Якты юл
  • Рус Тат
  • Күзкәйдә – шигърият бәйрәме

    Тукай көнен быел районда Күзкәй авылы мәдәният йортында зурлап билгеләп үттеләр. "Шигърият дөньясында - ак җилкән" дип аталган бу кичәгә Күзкәй халкы, район хакимияте, авыл җирлекләре вәкилләре, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән танылган әдипләр килгән иде. Шигырь бәйрәме бик матур үтте. Өч сәгать буе дәвам итсә дә, сәхнә, минемчә, берәүне...

    Шигърият кичәсе сәхнәләштерелгән тамашадан башланды. Күзкәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Әллүки" фольклор ансамбленең үзешчән артистлары Тукайның "Печән базары"н шундый итеп халыкка җиткерделәр ки, арттырыбрак әйткәндә, камаллылардан бер дә ким булмады. Сәхнә бизәлеше дә, киемнәр дә сокланырлык. Печәнен дә китереп өйгәннәр, заманына туры килә торган ат арбасын да тапканнар, башкаларын да... Күзкәй "Әллүки"леләренең сәхнә чыгышларын беренче тапкыр күрүем, аларның шулкадәр бирелеп, чын күңелләреннән уйнауларына сокланып утырдым. Өлкән артистларны санап тормыйм, ә менә кечкенә Габдулла ролен башкарган Линар Хәмәтов исемен язмый кала алмыйм. Әле бакча яшендә генә булуына да карамастан, аның дөрес һәм оста итеп рольгә керә белүе мине генә түгел, күпләрне таң калдыргандыр.

    Сәхнәләштерелгән күренеш тәмамлана. Кечкенә Апушны зур Тукай алмаштыра. Моңсу көй астында ул шигырь сөйли-сөйли сәхнәгә чыга. Һәр күңелне кузгатырлык, күздән яшьләрне чыгарырлык мизгелләр. Шулай итеп, кичәнең төп өлеше башлана. Алып баручы залга җыелган халыкны шигърият бәйрәме белән котлый. Күзкәйлеләрне, район халкын хөрмәт итеп килгән әдипләрнең исемнәре атала. Тукайлылар белән очрашырга ул көнне башкалабыздан шагыйрьләр Гәрәй Рәхим, Вакыйф Нуриев, Шәмсия Җиһангирова, композитор Риф Гатауллин, Яр Чаллыдан Вахит Имамов, яшь каләм иясе Фидаил Мәҗитов килгәннәр иде.

    Әдипләргә сүз бирелгәнче сәхнәдә районыбыз сулышын 36 ел дәвамында яктыртып килүче "Якты юл" газетасы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Ул көнне редакциянең Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы белән берлектә үткәрелгән "И, мөкатдәс туган телем" дип аталган иҗади бәйгесенә йомгак ясалды. Газетаның баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева районыбызның яшь авторларына бүләкләр тапшырды. Журналист һәм шагыйрә Рәзинә Насыйбуллина тамашачыларга үзенең шигырьләрен бүләк итте. Газетаның ветераны, бүгенге көндә Күзкәй авылында яшәүче Заһидә апа Нәбиуллина авылдашлары алдында үз истәлекләре белән уртаклашты.

    Район җирендә Бөек Тукайның иҗатын дәвам иткән, кызганычка каршы, бүгенге көндә мәрхүм булган мөхтәрәм шәхесләребез бар. Хатирәләр аша аларның иҗатын, тормыш юлын яңарту кичәдә төп юнәлешләрнең берсе итеп сайланган иде. Андый талантлы якташларыбыз арасында Күзкәй авылында туган шагыйрь, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәннур Сафин, Малтабар авылында туган шагыйрь, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Рәшит Гәрәй исемнәре бар. Туган туфракларыннан чыккан шагыйрьләр турында олугъ каләм ияләре сөйләгәндә, хатирәләрне алар яңартканда авылдашлары бик нык горурланганнардыр, мөгаен. Әдипләр Рәшит Гәрәйне дә, Фәннур Сафинны да бик сагынып искә алдылар, бергә иҗат иткән чордагы кызыклы хәлләрне сөйләп залга тагын да җанлылык өстәделәр. Композитор Риф Гатауллин тере тавышка, үзе гармунда уйнап, Фәннур Сафин сүзләренә язылган берничә җырын башкарды. Дәртле көйләргә халык та кушылды. Сүз әйтерлек түгел, бик эчтәлекле җырлар. Ирексездән, җырларның сүзләрен бүгенге заманның кайбер "такмаклары" белән чагыштырып утырдым. Нишләп яшь җырчылар менә шушындый олпат шагыйрьләрнең иҗатына мөрәҗәгать итмиләр икән, дигән уйлар килде.

    Кичә бер сулышта дәвам итте. Кунаклардан соң сәхнәгә район башлыгы Васил Хаҗиев күтәрелде. "Бөек дип аталырга чын мәгънәсендә лаеклы татар шагыйрен шулай зурлап искә алу - бик кирәкле гамәл. Районыбыз Тукай исемен йөртә. Аның исеменә без тап төшерми яшәргә, эшләргә тиешбез. Яшәү шартларыбыз, хезмәт күрсәткечләребез, җитештергән продукциябез белән бүген горурланырга хакыбыз бар. Менә бүген язгы кыр эшләренә керештек. Табигать шартлары уңай килеп, икмәкле булырга, муллыкка сөенеп яшәргә язсын", - дип күтәренке рухта тәмамлады ул чыгышын.

    Апрель ае - Тукай ае, милләт ае, дибез. Туган телебезгә, милләтебезгә хөрмәт, аны ярату менә шушындый матур гамәлләребездә чагыла да инде. Милләт дип оран салган 90нчы еллар артта калды. Лаф ору түгел, бүген телеңне, туган халкыңны чын күңелең белән ярату мөһим. Күзкәйлеләр дә, Тукай халкын, тарихыбызны хөрмәт итмәсәләр, шигърият бәйрәмен үткәрүгә бу кадәр җитди карамаслар иде. Әнә шундый матур һәм күңелдә калырлык булды быелгы районкүләм шигърият бәйрәме.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: