“Саф җил” бию фестивале
Яңа поселогы мәдәният йортында районның "Саф җил" дип аталган бию фестивале үтте. 250гә якын биючене берләштергән бу чарада берсеннән-берсе дәртле шәрык, татар, рус, Көнчыгыш илләре халыклары бию көйләре яңгырап торды. Биючеләрнең аякларына күз иярмәде. Бу чыгышларны Казаннан килгән ТР мәдәният министрлыгының милли мәдәният үсеше үзәге методисты Л. Яфарова, район мәдәният...
Фестивальне районның Новотроицкое балалар сәнгать мәктәбе филиалының "Непоседки" хореографик ансамбле (җитәкчесе Г. Щелконогова) "На полянке" биюе белән ачып җибәрде.
Бу көнне халык алдында 14 хореографик ансамбль чыгыш ясады. Жюри урыннар билгеләгәндә, биюләрнең үзенчәлеклелегенә, драматургиясенә, реквизит-костюмнарга, хореографның профессиональлегенә, конкурсантларның башкару осталыгына игътибар итте.
Фестивальнең төп призы "Яшьлек" хореографик ансамбленә (җитәкчесе Т. Солдатова) бирелде.
Зурлар төркеме арасында Бәтке авылыннан "Айс" халык хореографик төркеме (җитәкчеләре М. Орлова, К. Смирнова) беренче урынга чыкты. Алар тарафыннан куелган "Американо", "Танец огня", "Хип-хоп" биюләре зур осталык белән башкарылды. Шилнәбаш авылының "Родничок" ансамбле (җитәкчеләре О. Гончарова, Л. Гетманко) - икенче, ә Бикләннең "Шатлык" халык бию ансамбле (җитәкчесе А. Гәрәева) өченче урыннарны алды.
Урта яшьтәгеләр арасында Мәләкәснең "Яшьлек" ансамбле (җитәкчесе Т. Солдатова) "Аборигены" биюе өчен - беренче урынга, балалар сәнгать мәктәбенең Круглое Поле филиалы биючеләре (җитәкчесе Г. Щелконогова, А. Мөхәммәтҗанова) "Куклы" биюе очен - икенчегә, Бикләннең "Шатлык" халык бию коллективы "Во кузнице" биюе белән өченче урынга чыкты.
Кечкенәләр төркеме арасында мәләкәслеләрнең "Яшьлек" халык бию төркеме "Кабы не было зимы" биюе өчен - I, Яңа поселогының "Каенкай" халык бию төркеме (җитәкчеләре А. Гаязова) "Матрешки" биюе өчен II урын алды. Шулай ук махсус номинация дә булдырылган иде: "Артистлык осталыгы буенча" номинациясендә җиңүне районның иң яшь төркемнәренең берсе булган Калмаш авылы "Энҗекәйләр" (җитәкчесе И. Шәйхенурова) халык бию төркеменә бирелде.
Бер генә бию белән чыгыш ясаучылар да, берничә бию алып килүче коллективлар да булды. Мәсәлән, мәләкәслеләр, бикләнлеләр һәм Яңа поселогы биючеләре 4-5 номер белән килгәннәр. Катнашучыларның сәхнә костюмнарына игътибар итмичә мөмкин түгел. Күз явын алырлык бу матурлыкны биючеләр үзләре әзерләгән иде.
Биючеләр - гомер-гомергә матур бәйрәмнәрнең, туй йолаларының иң матур бизәге. Бу фестиваль шул матурлыкка дан җырлады һәм ул соңгысы булмасын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 10:20Ана капиталы күләме артты 13 январь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда, матур традиция буенча, Тукай районының ике гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды.6900
-
16 гыйнвар 2021 - 09:00Якташыбызга дәрәҗәле бүләк Якташыбыз Алмаз Гәрәевка театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хактагы указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.5700
-
15 гыйнвар 2021 - 14:25Чын бәйрәм ясадылар Яңа поселогында Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен бик матур мәйданчык ясалды. Территория хәтта шәһәрләрдән дә яхшырак һәм югарырак дәрәҗәдә бизәлгән иде. Мәйданчыкны ясауга бик күпләрнең хезмәте керде.11401
-
15 гыйнвар 2021 - 12:50Көтмәгән табылдык Безнең 8-917-398-1983 ватсап номерына Мерәс авылында яшәүче Фәридә Әшрәфуллинадан хат килде.14600
-
15 гыйнвар 2021 - 11:30Туңудан коткарганнар Тукай районында ике ир-егетне туңудан коткарганнар.9500
-
15 гыйнвар 2021 - 10:30Җыеннар башланды Районда авыл җыеннары башланды. 13 январьда беренче очрашулар Борды һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләрендә узды. Җыеннарда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлек идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин катнашты.6800
-
15 гыйнвар 2021 - 10:15Чатнама суыкларны ничек кичерәсез? Кыш ныклап торып үз хокукларын күрсәтә башлады: мул булып карлар ява, зәмһәрир салкыннар бит-кулны өтеп алгандай була. Чынлыкта кыш шундый булырга тиеш тә. Тукайлылар чын кышка әзерме? Салкыннарда аларга нинди авырлыклар белән очрашырга туры килгән? Өйләрен ничек җылыталар? Урамга чыккач өшемиләрме? Шундый сораулар белән райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.6600
-
15 гыйнвар 2021 - 09:55Юлыбыз чиста Тукай районында юлларны кардан чистарту турында газета укучыларыбыз хәбәр итеп тора.6800
-
15 гыйнвар 2021 - 09:20Барыбыз да – чаңгыга! Кичә Яңа поселогында районның мәгариф идарәсе хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары үтте.7500
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
30 декабрь 2020 - 16:10Яңа ел табынына Яңа ел өстәленә ризыклар әзерләү – бәйрәмнең иң мөһим бер өлеше. Хуҗабикәләр алдан ук менюны күзаллый, табынга ниндидер гадәти булмаган яңа әйбер әзерләргә яки иске рецептларны яңартырга тырыша. Астрологлар ризыклар исемлеген киләсе ел талисманына туры китереп төзергә куша. 2021 ел Ак Металл Үгез елы. Әлеге куәтле хайванга ошар өчен аның нәрсәләр яратуын исәпкә алмыйча ярамый.65400
-
29 сентябрь 2020 - 08:25Кыш алдыннан иммунитетны ничек ныгытырга? Диетологлар нинди киңәш бирә?77400
-
12 сентябрь 2020 - 11:30Ничек итеп баллы виноград үстерергә? Күп кенә бакчачылар соңгы елларда виноград үстерә. Әмма безнең табигать шартларында күпчелек очракта бу җимеш өлгереп бетә алмый, ул бераз әчерәк була. Татарстанда баллы виноград үстерү – ул үзе бер фән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берлектә әлеге җимешне үстерү буенча киңәшләрен бирүне дәвам итә. Алар тукайлыларга да мул һәм баллы уңыш алырга ярдәм итәр.80401
-
15 гыйнвар 2021 - 12:05
-
15 гыйнвар 2021 - 11:40
-
15 гыйнвар 2021 - 10:05Тукай районында транспорт үзәге булачакРайон башлыгы Фаил Камаев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина районның транспорт инфраструктурасы үсеше турында фикер алыштылар.11000
-
13 гыйнвар 2021 - 14:15Шашка 7 январьда Яр Чаллы шәһәренең «Этюд» спорт мәктәбендә район мәктәпләре арасында шашка буенча район беренчелеге узды.19300
-
13 гыйнвар 2021 - 10:00Һәр салым түләүче күз уңында Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары Фәрит Заһретдинов хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә районда салым бурычларын җыюның барышы белән таныштырды.17600
-
13 гыйнвар 2021 - 10:20Уҗымнар торышы яхшы «Россельхозцентр»ның район филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдиновның әйтүенчә, кыш башында карның аз явуына карамастан, уҗымнарга зыян килмәгән.16400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Юсупова
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика