Тормыш дәвам итә
Бу коронавирус бөтен дөньяның астын-өскә китерде: күп оешмалар эштән туктады, бөлгенлеккә төште, кемдер өйдән торып эшләүгә, укучылар да өйдән торып укуга күчеп алды.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эштән туктый яисә читтән торып эшли дә алмый. Җир эшкәртү өчен дә, чәчү һәм уңышны җыю өчен дә басуга чыгарга, терлек карау өчен дә фермага барырга кирәк. Ничек итсә итте, авыл халкы бөтен тырышлыгын һәм түземлеген куеп язгы чәчүне дә, урып-җыюны да уңышлы башкарды. Колхозыбыз буенча да, районыбыз буенча да әйбәт уңыш җыеп алынды. Димәк, тормыш дәвам итә!
Пандемия күпләрне карантинга куалады. «Якты юл» газетасына да кулын сузды – бер зур чара уздырылмый калды. Редакция инициативасы белән ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Йолдызлы чәкчәк» фестивале үтәргә тиеш иде. Тик, кызганычка, коронарвирус киртә булды.
Ә авылларда инде яңа уңыш оныннан чәкчәк ясый башладылар. Шул уңайдан чәкчәкне зурлап язылган җыр һәм шигырьләремне җибәрәм.
Ни өчен чәкчәк?
(Чәкчәк тарихы турында)
Урманнарда кыргый кортлар
Ясаганнар оялар,
Ә кешеләр баганалы
Өйләр ясап куялар.
Кыргый кортлар балны күбрәк
Юкәләрдән алганнар,
Чүлмәк төсле кәрәз ясап,
Балны шунда салганнар.
Үтә тәмле булган ул бал
Булмаган бер химикат,
Кәрәздәге шул балларны
Суырганнар кат, кат, кат.
Зур кунаклар килгән чакта
Ул куелган өстәлгә,
Күчтәнәчкә ничек бирик,
Моның өчен нишләргә?
Майда пешергән камырны
«Төш» диеп атаганнар,
Аннан, тәмле булсын өчен,
Бал белән бутаганнар.
Тора-бара шул баллы төш
Әверелгән чәкчәккә,
Борынгылар бүләк итеп
Калдырган киләчәккә.
Һәм бабайлар уйланганнар
Нинди исем табарга:
Бик тәмле дә, бик кыйммәт тә –
«Чәк-чәк» кенә кабарга.
Данлы чәкчәк
(Чәкчәкне данлаган җыр)
Борынгыдан калган безгә
Баллы һәм тәмле чәкчәк.
Ул бит күрке мәҗлеснең
Аны капканнар чәк-чәк.
Никах ашлары узса да
Аны чәкчәк зурлаган,
Кода төшерү, кызыл туйлар
Шул чәкчәксез узмаган.
Бүген дә әле туй булса да,
Зур кунаклар килсә дә,
Аларны зурлап, хөрмәтләп,
Чәкчәк менә сәхнәгә.
Чәкчәк – милләт горурлыгы!
Бар дөньяга таралыр,
Кайда гына зурланса да,
Даны татарда калыр.
Горурланыйк чәкчәк белән,
Өстик Сабантуйларын,
Тукай, Сәйдәш, Илһамнарны,
Чулман һәм Ык буйларын.
Чәкчәк шаяртуы
Кунак күп булса, чәкчәкне
Аз итеп ясамыйлар.
Чәкчәк булган өчен аны
Күп итеп ашамыйлар.
Балның төсен, матурлыгын
Тиңләгәннәр алтынга,
Умартачы дәрәҗәле
Булган халык каршында.
Данын саклыйк без чәкчәкнең,
Чәк-чәк кенә кабыгыз.
Туйганчы ашау өченгә
Башка ризык табыгыз.
Зөфәр Дәүләтшин.
Иске Абдул авылы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 апрель 2021 - 17:27Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцинация узган Татарстанда барлыгы 197 765 кеше коронавирустан прививка ясаткан.15600
-
17 апрель 2021 - 11:37Кызлар командалары арасында мини-футбол буенча Тукай районы Беренчелеге үтте Ярышта 2005нче елда туган һәм аннан да яшьрәк спортчы кызларыбыз катнашты.18400
-
17 апрель 2021 - 11:15Рәшит Гәрәй – авыл җырчысы Шигъриятебез тарихына авылыбызның бер җырчы малае булып кереп калган Рәшит Гәрәйгә багышланган шигырь бәйрәмебезне туган авылы Малтабарда үткәрдек. «Рәшит Гәрәй – авыл җырчысы» дип исемләгән очрашуны «Үзем кайтып киләм шикелле» дигән шигырь белән башлап җибәрдек.6400
-
17 апрель 2021 - 06:44Тукай районында машина йөртүчеләрне тикшерәчәкләр Дүшәмбе 19нчы апрель көнне җомга көнне Яр Чаллы-Водозабор юлында "Тоннель" дип исемләнгән рейд узачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре аек булмаган килеш автомобиль йөртүчеләрне ачыклаячак.10300
-
16 апрель 2021 - 15:08Физәлия Дәүләтгәрәеваның «Төзәтәсе ялгышлар бар» китабы сатуга чыкты Китапның төп герое – Әлфия. Әлфияне яраткан ир аның белән гомерен бәйләргә тели... Әмма карар кабул итү бик кыен. Төп героиняның яшьлектә кылган хатасы аны бу адымнан тоткарлап тора.16800
-
16 апрель 2021 - 13:20«Задоринки» булдыра Кругое Поле поселогының «Задоринки» хореография ансамбленең кече төркеме дебют номерлары белән «Будущее России» бөтенроссия конкурсында катнашты. Алар әлеге бәйгедән икенче дәрәҗә дипломант һәм өченче дәрәҗә лауреат исемнәре белән кайтты.15100
-
16 апрель 2021 - 11:35«Куркынычсыз тәгәрмәч» Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары «Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган ярышларда катнашты. Чара Түбән Суыксу мәктәбе базасында үтте. Анда төрле мәктәпләрдән 20 команда катнашты.14800
-
16 апрель 2021 - 11:20«Туган телдә җырлый чишмә» 17 апрель көнне 18 сәгатьтә Новотроицкое мәдәният йортында иҗат коллектив-ларның hәм ялгыз чыгыш ясаучыларның «Туган телдә җырлый чишмә» дип аталган гала-концерты уза.15000
-
8 март 2021 - 14:08Тукай районы җитәкчеләре 8 март белән котлый
-
11 апрель 2021 - 10:35Помидор үстерү серләре Помидор үстерү буенча сезнең белән үз тәҗрибәмне уртаклашырга булдым. Хәзер бит нәкъ вакыты. Үсентеләр инде тәрәзә төпләрендә утыра, тиздән аларны теплицаларга күчерә башлаячакбыз.18300
-
10 апрель 2021 - 14:10Үсенте нык – помидор уңышы мул Әйдәгез, бакча сезоны башланыр алдыннан яхшы уңыш алыр өчен ниләр эшләргә кирәк икәнен, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерик. Кайвакыт мул уңыш үстерү бик авыр кебек тоела. Ләкин куркырга кирәкми, бу һәркемнең кулыннан килә торган эш. Гади генә кагыйдәләрне дә белү җитә, калганы тәҗрибә белән килә.41000
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.39200
-
16 апрель 2021 - 11:10
-
16 апрель 2021 - 11:05Орлыкка сорау зурУңышның киләчәк язмышы орлыкның сыйфатлы булуына бик нык бәйле. «Кама» агрофирмасының орлыкчылык заводында быелгы уңышка төпле нигез салу өчен бүген кызу эш кайный. Орлыкчылык заводы директоры Айбулат Якупов белән сыйфатлы орлык җитештерү, аны сату һәм орлыкчылыкка кагылышлы башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.21400
-
16 апрель 2021 - 11:05Орлыкка сорау зур Уңышның киләчәк язмышы орлыкның сыйфатлы булуына бик нык бәйле. «Кама» агрофирмасының орлыкчылык заводында быелгы уңышка төпле нигез салу өчен бүген кызу эш кайный. Орлыкчылык заводы директоры Айбулат Якупов белән сыйфатлы орлык җитештерү, аны сату һәм орлыкчылыкка кагылышлы башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.21400
-
15 апрель 2021 - 13:58Фаил Камаев "Якты юл"га язылды. Ә сез? Районның төп яңалыкларыннан хәбәрдар булыйм, кызыклы кешеләре турында укыйм, файдалы киңәшләр алыйм дисәң - «Якты юл» газетасына языл!19701
-
17 апрель 2021 - 11:37Кызлар командалары арасында мини-футбол буенча Тукай районы Беренчелеге үтте Ярышта 2005нче елда туган һәм аннан да яшьрәк спортчы кызларыбыз катнашты.18400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика