Театр көнен зурлап үткәрдек
Безнең Иштирәк халкы концерт-спектакльләрне бик ярата, аеруча үзебезнең авыл талантлары куйганны. Март ахырында "Бер Айдарга 4 килен" дигән спектакль карап чын рухи ләззәт алдык. Нигез итеп Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү" әсәре алынса да, авылыбыз яшьләре бөтенләй яңа сулыш өргәннәр, образларны яңача ачканнар. Гомумән, һәр елны театр көненә яңа спектакльләр...
Вакыйга безнең райондагы иң матур авылларның берсендә, төгәлрәге, үзебезнең Иштирәк авылында бара. Айдар исемле егеткә берьюлы дүрт кыз кияүгә чыгарга тели. Берсе хәтта мотоциклга атланып күрше Аулаш авылыннан килеп җитә. Әлеге рольне шундый инандырырлык итеп мәдәният йорты режиссеры Гүзәл Һадиева башкарды. Роле буенча бик чая икенче кызны "Миләүшә" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Һадиева уйнады. Аның шулкадәр оста итеп образга керүенә ихлас сокланып утырдык, күзләрдән яшь килерлек итеп рәхәтләнеп көлдек. Ә картаеп барган кыз образына мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гарифуллина бик оста итеп керде.
Спектакльдә алып баручыларның да булуы, читтән генә вакыйгага юнәлеш биреп, интригалар корып, тамашачыны тагын да кызыксындырып торуы үзенә бер яңалык булды. Әлеге рольләрне Фәндүс Вәлиәхмәтов, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Индира Туктарова башкардылар. Спекталь, әлбәттә, бәхетле парларның кушылуы, ягъни саф мәхәббәтнең җиңүе белән тәмамланды. Бәхетле парны "ТАИФ" хезмәткәре Руслан Һадиев һәм укытучы Айсылу Вәлиева башкардылар. Авылдашлар үзебезнең артистларга кабат-кабат рәхмәтен әйтеп, спектакльдән алган кичерешләрдән күңеле булып таралышты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 июнь 2022 - 09:19Хөкүмәт кайгыртуы Кайбер кешеләргә һәм гаиләләргә июльнең беренче көннәрендә 10 мең сум акча биреләчәк. Пособиеләр берничә була. Түләүләрнең берсе балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатыннарга, әгәр дә алар иртә срокта исәпкә баскан булсалар. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында мәктәп яшендәге балалар өчен түләү турында гариза (бер балага бер тапкыр түләү) бирергә мөмкин. Шул ук вакытта аз тәэмин ителгән гаиләләрдә 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге һәр бала өчен 10 мең сум акча каралган.15300
-
24 июнь 2022 - 14:16Кече Шилнә авыл мәдәният йорты үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте Кече Шилнә авыл мәдәният йортында авыл мәдәният йортының 40 еллыгына багышланган чара узды. Бәйрәмгә авылның төп халкы һәм өлкәннәре җыелды.19100
-
24 июнь 2022 - 12:13Чүп үләне үстермәгез! Россиялеләргә бакчалардагы чүп үләннәре өчен 50 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин, дип белгечләр искәртте. «Хокук позициясе» юридик компаниясе белгечләре Россия халкын дача участокларында чүп үләннәре өчен штрафлар турында болай диләр:13800
-
24 июнь 2022 - 11:15Гражданнарны кабул итү булачак 2022 елның 27 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.11900
-
24 июнь 2022 - 10:08Аллаһның китапларына ышану Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Аллаһ Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 286 нчы аятендә: «Пәйгамбәр һәм мөэминнәр аңа Раббысыннан иңгән нәрсәгә ышандылар. Алар барысы да Аллаһка, Аның фәрештәләренә, Аның язуларына, Аның пәйгамбәрләренә иман китерделәр», – ди. Мөселманнар, барлык иманлы инсаннар Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрләргә иңдерелгән илаһи китапларга ышаналар. Ошбу вәгазь – Аллаһның китапларына ышану хакында.10900
-
23 июнь 2022 - 16:00Тукай районында яшәүче гаиләләргә ана капиталы тапшырылды 22 июнь көнне Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Тукай районының 2 гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булды. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм шәһәр Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов гаиләләрне котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.15700
-
23 июнь 2022 - 13:36Кул эшләрендә – күңел хәзинәсе Иске Байлар авылында яшәүче Гөлфинә Рәҗәп кызы Шакирова күңел хәзинәсен кул эшләренә: чигешләренә, акварель белән ясаган рәсемнәренә, бизәнү әйберләренә, теккән һәм бәйләгән әйберләренә күчерә белүче оста куллы туташ.16300
-
23 июнь 2022 - 12:24Пенсионерлар ярышты Цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләрне, сервисларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле үстерү максатыннан, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2022 ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Цифрлаштыру халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, мөмкинлекләрне киңәйтү, төрле процедураларны җиңеләйтү мөмкинлеге бирә торган инструмент булып тора.10600
-
23 июнь 2022 - 12:17Җиләк тиз пешсен дисәң Һәр нәрсәнең – үз вакыты. Җиләкне тиешенчә карау, тукландыру уңышны гына түгел, хәтта тәмен, сыйфатын да үзгәртә. Вакытында тукландырылган җиләк тә тәмле, сусыл һәм матур була. Җиләкне елына кимендә өч тапкыр тукландырырга кирәк. Беренчесе язын – вегетатив фаза вакытында, икенчесе – чәчәк ата башлагач һәм өченчесен – көзен, салкыннар башланганчы.9300
-
2 ноябрь 2021 - 13:55Ролик к финалу районных игр КВН «Тукаевский движ…!»
-
10 июнь 2022 - 12:11Сабантуе бәйрәм табынына милли ризыгыбыз бәлеш рецепты Татар халкында зур итле бәлештән дә тәмле, дәрәҗәле ризык юктыр. Бәлешне кадерле кунакларга, бәйрәмнәргә, туйларга пешерәләр. Табынга бәлешне чыгару үзе бер йола.27200
-
3 июнь 2022 - 08:47Кыярны ничек иртә өлгертергә? Яз соң килсә дә, уңышны иртәрәк алып була. Бу уңайдан берничә киңәшкә игътибар итегез.27600
-
12 май 2022 - 10:54Бәрәңге шәңгәсе Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.32500
-
17 июнь 2022 - 14:11
-
17 июнь 2022 - 13:54
-
17 июнь 2022 - 13:53
-
24 июнь 2022 - 08:54Мизгелне дә кулдан ычкындырмыйларРайоныбыз аграрийлары малларны кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү өчен һава торышының уңай килгән бер генә мизгелен дә кулдан ычкындырмаска тырышалар.19600
-
23 июнь 2022 - 08:59Өлкәннәр компьютер белән идарә итү осталыгын сынады Шушы көннәрдә Комсомол авылы мәктәбендә өлкәннәр hәм сәламәтлекләре чикле кешеләр арасында компьютер белеме буенча "Хикмәт" республика чемпионатының беренче этабы узды. Чемпионатта районның авыл җирлекләреннән барлыгы 12 кеше катнашты.19800
-
24 июнь 2022 - 08:54Мизгелне дә кулдан ычкындырмыйлар Районыбыз аграрийлары малларны кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү өчен һава торышының уңай килгән бер генә мизгелен дә кулдан ычкындырмаска тырышалар.19600
-
24 июнь 2022 - 14:16Кече Шилнә авыл мәдәният йорты үзенең 40 еллыгын билгеләп үтте Кече Шилнә авыл мәдәният йортында авыл мәдәният йортының 40 еллыгына багышланган чара узды. Бәйрәмгә авылның төп халкы һәм өлкәннәре җыелды.19100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика