Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукайлылар – Чаллы татар драма театры сәхнәсендә

    8 апрельдә Яр Чаллының татар дәүләт драма театрында «Идел йорт» халык театрларының XIII төбәкара фестиваленең зона сайлап алу туры үтте. Бу көнне сәхнәдә районыбызның Иске Дөреш һәм Яңа Бүләк авылы театрлары үз осталыкларын күрсәтте.

    «Идел йорт» халык театрлары фестивале

    Фестивальнең максаты - үзешчән театрларны таныту, аларны халыкка чыгару, репертуарларын баету, һәвәскәр башкаручыларның осталыгын чарлау һәм үзешчән театрларның ролен күтәрү. Быелгы фестиваль ТР халык язучысы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланып үткәрелә.

    Бу көнне драма театрына халык шактый җыелган иде. Беренче булып Иске Дөреш авылы театр коллективы чыгыш ясады. Мәртәбәле жюри составында - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров, Татарстанның халык артисты, драматург Булат Сәлахов, Татарстанның атказанган артисты Рәфыйк Каюмов һәм татар дәүләт драма театрының яшь артисты Динар Әминов бар иде.

    - Бүгенге көндә республикада 15 профессиональ театр бар. 111 үзешчән театр коллективы эшләп килә, шуның 83е - татар, 23е - урыс, 4 чуваш һәм 1се удмурт театры. Ә төбәкара бу фестиваль 1996нчы елдан бирле үткәрелә. Әлеге театрларның милли мәдәниятебезне үстерүдәге роле зур. Фестивальгә уңышлар телим, - диде Камил Зиннәтович һәм Иске Дөреш авылы театрын сәхнәгә чакырды.

    Бер-береңне аңлап яшәүгә ни җитә?!

    Иске Дөреш авылы театр коллективы Фоат Садриев пьесасы буенча куелган «Җәмиләнең җенләнүе» дип аталган спектаклен сәхнәләштерде. Әйтергә кирәк, рольләр бик дөрес бүленгән, һәрберсе үзенә бирелгән образны инандырырлык итеп башкарды.

    Сәхнәдә - авыл күренеше: ишегалды, бакчада чәчәкләр үсеп утыра. Сәхнәгә йөгереп диярлек Җәмилә килен (Янирә Әминова) һәм аның каенанасы Миңлебикә (Илсөяр Галиева) килеп керә. Баксаң, алар бакчадан өйгә бәрәңге ташыйлар икән. Бер-берсен күрә алмаулары, ызгышып яшәүләре күренеп тора. Авыл гайбәтчесе Гыйльмениса карчыкка (Әнисә Тимергалина) икесе дә зарлана, икесе дә бер-берсенә булган нәфрәтен белдерә. Карчык исә икесенә дә ярарга тырыша: Җәмилә янында каенананы сүксә, Миңлебикә янында киленне пыр туздыра. Эштә генә түгел, Җәмилә белән Миңлебикә өйдә дә тынгылык таба алмыйлар, бер-берсен кыерсыталар, кимсетәләр. Өйгә Сабит (Фәрит Әминов) кайткач, ул хатынын «кеше ирләре белән типтереп йөрисең, миңа мөгез куйдың», дип гаепли башлый. Җәмилә башта карышып маташса, аннары өйдәгеләрен акылга утыртырга уйлый. Монда күршеләре янында һәм «сөяркәсе» Нуриев (авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбеков) янында «Әйе, мин иремә хыянәт итәм, шунлыктан аерылабыз, өйне һәм өйдәге әйберләрне бүләбез», дип гайбәттә сөйләнгән рольгә керә. Сабитлар йортына Гыйльмениса кергәч, бөтен имеш-мимешләрне шул карчык таратып йөргәнлеге ачыклана. Тик шул вакытта гына Миңлебикә килененең әйбәт икәнлегенә инана, Сабит та хатынына яратып карый башлый.

    - Фестиваль ул зур җаваплылык йөкли, шуңа күрә җитди әзерләндек, образларның чын йөзен ачарга тырыштык. Каенана белән килен арасындагы багланыш тормышыбызда да бар. Бу әсәрне карап, гыйбрәт алырлык хәлләр бар. Үзебезнең авылдашларга күрсәттек, күрше Мус.Завод авылында куйдык һәм менә монда чыгыш ясадык. Тамашачылар җылы кабул иттеләр. Фестивальдә чыгыш ясау бик җаваплы, бераз каушатты да, чөнки жюри составында бик абруйлы кешеләр, - диде театрның җитәкчесе Янирә Әминова. Үземә аеруча авыл башлыгы урынбасары Илсөяр Галиеваның каенана ролен башкарганы ошады. Элеккеге заманнардан ук килгән дорфа, хәйләкәр, ачулы, тырнак астыннан кер эзли торган усал каенана образын тудыра алды ул.

    2 сәгатькә сузылган спектакль тәмамланганнан соң, жюри әгъзалары иң оста башкаручыларны билгеләргә кереште. «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә Илсөяр Галиева, «Иң яхшы ир-ат роле» исеме Иске Дөреш авылы баянчысы Рафаэль Тимергалин, «Иң яхшы хатын-кыз роле» өчен Янирә Әминова бүләкләнде. Гомумән, әлеге театрга Яр Чаллының татар дәүләт драма театрының директоры Рашат Фәйзерахманов кулы куелган диплом тапшырылды.

    Мәңге үлмәс Әлмәндәр

    Әлеге фестивальдә районыбызның тагын бер үзешчән коллективы - Яңа Бүләк авылының «Нур» халык театры чыгыш ясады. Алар мәртәбәле жюри әгъзаларына һәм тамашачыларга Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» дигән легендар спектаклен күрсәттеләр. Аларның искиткеч матур уйнаулары, образга кереп китүләре сокландыргыч булды. Залдагыларның әкрен генә яшь сөртеп утырулары моңа ачык дәлил дип саныйм.

    - Без 1998нче елдан ук театр дип янып йөрибез. Шушы вакыт эчендә нинди генә әсәр әзерләп куймадык! Уйнавыбызны карап бәя бирергә Камил Зиннәтовичны чакырдык. Уңай бәяләде. Шуннан соң үзебез дә дәртләнеп киттек. 2010нчы елда «Идел йорт»та катнашкан идек. Ул елны Ризван Хәмиднең «Диде кардәш» исемле драмасын куйдык. Ә быел исә Әлмәндәр карт образын сурәтләргә булдык, - диде миңа «Нур» театрының җитәкчесе Дилбәр Гыймазетдинова.

    Әлмәндәр образын гына түгел, ә гомумән, бөтен персонажларны да уңышлы сурәтли алдылар алар. Киемнәре дә килешеп тора, килбәтләре дә, мимикалары да ясалма түгел иде. Пьесаны кыскартуларына карамастан, спектакль 2 сәгатьтән артык барды. Ләкин бер дә туйдырмады, ә киресенчә ниндидер рәхәтлек сизелде, тормышның мәгънәсен, яшәүнең рәхәтлеген аңлап алгандай булдым.

    «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленнән соң жюри шулай ук иң-иңнәрне дипломнар белән бүләкләде. «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә Әҗәлне уйнаган Раил Нәбиуллин, «Иң яхшы ир-ат роле» исеме Яңа Бүләк авылы мәктәбе директоры Сәлмән Әхмәтҗанов, «Иң яхшы хатын-кыз роле» исә Өммия булып уйнаган Земфира Әхмәтҗановага тапшырылды. Моннан тыш «Нур» театры фестиваль дипломына да лаек булды.

    Театр яктылыкка, нурга илтә...

    Бөек шагыйребез Габдулла Тукай театр турында бик матур шигъри юллар язып калдырган: «Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми - уңга илтә». Бу сүзләр Тукай районы театр коллективлары эшчәнлегенә, алар куйган спектакльләргә бик тә туры килә. Сәхнәдә килеп чыккан артык дулкынлану, самими борчылу, вакыты-вакыты белән сүзләрне онытып җибәрү артистларның чыгышын бер дә бозмады, ә киресенчә, бик табигый һәм эчкерсез килеп чыкты.

    «Идел йорт» халык театрларының XIII төбәкара фестиваленә йомгак декабрь аенда ясалачак. Конкурста иң уңышлы чыгыш ясаган коллективка Гран-при тапшырылачак һәм Казанның Г. Камал исемендәге академия театрында чыгыш ясау хокукы биреләчәк.

    Теги: театр
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: