Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукай районы язучысы Рәзинә Сәетгәрәеваны күршеләребез дә хөрмәтли (фото)

    Шушы көннәрдә Түбән Кама районының Ташлык мәдәният йортында "Теләкләрнең сезгә иң җылысы" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Әдәбият елы уңаеннан бәйрәм кичәсенә кунакка - Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рәзинә Сәетгәрәева да чакырулы иде. Әлеге очрашу шигърият сөйгән асыл затларыбызга, әдәбият дөньясына зур шәхесләр биргән авылдашларыма менә дигән зур...

    Шушы көннәрдә Түбән Кама районының Ташлык мәдәният йортында "Теләкләрнең сезгә иң җылысы" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Әдәбият елы уңаеннан бәйрәм кичәсенә кунакка - Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рәзинә Сәетгәрәева да чакырулы иде. Әлеге очрашу шигърият сөйгән асыл затларыбызга, әдәбият дөньясына зур шәхесләр биргән авылдашларыма менә дигән зур бүләк булды .

    Авылыбыз мәдәният йорты гадәттәгечә халык белән шыгрым тулы. Авылдашлар очрашу кичәсе башланганчы иң элек шагыйрәнең тормыш юлын, иҗади уңышларын гәүдәләндергән күргәзмә белән танышып чыктылар. Ниһаятъ түземсезлек белән көткән минутлар килеп җитте, сәхнә ачылды. Ак ефәк итәкле, сәйләннәр белән чигелгән җете зәңгәр калфагын үзенә генә хас зәвык белән уң якка салган сәнгать җитәкчебез Фәнүсә Исмәгыйлова барлык хатын-кызларны Яз бәйрәме - 8 Март көне белән тәбрикләде. Мәдәният йорты директоры Нурислам Исмәгыйловның кабатланмас аһәңле, дәртле җыры яңгырады. Көчле алкышлар астында сәхнәгә җирле шагыйрә, композитор, күрше Тукай районы, Биклән авылы кызы Рәзинә Сәетгәрәеваны дәштек. Ул иҗатын, тормыш юлын тирәнтенрәк күзаллау өчен тамашачыларга туган авылына атап язылган җыр клибын һәм тормыш юлы турындагы презентацияне тәкъдим итте. Очрашу җылы аралашу мохитендә узды, дәртле җыр-биюләр белән үрелеп барды. Шагыйрә безне үзенең серле шигърият дөньясына алып кереп китте. Аның һәрбер юлы тормыштан алынган. Гади колхозчы гаиләсендә бишенче бала булып туган, авыл урамында, яшел чирәмдә аунап үскән кыз тормышында күргән һәрбер вакыйганы ак дәфтәр битләренә чигеп барган. Ул тома сукыр әтисен җитәкләп үсә, соңыннан бу турыда җыр да яза. Аның музыкасын - Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Ринас Әхмәтов язган. Ул җыр "Күңел күзе" дип атала һәм Ринас Әхмәтов башкаруында "Күңел" һәм "Татар радиосы"сыннан еш яңгырый. Ватанын, туган җирен әти-әнисен, авылдашларын өзелеп сөйгән, ватанпарвәр шагыйрә күп җырларына көйне дә үзе язган. Ул иҗат иткән җырлар татар эстрадасының танылган җырчылары Венера Ганиева ("Энҗе туй җыры", "Теләчем"), Резидә Шәрәфиева ("Сабыр итәм"), Илнар Сәйфиев ("Сагынып кайтам"), Әлфинә Әсһәмова ("Күңел күзе"), Индива ("Мине генә ярат"), Әлфинә Әсһәмова белән Индива дуэты ("Кичер мине, балам") башкаруында зур сәхнәләрдән һәм радиолардан яңгырый. Рәзинә ханым "Моң чишмәсе","Күңел сандыгы", "100 бүләккә-100 теләк", "Күңелем догалары", "Түз, йөрәгем, түз..." дигән биш китап авторы, үз җырларыннан "Сабыр итәм" һәм "Күңел күзе" дип исемләнгән ике диск чыгарган. Багышламалар, котлаулар, бәетләр, мөнәҗәтләр дә яза. Аның кешеләрнең тормыш тарихына нигезләнеп язган язмалары иҗатында аерым урын алып тора. Татар әдәбиятына, Тукай иҗатына булган тирән мәхәббәте нигезендә ул Биклән урта мәктәбенең, бигрәк тә татар теле укытучысы Рабига Сафинаның хезмәте зур булуын ассызыклый. Тамашачылар берсеннән-берсе матур шигырьләр, җырлар тыңлый-тыңлый, "Сылукай" бию ансамбле (җитәкчесе Ф.Исмәгыйлова) биюләрен карый-карый ял итте, артистларны алкышларга күмде бу көнне. Сәхнәдә өлкән буын җырчылары элекке матур җырлары, гармун тавышы белән әсир итте яшьләрне. Дәүләтбаев Вәзир абый гармун уйнап җырлаганда зал тын-тын калды. Нурия апа Сөләйманова башкаруындагы җырлар да күңел кылларын тибрәттеләр. Ә биюләрнең ниндие генә башкарылмады: "Саратов мишәрләре биюе" дә, татар халык җыры "Шома бас" ка да шәп басты "Сылукай"лар. Тамашачы аларның чыгышын аеруча яратып кабул итте. Ялтыр-йолтыр күлмәк кигән Рүзилә Абдуллина шәрыкъ биюен, Сәмирә Тимербаева "Хәерле иртә" җырын башкаргач, халык нәни артистларны алкышларга күмде. Капаева Гәлсинә башкаруындагы җырлар ак яулыклы әбекәйләрне әйтерсеңлә, яшьлекләренә алып кайтты. Алар хисләнеп, дулкынланып, кушылып җырлап утырдылар.

    Кичә бер сулышта узды. Соңыннан Рәзинә Сәетгәрәеваның "Әниләргә мәдхия" дигән нәсере укылды. Тирән мәгънә салынган, татар хатын-кызларының җәмгыятьтәге урынын яктырткан бу әсәрне бик тә дулкынланып, бирелеп тыңладылар. Уйламаганда-көтмәгәндә җаннарга килеп кергән бу шигъри ташкын җылы табигатьле, хисле язны хәтерләтте. Бу очрашу әле соңгысы булмас, тагын да килермен, сезне бик тә яраттым кунакчыл Ташлык авылы халкы,-диде шагыйрә. Бу матур кичәне оештырган, әдәбиятнең, телнең киләчәге турында борчылып, аның кирәклеген, мөһимлеген аңлатуда күп көч куйган мәдәният хезмәткәрләренә дә, без - китапханәчеләргә дә бик күп җылы рәхмәт сүзләре әйтелде бу кичәдә. Рәзинә ханым мәдәният йортына һәм китапханәгә үзенең иҗат җимешен - китапларын бүләк итте. Үз чиратыбызда без дә аңа иҗади уңышлар теләп истәлекле бүләк тапшырдык. Халык белән якыннан танышу, аралашу чәй өстәле артында дәвам итте. Соңыннан, мәдәният йортындагы һәм китапханәдәге "Истәлек китабы" на үзенең матур теләкләрен язып имза куйды. Хушлашу мизгелләрен мәңгеләштереп фотога төштек, дип хәбәр итә Түбән Кама районы Ташлык авылы китапханәчесе Зәлфирә Абдуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: