Якты юл
  • Рус Тат
  • Районның иң шәп әбисе билгеле булды

    Районда өлкәннәр ункөнлеге бара. Шушы уңайдан Круглое Поле поселогында яңа гына ачылган мәдәният йортында «Супер әби - 2013» бәйгесе булды.

    «Мин - әби һәм моның белән горурланам!»

    Яңа мәдәният йортына аяк басуга, эчтәге матурлыкка, яктылыкка, җылылыкка игътибар иттем. Чыннан да, клуб бик күркәм, бөтен җиреннән яңалык, яктылык бөркелеп тора. Биредә концерт карап кына утырасың түгел, үзеңнең дә ямьле клубта чыгыш ясыйсың килә башлый.
    «Супер әби» бәйгесе районыбызда беренче тапкыр гына уздырылмый, әлбәттә. Бу елны да конкурста катнашырга 8 әби теләк белдергән. Беренче бәйгедә исә аларга үзләре белән таныштырырга, тормышлары, бүгенге халәтләре турында сөйләргә тәкъдим ителде. Бордыдан Вера Рамазанова матур итеп үз тормышын шигырь формасында бәян итте. 46 ел гомерен балалар укытуга, аларга әдәпле тәрбия бирүгә багышлаган бу ханымга ничек кенә сокланмыйсың?! Иштирәк авылыннан Зөбәрҗәт Ногманова да үзен бакчачы, аш-су һәм сәхнә остасы, шагыйрә дип таныштырды. «Татарстан» совхозы поселогыннан Татьяна Кайнова да үзен уңган-булган хуҗабикә булуын әйтеп китте һәм ире белән матур гына җыр да башкарды. Мерәс авылыннан Фәридә Әшрафуллина да, үзен таныштыру максатыннан, җанга үтеп керердәй шигырь сөйләде. Гомере буе Биклән авылында яшәүче Фәния Абдуллина, жюрига ошау максатыннан, сәхнә түренә гармун тоткан ире белән чыгып, бик матур жыр башкарды.
    - Картым - тормыш терәгем, бергә яшәү теләгем, - дип тәмамлады ул чыгышын.
    Шулай ук Биклән авылыннан Гөлнур Гыймадиева да, яшь баруга карамастан, барысына да өлгерәм, бөтенесенә җитешергә тырышам, диде. Сәхнә түрендә - Теләнче Тамак авылыннан Гөлҗәннәт Арсланова. Залдагы бөтен кеше аны мөкиббән китеп тыңлап утырды. Ул шигырь дә сөйләде, биеп тә алды, җырларга да җитеште. Түбән Суыксу авылы әбисе - Әкълимә Саттарова картлыкка бирешмим мин, яшәтүчеләрем, көч биреп торучыларым арасында 10 оныгым, оныкчыгым бар. Алар булганда мин бәхетле, алар булганда мин яшим әле, диде ул. Аны тыңлап кына торуы да үзенә күрә җан рәхәте булды.
    Конкурслар арасында җыелган халыкка матур концерт номерлары белән Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» балалар бакчасы сабыйлары һәм «Полюшко» вокал коллективы чыгыш ясады.

    Әбиләрне иҗади яктан да сынадылар

    Әлеге конкурс кысаларында әбиләр чын-чынлап шоу-тамаша оештырдылар. Алар үзләрен җырга да, биюгә дә, шигырь сөйләргә дә оста булуларын күрсәтте. Һәрбер чыгыш үзенчәлекле булды. Әкълимә апа Саттарова, мисалга, килен белән кайнана турында мөнәҗәт әйтте. Ә Гөлҗәннәт апа исә театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Сәхнәдә әби намазлыкка баскан, намаз укырга җыена, шул вакыт музыка астында әбинең килене килеп керә. Килен бии, әллә нинди хәрәкәтләр башкара, әбине кыерсыта. Әбекәй бирешми, намаз укуын дәвам итә. Әлеге күренеш белән Гөлҗәннәт апа өлкәннәрне хөрмәтләргә, аларны яратырга, эшләгән эшләренә аңлау белән карарга кирәклеген җиткерергә тырышты. Зөбәрҗәт Ногманова яраткан авылына мәдхия башкарды дисәм дә дөрес булыр. Иштирәк авылы турында шундый бирелеп, җанын бирердәй булып сөйләде ул. Залда утырган һәрбер кеше «Эх, нигә әле мин Иштирәктә тумаган, нигә минем анда һаман да булганым юк?!» дип уйлап утыргандыр дип уйлыйм. Фәния апа Абдуллина үзенең чыгышы белән бөтен кешене рәхәтләнеп көлеп алырга мәҗбүр итте. Зур пыяла савытка салынган тамыразыклар төнәтмәсе күтәреп торган әби бер мәлне аны эчеп җибәрде, рәхәтләнеп көлә, булган кызыклы вакыйгалар турында бәян итә. Зал шау-гөр килеп кул чапты, әбигә карап көлеп, җанланып утырды.
    Жюри әгъзалары үз билгеләрен куя торды, ә сәхнә түренә балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүчеләр чыгып, җыелган халыкка үзләренең иң матур биюләрен бүләк итте.

    «Әбиемнең серле сандыгы»

    Борын-борыннан әбиләребезнең яшереп тота торган сандыклары булган. Анда нәрсә генә булмаган: матур итеп бизәп чигелгән сөлге-эскәтертләр, күлмәкләр, намазлыклар, дисбе, бизәнү әйберләре - тагын әллә нәрсәләр. Бу конкурс кысаларында исә әбиләргә сандык түрендә саклап йөрткән иң кадерле әйберләрен күрсәтергә, алар турында кыскача гына сөйләргә туры килде. Кайберләре сөйләгәндә хатирәләргә шуның кадәр бирелде ки, әкрен генә еламсырап та куйды. Чыгыш ясаучылар сандыктагы әйберләрнең ни кадәре якын, кадерле икәнен аңлата алдылар. Татьяна Кайнова жюри игътибарына ире белән беренче очрашуга киеп барган күлмәген тәкъдим итте. Ире язган хатларны күрсәтте, берсен укып та китте. Җылы, чын мәгънәсендә яратып, якын итеп язылган сүзләр матур җөмләгә тезелгән... Гөлнур Гыймадиева сәхнәгә әбисе киеп йөргән күкрәкчә белән чыккан иде.
    - Элеккеге заманнарда әбиләребез нәкъ шушындый киемнәр киеп йөргәннәр. - диде ул. Гөлҗәннәт һәм Зөбәрҗәт апалар да әбиләреннән үк калган күлмәкләрне күрсәттеләр, алар турында сөйләделәр. Әкълимә апа Саттарова да күлмәкләрен тәкъдим итте, аннары әбисенә бүләк ясап, оныгы җыр башкарды. «Булачак артист бит бу!» - диештеләр залдагылар.
    Чыгышлар бик матур булды. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, кызыклы, хатирәләргә бай. Ә залда исә балалары, оныклары әбиләре өчен җан атып утырдылар, чәчәкләр бүләк иттеләр.
    Тәнәфес вакытында мәдәният йортының фойесына чыккач, мин анда Гөлҗәннәт апа Арсланова белән сөйләшеп алдым.
    - Бу конкурста беренче генә катнашуым. Җиңәргә дип теләп йөрим инде, - дип әйтте ул һәм без, бергәләшеп, әбиләр тарафыннан пешереп алып килгән тәмле ризыкларны, кул эшләрен карый башладык. - Монысы - үз бакчамда үстерелә торган мәрҗән ана - күз яше дип аталган агачның җимешләре. Мин алардан дисбеләр ясыйм. Туганнарыма, якыннарыма бүләк итәм, - диде Гөлҗәннәт апа.
    Тәмле-тәмле коймаклардан, пәрәмәчләрдән, гөбәдия, бәлеш, кыстыбыйлардан өстәл ташып тора иде. Әбиләр шундый уңган-булган, бар яктан да килгән.

    «Яшьлегем биюләре»

    Бу конкурста әбиләр аеруча залны кыздырып җибәрделәр. Вальс, заманча итеп, татар һәм рус халык көйләренә тыпырдап-тыпырдап биеделәр алар. Әйтерсең лә гомерләре буе сәхнә түреннән төшмәгәннәр, гел биеп кенә йөргәннәр! Әбиләр заманча итеп биегәндә аеруча кызык булды. Яшьлектән хәтерләп калган хәрәкәтләрне хәзер биеп күрсәтү бер дә авыр булмады аларга. Зал гөрләтеп кул чапты, сызгырып, үз әбиләре өчен тавыш биреп утырды.
    Иң дулкынландыргыч мизгелләр килеп тә җитте һәм район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова «Супер әби - 2013» бәйгесе җиңүчесе итеп Биклән авылыннан килгән Фәния Абдуллинага котлау сүзләре җиткерде. Моннан тыш, һәрбер әби номинацияләр буенча бүләкләнде, аларга күчтәнәчләр тапшырылды.
    Былтыргы «Супер әби - 2012» бәйгесе җиңүчесе Гөлфия апа Әһлиева Фәния апага "җиңүче тасмасы"н тапшырды.
    - Мин үзем былтыр бик каты әзерләнгән идем. Оныкларым, балаларым белән төннәр буе сценарийлар яздык, шигырьләр ятладык. Шундый күңелле, рәхәт булган иде, - дип искә алды Гөлфия апа.
    - Тормышым дәверендә катнашкан конкурсларым бихисап булды. Ләкин «Супер әби»гә килүем беренче генә әле. Миңа булышкан һәрбер кешегә рәхмәт әйтәсем килә, бу бит аларның да җиңүе. Тормыш иптәшем, сәхнә остасы Илдус Абдуллин да миңа булышты. Аның белән җырлар өйрәндек, төннәр буе сценарий өстендә утырдык. Бу ел аеруча да вакыйгаларга бай булды. Казанда Универсиадада да катнаштык, «Аулак өй»дә дә булып кайттык. Җиңүемә дә шатланып бетә алмыйм, - дип сөйләде миңа Фәния апа. Әбиләрнең берсенә дә «әби» дип әйтергә тел бармый, яшьләрен әйтмәсәләр, бер дә 60, 70, 75 яшь бирмәссең!
    Бөтен конкурстагы шикелле, әлеге бәйгенең дә бер генә җиңүчесен атап киттеләр. Калган әбиләрнең дә бер дә күңелләре төшмәде. Алар балалары, балдан да татлы булган оныклары өчен барыбер беренчеләр, барыбер иң яраткан, иң газиз әбекәйләр - барыбер җиңүчеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: