәге сәхнәләрдә чыгыш ясау, бәйгеләрдә катнашу да ярап куйды. Әтиемә бик рәхмәтлемен, ул минем күңелемдә җыр-моңга карата мәхәббәт тәрбияләде. Әти баянда уйный, мин аңа кушылып җырлый идем. Музыка көллиятендә укып, һөнәри яктан үземне камилләштердем. Шуңа күрә, «Җырлыйк әле» тапшыруында иң ошаганы оркестрга кушылып җырлау булды. Телевизордан карап утырганда бер-ике нота яңгырауга җырны танып алам. Ә менә студиядә хәл башкачарак – бераз гына югалып калгандай буласың. Берничә нота яңгырауга, җырның көен, сүзләрен исеңә төшерәсең, тик менә исемен тиз генә хәтергә төшерә алмыйча торасың икән. Ә бит бу очракта тиз уйлап, җитез генә җавап бирү кирәк. Тапшыруның максаты җыр-моңнарыбызны түкми-чәчми халык күңеленә җиткерү, туган телебезне яшәтү дип уйлыйм. Телевизор караучылар атна саен рәхәтләнеп шушы тапшыруны карасыннар һәм җыр-моң белән яшәсеннәр иде дигән теләктә калам. 

    Ильмир Ялалов фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: