Якты юл
  • Рус Тат
  • Ветераннарның «Балкыш» фестивале дәвам итә

    Авыл халкын кузгата, рухландыра һәм ел да үткәрелә торган бер чара бар, ул - «Балкыш» фестивале. Мәктәп укучылары арасында ул күп еллар үткәрелеп килә иде. Әлеге бәйгедә чыныгу алган, осталыгын чарлаган райондашларыбыз арасында инде үзләрен зур сәхнәләрдә таныткан җырчылар да бар. Һәм менә сигезенче тапкыр «Балкыш» фестивале махсус өлкәннәр өчен...

    Кеше һәрвакыт рухи камиллеккә омтыла. Аның табигате шундый. Әгәр шулай булмаса, тормышыбыз ярлы һәм бик күңелсез булыр иде. Заманалар нинди генә булмасын, яшәеш өчен рухи азык кирәк. Авыл җирендә менә бу омтылышны фидакарь үзешчән сәнгатьпәрвәрләр канәгатьләндерергә тырыша. Алар башкарган җырлар, моңнар, күңел бушлыгын тутыра, моңга сусауны баса. Чөнки алар - халыкның үз җырлары, үз моңы.
    Кем ничек, үзебезнең Күзкәй авылы үзешчәннәренең һәр чыгышын кешенең рухи дөньясына ачылган тәрәзә дип кабул итәм мин. Бу авыл гомер бакый талантларга бай булган һәм ул буыннан-буынга күчеп дәвам итә. «Балкыш» фестивале кысаларында узган ветераннар концертыннан соң, бу фикерем тагын да ныгыды. Аңа хәзерлек башланганчы мәдәният хезмәткәрләре авылның узган елларда халык бик яратып тыңлаган, инде олыгая барган җырчыларын, гармунчыларын барлап чыгып, сәхнәгә чакырганнар. Концертта авыл җирлегенә кергән кече авылларның үзешчәннәре дә катнашу концертны тагын да баета төште.
    Флүрә Нуриева, Суфия Шәмсетдинова, Ләйсәния Авзалова, Нәҗибә Зыятдинова - төрле елларда сәхнә тоткан җырчылар. «Әллүки» халык фольклор ансамблендә чыныгу алган бу үзешчәннәр халык җырларын башкарып, сокландырдылар да, моңландырдылар да. Концерт программасында ялгыз җыр башкаручылар күп иде. Һәркайсының үз җыры, үз моңы дигәндәй, Күзкәйдән Дания Акмалова, Вәсилә Маннанова, Югары Байлардан Фәнзилә Имамиева заманча җыр башкарып күңелләрне кузгатса, Мәрьям Фәссахова өлкән буын яратып тыңлый торган «Ага сулар» җыры белән моңландырды, мөнәҗәтләре белән уйландырды.
    «Җырлар күп иде» дидем, күпсенеп әйтүем түгел, үзешчән җырчыларыбызның бу гамәлләренә мәдхия укуым, рәхмәтем. Җыр, моң бит ул - халыклар илчесе.
    Рәсимә һәм Рафис Хәсәновларның талантларына, оештыру сәләтләренә рухи дөньяларының байлыгына сокланам. Алар, Кәүсәрия белән Хатыйп Хафизовлар - «Әллүки» халык фольклор ансамбленең дә йөзек кашы. Хәсәновлар җыр, музыка дөньясына гашыйк кешеләр, Хафизовлар исә - биючеләр. «Балкыш» фестиваленә әзерләнгән концертны да әйдәп баручылар булдылар. Соңгы елларда үзешчәннәр коллективына яңа җырчылар килеп кушылды. Марсель Биктимировның баянда уйнап җырлавын, Дания Акмалованың халык җырын тамашачылар җылы кабул итте.
    Инде иңнәрне еллар басса да, яшьлек дәрте сүрелмәгән биючеләр дә бар. Ветераннар Күзкәйдән Мулланур Сабиров, Иске Байлардан Гөлүсә Шиһапова, Кәүсәрия Хафизова, кем әйтмешли, ут өертеп биеделәр. Әйтерсең лә аларга елар кагылмаган. Рафис Хәсәнов җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле - авылыбызның горурлыгы. Кайбер авылларда бер гармунчы калмаган бу заманда сәхнәгә берсеннән-берсе оста биш гармунчы тезелешеп чыккач, билләһи, күңел тула. Шөкер, гармун яши, моң яши бит әле дип уйлыйсың. Гармун бит ул татар халкының гомерлек юлдашы, югалтмаска иде аны. Бу концертта әле аларга ике курайчы да - авылның ветераннар советы рәисе Фәйсүн Шәфыйков белән Ярулла Насыйбуллин да өстәлде. Ә Иске Байлар авылының 80 яшькә җитеп килүче Фәрит Кәбиров залны тальян моңына күмде.
    Нәфис сүздән, күмәк номерлардан башка концерт булмый. Югары Байлардан Вәсилә Хөснуллина һәр концертта шигырь сөйли. Бу юлы ул герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен сөйләп тетрәндерде. Күзкәйнең бию ансамбле тамашачылар хозурына татар халкының «Каз канаты» көенә лирик бию башкарды.
    Бөек Җиңү бәйрәменә санаулы гына көннәр калып бара. Бу тема фестиваль концертының лейтмотивы булды. «Күз яшьләре аша килгән җиңү» дигән композиция залда утырган, сабый һәм үсмер еллары сугыш чорына туры килгән өлкәннәребезне дулкынландырды, күзләрдән яшь чыгарды. Күпме еллар узган, әмма аның кайтавазы һаман яши, йөрәк яралары һаман сыкрый...
    Концертны Гөлсинә Зыятдинова бик матур алып барды. Концерт тәмамлангач зал, аягүрә басып, сугыш кырларында ятып калган, яраланып кайтып, арабызда яшәп бакыйлыкка күчкән сугыш ветераннарын бер минут тын калып искә алды.
    Сүз кунакларга бирелә. Район ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлфидә Гыйниятуллина, зур концерт программасы әзерләгән үзешчәннәргә, аны оештыручы мәдәният хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтен белдерде. Авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәевның да җылы рәхмәт сүзләрен ишетүе күңелле булды.
    Жюри исеменнән чыгыш ясаган Октябрина Аюпова үзешчәннәренең чыгышларына анализ ясады, район ветераннарының йомгаклау концертына узган номерларны атады.
    Шау-гөр килеп, сәгатьләр буе барган репетицияләр артта калды. Кем әйтмешли, концерт тәмам. Ямансу булып китте. Бу юлы мин үзем дә залда утырып, әзер концерт кына карамадым - әзерлек вакытында, концрет барганда үзешчәннәр арасында кайнадым. Һәм үзем өчен бер ачыш ясадым: коллективта бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар, тату гаиләләрдә генә була торган бердәмлек аларга гаделсезлекләрне җиңәргә, канатланып, бер-берсен үстереп, башкалардан өйрәнеп иҗат итәргә көч бирә икән. Беркемнән берни көтмиләр, җитәкчеләр игътибарлы булсалар, шуңа мең канәгать.Әнә бит «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шәйхәттаровның матди ярдәме белән мәдәният хезмәткәрләре мул ризыклы чәй өстәле әзерләгәннәр. Авыл башлыгы да алар арасында. Сәхнә ветераннары якын туганнардай гөр киләләр. Әйтерең юк, күңелне үстерә торган хәл.
    Кайтканда тагын барысын күз алдымнан кичердем: моңга, иҗатка, халкыбызның мәдәниятенә гашыйк шундый талантларыбыз бар икән, бабайларыбызның мираслары - җыр-җәүһәрләре үзенең әхлак, рухи биеклеген беркайчан да югалтмас, килер буыннарга тапшырылыр. Районда үткәрелеп килә торган мондый мәдәни чараларның максаты да шул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: