Якты юл
  • Рус Тат
  • Тукай районы мине таң калдырды

    Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева үзенең 70 яшен тутырды. Аның сәхнәгә чыгуына 50 ел. Татар сәнгатен үстерүгә, дөньяга танытуга, халык җырларын саклап калып, буыннан-буынга тапшыруда аның өлеше бәяләп бетергесез. Моның өчен, беренче чиратта, чын талант булырга, халык күңеленә ачкыч таба белергә кирәк. Әлбәттә инде, намуслы булырга, чын тавыш, моңлы тавыш белән халык мәхәббәтен казанып хезмәт итәргә кирәк. Хәмдүнә апа нәкъ шундыйлардан. Аны таныган, яраткан халкына рәхмәтле ул. Соңгы араларда ул безнең редакциягә дә якынайды. Тукай районында без уздырган бәйрәмнәрнең күркәм бизәге булып алды. Без аның тормышы, тормышка карашы турында да байтак нәрсәләр белдек.  Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы сугыштан соң туган бала. Башкортстанның Борай районы Котлыяр исемле кечкенә татар авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа телефон элемтәсе станциясендә монтажчы булып эшли. Соңрак музыка училищесына укырга керә. 1971 елда Казан татар филармониясенә эшкә килә. 1987 елга кадәр шунда эшли. «Гармун моңнары» дигән беренче җырын ул Эмиль Җәләлетдинов төркемендә эшләгәндә башкара. Моңы һәм көчле тавышы белән тиз арада тамашачы күңелен яулап ала. 1987 елда Татарстанның атказанган, 1992 елда халык артисты исемнәренә лаек була. Аның репертуарында 1000ләп җыр бар. Нигездә, татар халык җырлары. 

    – Хәмдүнә апа, балачагыгыз ничек үтте? Әти-әниегез нинди кешеләр иде?
    – Әти-әни бик тырыш кешеләр иде, гомер буе тырышып дөнья көттеләр. Безгә дә кечкенәдән тырай тибеп йөрергә туры килмәде. Бөтен авыл эшен беләм, печәнен дә чаптык, утынын да ярдык. Уфа телефон элемтәсе станциясендә дә Лилия апам кул астында бик тиз эшкә өйрәндем. Бик авыр һәм зур җаваплылык сорый торган эш иде ул. 

    – Кечкенә чагында җырлый идегезме?
    – Жырлаганмын. Нинди жыр ишетсәм шуны көйләп йөргәнмен. Хәтерлим әле, әни авызыңа ни туры килде шуны җырлап утырма дип, бер сугып та алган иде. Ә Лилия апам матур җырлыйсың дип мактый иде. Мине музыка училищесына укырга бирүче дә ул.

    – Музыка училищесына укырга керүегезне әти-әниегез хупладымы соң?
    – Мин гел җырлап йөргәнгә алар күнеккән иде инде. Әти үзе дә бик матур җырлый иде. Фәнәви абыем баянда оста уйный иде. Ләкин ул музыкант булмады, гомер буе урман хуҗалыгында җитәкче булып эшләде.     

    – Туганнарыгыз кайларда яшиләр? Кайда кайтып йөрисез? 
    – Аллага шөкер, туганнарым белән аралашып, дус-тату яшибез. Котлыярда төп нигезебез. Анда җәен сеңелем кайтып тора. Әти нигезне бетермәгез, яңартып саклагыз дип васыять әйтеп калдырды. Мин бу эшне үз өстемә алдым, тулысы белән өйне яңарттым.

    – Беренче концерт бирүегез истә калганмы? Халык ничек кабул иткән иде?
    – 19 яшемдә төркем булдырып, тәүге концертларымны бирә башладым. Беренчесе үзебезнең авылда булды. Концертларым тулы залларда үтте, Казанга филармониягә эшкә килгәндә мин инде популяр идем. 

    – Заманалар үзгәреп тора. Эстрадада да яңалыклар җитәрлек. Хәзерге тамашачы белән элеккеге тамашачы аерыламы?
    – Тамашачы үзгәрми. Аларны алдап та булмый. Җанына рәхәтлек тапса гына килә ул концертка.

    – Сез чит ил тамашачысын да үзегезгә караткан кеше. Алар безнекеләрдән ничек аерыла?
    – Бик күп илләрдә булдым. Кытайдагы татарлар мине 1983 елдан бирле беләләр. Шул елны анда кассетада минем «Картуф» дигән җырым килеп кергән. Кытайда бик булдыклы, итагатьле татарлар яши. Олысы да, кечесе дә диндә. Халык тату анда. Өчпочмак, бәлешен пешереп, гәпләшеп утырырга яраталар. Өйдә туган телдә аралашалар. Иң шаккатырганы шул булды. Австралия, Италия татарлары да шулай. Алар алдында чыгыш ясау бик жаваплы. 

    – Хәзер җырчылар хәйран күп. Көн саен арта торалар. Моңа ничек карыйсыз, жырчылар күп булырга тиешме?
    – Яшь җырчылар алар элек тә бар иде, хәзер дә. Ләкин элек җырлый белгәннәр сәхнәгә күтәрелде, хәзер җырлый белмәгәннәре күбрәк. Аларга ничек тә булса танылырга кирәк. Мин үземә карата әйтелгән һәр җитешсезлекне төзәтеп барырга тырышам. Яшь җырчыларның күбесе тәнкыйтьне кабул итми, шуңа төшеп кала. Күтәрелеп китеп, тамашачы күңелен яулар өчен бер пот тоз ашарга кирәк. Мин үзем күбрәк опера, классик җырчыларны яратам. Илһам абый белән Әлфия апага тиңнәр юк, аларга хөрмәтем чиксез. Фольклорның бөтен нечкәлекләрен белгән Флера Сөләйманова кебек кеше юк. Рус эстрадасыннан Людмила Зыкина, чит ил эстрадасыннан Майкл Джексон, Уитни Хьюстон җырларын рәхәтләнеп тыңлыйм. Алар һичшиксез талант.

    – Сәхнәдән китү теләге туганы булмадымы?
    – Китеп алдым. Иҗат дөньясы да катлаулы бит, көнләшүчеләр, аяк чалучылар күп булды. Хәзер дә бар. Менә шуннан гайрәтем чигеп бераз китеп алдым, ләкин язмыш, сизми дә калдым, сәхнәгә кире кайтарды. 

    – Кешедә нинди сыйфатларны яратмыйсыз?
    – Көнчелек, алдашу, ялагайлыкны. Андый кешеләрне тиз күреп алам һәм андыйлардан ерак йөрергә тырышам.

    – Хәзер язмышны сайлау мөмкинлеге булса, нәрсәне дә булса үзгәртер идегезме?
    – Шулай яшәр идем, болай итәр идем дип әйтеп булмый. Һәр заманның үз таләбе, үз шартлары була. 

    – Мөнир Рахмаев, Илһам Шәриф белән дуэтларыгыз бар. Яшь артистлар белән эшләү җиңелме?
    – Мөнир белән эшләве бик җиңел, бик рәхәт. Ул миңа Хәмдүнә апа дип кенә тора. Аңардагы энергия! Илһам белән эшләве дә бик рәхәт. Ул минем уң кулым. Мин үзем бер дә сабыр түгел, күңелем гел каядыр ашкына, җилкенә минем. Илһам ул бик сабыр кеше. Аллага шөкер, гаиләсе белән аралашып яшибез. Моны мин олыгайган көнемдә миңа килгән зур бәхет дип бәялим. 

    – Исемегезне радио, телевидениедән ишеткәч, үзегезне зәңгәр экраннан күргәч, рәхәт булып китәме?
    – Гомер буе күнегә алмадым. Телевизордан күрсәм дә, радиодан тыңласам да, гомер буе үземә критика белән карадым. 

    – Урамда, сезне танып, фотога төшик әле дип еш мөрәҗәгать итәләрме?
    – Иң яратмаганым – фотога төшү. Гадәттә концерттан соң артистлар бүлмәсе янында көтеп торалар. 

    – Пешерергә яратасызмы?
    – Олыгаеп барган көнемдә, Аллага шөкер, мич ашлары пешерә башладым. Элек гастрольләрдә күп йөргәч, аңа вакыт булмаган. Кайнар ашлар пешерә идем анысы, ләкин мич ашларына кулым җитмәде. 

    – Яраткан ризыгыгыз нинди?
    – Бәрәңге яратам. Сөт, катык, кайнар пешкән аш яратам. Авыл баласы булгач, күңел күбрәк үзебез ашап үскән ризыкларга тарта. 

    – Җәй көне гадәттә артистлар ял итә, чит илгә бара. Сез ничек?
    – Гомер буе гастрольләрдә йөрдем, бармаган җир калмады. Хәзер беркая да барасым килми. Барган җиремдә өч көннән дә артык тора алмыйм, тизрәк кайтасы килә. Ә җәен үземнең дачада үткәрәм вакытны. Бөтен җиләк-җимешем, яшелчәм бар, туйганчы мунчасын керәм. 

    – Башка артистларның концертларына йөрисезме?
    – Быел Ришат Төхвәтуллинга, Илсөя Бәдертдиновага, Радик Юльякшинга бардым. Опера җырчыларының концертларына йөрим. 

    – Халык җырларын башкара алмаган кеше артист була алмый диләр. Сезнең фикерегез нинди?
    – Яхшы җырлар фольклорга нигезләнеп иҗат ителә. Татар сәнгатен белмичә, халык җырчысы булып булмый. Бүген бар, иртәгә юк җыр сайлап сәхнәгә чыккан «йолдызлар» алар тиз сүнә, төшеп кала. 

    – Сезнең турыда китап та чыгачак икән. Кем яза аны?
    – Инде 70 яшемә җиткәндә бер китап чыгарыйм дидем. Аны журналист Гөлназ Шәйхи яза. Анда минем кечкенәдән алып хәзерге көнгә кадәрге бөтен тормышым тасвирлана. Дуслар фикерләре дә булачак.

    – 70 яшьтә дә әле Сез сәхнәдә ут уйнатасыз! Күңел көрлеген ничек шулай саклап була ул?
    – 70тә булуыма үзем дә ышанмыйм! Күңел бер дә картаймый икән ул. Акыл туплыйсың, яшәгән саен тормыш кыйммәтләрен ныграк аңлый башлыйсың. Табигатьнең матурлыгы, болытларның зәңгәрлеге, дөньяның рәхәтлеге, туганнар-дуслар хакы турында ныграк уйлыйсың. 

    – Бар хыялларыгыз да тормышка аштымы?
    – Юк, кечкенәдән мин очучы булырга хыяллана идем. Очучы кызлар турында фильмнар карыйм да, эх дип куям.

    – Чаллы шәһәре, Тукай районы тамашачысына карата фикерегез? 26 ноябрьдә Чаллыда КАМАЗ мәдәният сараенда үтәчәк концертыгызга нинди программа әзерлисез?
    – Чаллы тамашачысы мине гел яратып каршы алды. Алар минем өчен ачык китап шикелле. Мин алар янына чыккач ни әйтергә икәнен дә беләм, үземне ничек тотарга икәнен дә яхшы аңлыйм. Юбилей концертыма да мин аларны чакырып калам. Үзем генә килмим, иҗатташ дусларымны алып киләм. Илһам Шәриф, Мөнир Рахмаев, Лилия Биктимерова, Фәдис Ганиев, Вадим Захаров, Алсу Әбелханова белән бер сәхнәдә яраткан тамашачым өчен менә дигән концерт бирербез Алла бирса. Тагын бер тапкыр мине таныткан, җырчы иткән халкым белән очрашасым килә.

    – Соңгы арада Тукай районы халкы белән дә еш очраштыгыз. «Якты юл» газетасы редакциясе оештырган «Уйна, Тукай гармуны!» һәм «Баллы бәйрәм»не бергә үткәрдек. Моңа кадәр безнең район халкын якыннан күзәткәнегез булмагандыр әле.
    – Минем мондый бәйрәмнәрне беренче тапкыр күрүем. Нәкъ менә халыкның күңелен күрү өчен, аларның рухи дөньясын ачу өчен оештырылган күркәм бәйрәмнәр бит болар. Яшерен-батырын түгел, өстән кушу буенча, «ради галочки» оештырылган бәйрәмнәр дә бар. Халык аларда читтә кала. Күреп торам, бәйрәмнәрдә тукайлылар үзләрен бик иркен хис итә. Район башлыгыгыз Фаил Камаевка аерым рәхмәт бедерәсем килә. Мәшһүр жырчыбыз Илһам Шакировка багышланган фестивальне оештыруны ул башлады бит. Җырчыбызның туган авылында башланган хәйран тамаша турында Казанга да кайтып сөйләделәр. Менә булдырдыгыз ичмасам! Рәхмәт! Мәдәниятне аңлый, аны күкләргә чөя торган җитәкче беркайчан да начар була алмый ул. Андыйларга халык та ныграк ышана. Һәм һәртөрле башлангычларда аңа ярдәм итә. Мин тукайлыларга бары тик изгелекләр генә телим.

    Әңгәмәдәш – Лилия МӘХМҮТОВА.

    Рәфкать Билданов фотосы. 

    6+

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: