Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Мәдәният

Яшь буынга мирас булып калсын, бер хәзинә калсын үткәннән

Әби-бабаларыбызның мирасы... Кайда соң ул? Онытылып беткән калфакларыбыздамы, чыңлавы җаныбызда гына сакланган чулпы-тәңкәләребездәме, әкият итеп кенә сөйләргә калган бишек җырларындамы? Әллә инде кыңгыраулы туй дугаларын бизәгән, Сабан туенда колга башларында җилфердәгән, инде сандык төпләрендә саргая башлаган сөлге-тастымалларыбыздамы? Бүгенге кичәгә Түбән Суыксу мәдәният йортында җыйналуыбызның максаты - вакыт җилләре белән саргая...

Сәхнә борынгы өй итеп бизәлгән: тәрәзәләрдә кулдан бәйләнгән челтәрләр, тәрәзә араларында кызыл башлы сөлгеләр, чиккән кашагалар, уң якта - карават, аңа челтәрле япма ябылган, чигүле мендәрләр куелган. Сул якта мич, аның янында кисәү агачы, табагач сөялеп куелган, алъяпкыч эленгән. Алгы якта җиз комган, чүлмәк тора, мич башында чабата күренә. Тар сәкеләргә суккан паласлар ябылган. Түрдә - сандык, алдарак - самавыр, чәйнек һәм чынаяклар, татар халык ашлары. Сандык өстендә - каба, аңа йон бәйләнгән һәм орчык тора. Идәнгә сугылган паласлар җәелгән. Өйнең түрендә - бала бишеге.

Кичә авыл тарихы белән таныштырудан башланып китте. «Суыксуым -бишегем» җырына видеоклип күрсәтелде. Җырның композиторы һәм авторы шушы авыл баянчысы - Раушан Тимергалин. Авылның «Яшь йөрәкләр» ансамбле янына кунакка килгән Биклән авылы «Хәтфә» ансамбле белән берлектә татар халкының борынгы йоласы - бәби ашы сәхнәләштерелде. Күрәсезме, бишектә нәни бала елый. Ул әле бик кечкенә, әмма шушы бәләкәй генә нарасыйның дөньяга килүе гаиләдә искиткеч мәшәкатьләр тудыра. Менә сәхнәдә бишек җыры яңгырады. Бишек җыры бала юатуның аерылгысыз өлеше. Баланы алай гына юата алмагач, кендек әбисе чакырылды. Ул баланы өшкерде, күз тимәсен дип маңгаена корым сөртте. Кендек әбигә бәбәй күчтәнәче - яулык бирергә дә онытмадылар. Ниһаять, баланы бәби мунчасында юындырдылар. Соңыннан бала туу хөрмәтенә аш әзерләнде. Чакырылган кунакларны сыйлар өчен табынга аш, бәлеш чыгарылды. Шушы йола энәсеннән-җебенә кадәр тамашачыга аңлашылырлык итеп күрсәтелде.

Кичә ялгыз җырлар, күмәк бию, вокал ансамль чыгышы, нәфис сүз, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Дәртле татар биюләре күңелне күтәрде. Биючеләре үзенчә талантлы булса, җырчылары үзенчә сәләтле. Раушан Тимергалинның моң чишмәсенә сокланмый мөмкин түгел иде, әлбәттә. Нәни кызлар - Индира Саттарова, Наилә Ихсанова һәм Азалия Садыйкова чыгышларын күреп, тамашачының йөзе тагын да ямьләнеп китте. Илдус Абдуллин һәм Рәшит Тимергалиев гармунда уйнаулары белән залны җанландырды. Бикләннән килгән «Хәтфә» ансамбле башкаруындагы «Дим-дим» җыры ямь өстенә ямь булды. Әкълимә Саттарова җыр башкарганнан соң, тамашачы аны көчле алкышларга күмде. Мария Хәйруллина башкаруындагы «Кара мыек» җыры бик җылы кабул ителде. Инзилә Садыйкованың назлы, нәзакәтле тавышын аерым билгеләп китәсе килә. Чын татарча моңлы көй сузучы ул. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев тә бар иде бу кичәдә. Төрледән-төрле көйләр уйнап, тамашачының иң нечкә күңел кылларын тибрәндерде. Ике сәгатькә якын барган бу искиткеч матур концертны оештыруда, әлбәттә, Түбән Суыксу авылы мәдәният йорты директоры Надежда Логинованың өлеше әйтеп бетергесез.

Гореф-гадәтләр, йолалар халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше. Алар зәгыйфьләнә икән - халыкның мәдәнияте, яшәеше дә гарипләнә. Ата-бабаларыбызның йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, бер-беребезне кунакка чакырыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны кызганмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев