Якты юл
  • Рус Тат
  • Сәхнә ветераннары елларга бирешми

    Шушы көннәрдә ветераннарның "Балкыш" республика фестивале гөрләп узды. Елаттылар да, сокландырдылар да, уйландырдылар да ветераннар. Яшьлек еллары сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән, күпне күргән бил бирмәс бу буын кешеләренең күңел байлыгына, рух ныклыгына сокланмый мөмкин түгел. Йөрәкләрендә дәрт сүрелмәгән, рухлары нык әле. Сайлап алу район туры Мусабай Завод авылы...

    Сәхнәдәге чыгышлар ничек кенә күңелемне яуламасын, мин һәрчак андагы тамашаның залдагыларга ничек тәэсир итүен күзәтергә тырышам. Һәр номер хуплап каршыланды, зал гөр килеп торды, сәхнәдән моң агылганда күзләр чыланды, күңелле минутларда йөзләрдә якты нур балкыды. Әйтерсең лә ветераннарыбыз иңнәрендәге елларны алып ташладылар. Кирәк, бик кирәк әле гомерләре хезмәттә узган кешеләргә мондый бәйрәмнәр.

    Концертны алып баручылар чыккач, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Иванованы күрүгә, күңелләрне кузгата торган булачак икән бу бәйрәм дип сөенеп куйдым.

    Фестиваль Күзкәйнең "Әллүки" халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Рафис Хәсәнов) чыгышы белән башланды. Бу иҗат коллективы менә ничә еллар инде халык җәүһәрләрен эзли, барлый, сәхнәләштерә. Моннан чирек гасыр элек аны Флүрә Нуриева оештырган иде. Кул арты җиңел булды - яңадан-яңа хәзинәләрне табалар, талантлар да өстәлеп тора. Фестивальгә "Кичке уен" күренешен алып килгәннәр иде. Санаулы минутларда борынгы йолалар да, җырлар да, кино тасмасыдай, бер сулышта чагылып үтте. Кече Шилнә авылының "Сударушка" халык фольклор ансамблен мин оешкан көннәреннән үк беләм. Җырчы Нина Беспалова, баянчы, җырчы Надежда Подъячева, элеккеге мәдәният йорты директоры Татьяна Ивановаларның иҗат җимеше ул. Күп еллар инде бу үзенчәлекле, иҗат коллективы сәхнәдән төшми. Хәзер аны шушы ансамбльдә үскән, махсус белемле яшь белгеч Арби Велидов җитәкли. Ә Н. Беспалова Олы Шилнә үзешчәннәреннән "Росинка" дигән яңа фольклор коллектив туплаган.

    Мәләкәснең "Питрау" фольклор коллективы да күптән эшләп килә. Моңлы керәшен җырларын төрле тавышка бик матур башкардылар. Иске Абдул ветераннарының "Шатлык" ансамбле дә (Клара Хөсәенова) танылып килә. Җисеменә туры китереп, сәхнә киемнәре дә тектергәннәр. Ихлас чыгыш ясадылар.

    Соңгы елларда фольклорга игътибар артуы сизелә. Ләкин бу сәнгатьне түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерү өчен күп эшлисе бар әле. Чөнки алар - халыкның гореф-гадәтләрен, тарихын үзләренә сеңдергән җәүһәрләр. Ул байлыкны яшьләребез аз белә. Бүгенге буын күбрәк чит илләрнең рок-группа репертуарларына тартыла. Анысы да булсын, һәр буынның үз мәнфәгате. Әмма, бөек Тукаебыз әйтмешли, һич тә тутыкмас көзге булган кыйммәтле җәүһәрләрне белүебез дә бик кирәк.

    Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Галина Казанцева кебек мәшһүр җырчыларны үстергән төбәгебез җырчыларга бай. Күзкәйдән җырчы-баянчы Рафис Хәсәновның "Яшьлегемә кире кайтыр идем" җырын зал тын да алмый тыңлады. Тирәннән килә торган йөрәк тавышы, чиксез моң иде аның аһәңендә. Иске Дөрештән Гыйздулла Вәлиуллинның "Илкәем" җырын да зал алкышларга күмде, чөнки ул күңел җылысын биреп, моңга күмеп башкарылды.

    Фестивальне оештыручыларга мең рәхмәт. Моннан 25-30 еллап элек көчле, моңлы тавышлары белән КамАЗ төзүчеләрне, райондашларыбызны рухландырган, заманында сәхнәдән төшеп тормаган төрле конкурслар лауреатлары җырчыларыбыз Венера Вәлиева (Калмаш), Нәһия Гыйльманованы да (Иске Гардәле) сәхнәгә чыгарганнар. Икесе дә сыер савучы булып эшләделәр. Күптән инде лаеклы ялда. Ә тавыш, моң куәсе кимемәгән. Гомере буе җырдан аерылмаган Гөлчәчәк Исламова (Калмия), чишмәләр челтерәвен хәтерләткән тавышлы Наилә Әхмәтшина (Новотроицкое), Әлфия Бәхтиева (Новотроицкое), Нәсимә Ситдыйкова (Комсомол поселогы), Сергей Белов (Татарстан поселогы), гармунчы, җырчы Мөдәмир Вәлиев (Теләнче Тамак) фестивальгә күңелләрне кузгатырлык, халыкчан җырларын алып килгәннәр. Ни әйтсәң дә, өлкән буын җырчылары тавышында халыкның бәгырь түреннән сыгылып чыга торган моң бар.

    Сүз осталары да бик матур чыгыш ясады. Күзкәйдән сәхнә ветераны Зилә Халикова Рәшит Гәрәйнең "Илгә тугры хезмәт итә алсам" шигырен сөйләгәндә тамакка төер утырды, газиз туган ил кадерен йөрәкләргә ярып салды ул. Татьяна Иванованың матур дикция белән шигырь укуын тыңлаганда, рухи күтәренкелек кичерәсең. Новотроицкоедан Надежда Галицкая үзе дә шигырьләр яза. Фестиваль сәхнәсендә ул "Вечерний монолог" шигырен хисләнеп сөйләде.

    Кыскасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафикъ Дәминов җитәкчелегендәге жюрига иң-иңнәрен зона фестиваленә сайлап алу өчен байтак тирләргә туры килгәндер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: